Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус сәбәпле зур киңкүләм чаралар туктатылган


Уфаның "Нур" татар театрына кергәндә вакцина ясату-ясатмауны тикшерәләр
Уфаның "Нур" татар театрына кергәндә вакцина ясату-ясатмауны тикшерәләр

Роспотребнадзор башлыгы Русиядә әлеге вакытта киңкүләм чаралар уздырырга нигез юк ди.

Русиядә коронавирус белән бәйле вазгыять начарлану сәбәпле, зур киңкүләм чаралар тыела. Бу хакта хөкүмәт каршындагы COVID-19га каршы көрәш координация шурасы президиумы утырышында Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте.

"Киңкүләм чараларга килгәндә. Алар бөтен ил эчендә туктатылды.
Бары тик баш дәүләт санитар табибы карары нигезендә генә үткәрелә. Хәзерге вакытта өч мең кешедән дә артык катнашучысы булган чара уздырырдай субъект юк. Бер меңнән өч мең кешегә кадәр чараларны да бары тик ике төбәктә генә үткәрергә мөмкин", диде Попова.

Түрә киңкүләм чаралар уздырырга нигез юк дип белдерде. Бары тик "ковид инфекциясе керә алмаган" чараларга гына рөхсәт бар.

Попова әйтүенчә, Русиядә коронавирус белән бәйле вазгыять шактый киеренке, соңгы атнада авыру очраклары 14 процентка арткан. Шул ук вакытта Попова ковидка каршы чараларның үтәлешен күзәтүгә карата да сорауларның күп булуын белдерде.

Чикләүләр кертү төбәк җитәкчеләре вәкаләтендә.

Моңа кадәр кайбер аерым төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә киңкүләм чаралар тыелган иде. Башкортстанда COVID-19 таралу белән бәйле рәвештә берничә этапта чикләүләр кертелә. Аларга ярашлы, театр, концертларга, спорт чаралары вакцина ясату, коронавирус белән авырып алып турында белешмә белән кереп була.

Соңгы атналарда Русиядә коронавирус саннары артканнан арта бара. Рәсми мәгълүматка караганда, узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 25 781 очрагы теркәлгән, 883 кеше бу чир белән вафат булган. Пандемия башыннан Русиядә коронавирустан барлыгы 210 801 кеше үлде.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда соңгы тәүлектә 70 кеше коронавирус йоктырган, алты кеше үлгән. Пандемия башыннан COVID-19 корбаннан саны 757гә җитте.

Башкортстанда узган түлектә тагын 488 кешедә вирус ачыкланган, 21 кеше үлгән. Барлыгы коронавирустан 1 705 кеше вафат булган.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG