Рәсми мәгълүматларга күрә, Русиядә өченче көн рәттән коронавирустан тәүлек эчендә иң күп үлү очраклары теркәлә. Аннексияләнгән Кырымны да исәпкә алып, 30 сентябрьдә оператив штаб Русиядә соңгы тәүлектә коронавируслы 867 кешенең үлүен хәбәр итте. Ике көн алдан да үлүчеләр саны иң югары күрсәткечләргә җиткән иде.
Коронавирус йоктыру очраклары да арта: соңгы тәүлектә вирус 23 мең кешедә ачыкланган. Узган ел көз дә рекорд дәрәҗәсендәге күрсәткечләр күзәтелгән иде. Ул вакытта бер көн эчендә 30 меңгә якын кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлде. Әмма узган ел үлүчеләр саны күпкә азрак иде.
Оператив штаб мәгълүматына күрә, пандемия башыннан бирле 200 мең кеше коронавирустан үлгән. Росстат статистикасына күрә исә бу сан 1,5 мәртәбә артыграк.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган, республикада авыруны йоктырганнарның гомуми саны 27 060 кешегә җиткән. 30 сентябрьгә 743 кеше үлгән, шуның дүртесе – соңгы тәүлектә.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда 420 кеше коронавирус йоктырган, 21 кеше бу вирустан үлгән. Республикада COVID-19 йоктыру очраклары 66 879га җиткән, аннан үлү очраклары исә 1600дән арткан.
Илдә авыру йоктырган һәм үлгән кешеләр саны артуга карамастан, Русия хакимияте локдаун кертергә уйламый. Шулай да, Кремль сүзчесе Дмитрий Песков пәнҗешәмбе көнне, төбәкләргә вәзгыятьнең начарлануына "реакция күрсәтергә" туры киләчәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, чикләү чаралары турында федераль дәрәҗәдә бернинди карарлар кабул ителмәгән, "әмма вәзгыять хәрәкәтчән, саннар бик тиз үсә", дигән Песков.
Кайбер төбәкләрдә чикләү чаралары кырысланды. Әйтик, Башкортстанда театрларга һәм концертларга керү өчен чикләүләр кертелде. 27 сентябрьдән башланган чикләүгә ярашлы, тамаша залына узу өчен ковид-иминлек документы таләп ителә. Тамашага килүче вакцина ясатуы турында QR-код, соңгы ярты ел эчендә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документларның берсен күрсәтергә тиеш.
Шулай ук республикада карантинга ябылган мәктәпләрнең саны 279 га җитүен хәбәр иткәннәр иде.
Татарстанда әлегә мәктәпләр дистанцион укуга күчмәде. Әмма кайбер шәһәрләрдә, өлешчә алганда Чаллыда COVID-19 белән бәйле вазгыять аркасында киңкүләм чараларны тыйдылар. Октябрь аенда булачак Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне эш урыннарында гына үткәреләчәк. Әмма республика хакимиятләре бөтен Татарстан буенча киңкүләм чараларны тыюны кирәк дип тапмый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!