Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров газ мәсьәләсендә Европа белән киеренкелек өчен АКШны гаепләде


Сергей Лавров
Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министры сүзләренчә, Европа 35 процентка Русия газына бәйле. "Әмма без дә бу газны сатып алучыларга шактый бәйлебез", дигән ул.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Европа берлеге илләрендә электр энергиясенә һәм углеводородка бәяләр үскән шартларда Русия һәм Европа активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип белдергән. Аның сүзләренчә, Вашингтон бу өлкәдә Мәскәүне Брюссель белән ызгыштырмакчы була.

"Кушма штатлар Русия белән хезмәттәшлек итү Европаның энергия иминлеге мәнфәгатьләренә каршы килә, ди. Алар безне бу өлкәдә талаштырырга, безнең үзара бәйлелекне киметергә тели", дигән Лавров. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Министр әйтүенчә, Дональд Трамп президент булган чорда Вашингтон Брюссельгә аеруча нык басым ясаган. Ул вакытта АКШ президенты хакимияте "ачыктан-ачык Русиянең үткәргеч торба газыннан баш тартып, Американың сыекландырылган табигый газын кабул итү өчен терминаллар төзергә мәҗбүр иткән иде", дигән Лавров.

Министр сүзләренчә, Европа 35 процентка Русия газына бәйле. "Әмма без дә бу газны сатып алучыларга шактый бәйлебез", дигән ул.

Лавров шулай ук Русия белән Европа берлеге мөнәсәбәтләрендәге чигенешнең хроник хәлгә килүен белдергән. Ул Европа илләрен бу ике яклы мөнәсәбәтләрдәге киеренкелекне тагын да арттырмаска чакырган. Шулай ук, шактый күп мәсьәләләрдә Мәскәүнең Европа берлеге белән даими һәм системлы элемтәне торгызу яклы булуын искәрткән.

Элегрәк АКШ президенты киңәшчесе Джейк Салливан ВВС белән әңгәмәдә Русиянең энергия чыганакларын "мәҗбүр итү җайланмасы һәм сәяси корал" буларак куллануы турында белдергән иде. Аның сүзләренә күрә, әгәр Мәскәү Европадагы газ базарындагы вазгыять белән бәйле рәвештә бу коралны кулланса, хата ясаячак. Салливанның бу сүзләренә җавап итеп Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиянең беркайчан да энергия чыганакларын корал буларак кулланмавын һәм Европага газ җибәрү уңаеннан үз өстенә алган бурычларын тулысынча үтәвен белдерде.

Европа берлегенең Русиядәге илчесе Маркус Эдерер да Европада газ бәяләренең кискен артуы мәсьәләсенә карата үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренчә, "әгәр хәзерге арта баручы бу ихтыяҗга җавап бирергә теләмәсә яки җавап бирә алмаса, Русиянең ышанычлы тәэмин итүче дигән абруена зыян килергә мөмкин".

Шул ук вакытта ул бәяләр арту өчен Русия җаваплылы булуын әйтмәгән һәм моңа күптөрле факторлар сәбәпче булды, дип белдергән.

Европа берлеге һәм Русиянең карашлары туры килердәй мөһим мәсьәләләрнең берсе дип илче климат үзгәрү мәсьәләрен атаган.

Шул ук вакытта Эдерер Русия һәм Европа берлегенең стратегик хезмәттәшлектән ерак торуын искәрткән. Моны Мәскәүнең эшчәнлеге белән бәйләгән. Өлешчә алганда ул "Мински килешүләрен үтәмәүне, начар ниятле эшчәнлек алып баруны, Европа берлегенә һәм аның әгъзалары булган дәүләтләргә һибрид һәм кибер-һөҗүмнәрне, сивил җәмгыятькә, бәйсез матбугатка һәм системага кермәүче оппозициягә басымны" телгә алган һәм боларның барысын да Русиянең халыкара бурычларны бозуы дип атаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG