Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фәндәс Сафиуллин белән хушлаштылар


Фәндәс Сафиуллин җеназасы
Фәндәс Сафиуллин җеназасы

Фәндәс Сафиуллин Казанның Курган зиратында җирләнде. 

11 октябрь Казанда күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, милли хәрәкәт вәкиле Фәндәс Сафиуллин белән хушлаштылар. Матәм чарасы Мәрҗани мәчете ишегалдында узды. Фәндәс абый белән хушлашырга дәүләт эшлеклеләре, милли интеллигенция вәкилләре килде. Алар арасында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар Марат Әхмәтов, Римма Ратникова, Лилия Маврина бар иде.

Башта Мәрҗани мәчетендә өйлә намазы укылды, аннары Минзәләдә булган очкыч казасында һәлак булучылар рухына дога кылдылар.

Хушлашу чарасын Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла алып барды. Ул бу көннең Матәм көненә һәм Хәтер атнасына туры килүен искә алды.

Казанда Фәндәс Сафиуллин белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:04 0:00

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында "Фәндәс абый Татарстанның һәр эшендә актив катнашты. Төпле сөйли, эшли, таләп итә белә иде, кешеләр белән мәйданнарда очрашып аралашты. Фәндәс абый безне татарча сөйләшергә өйрәтте, ул остаз булды. Үз тормышын Татарстан үсешенә багышлады. Фикерләрдә килешмәгән чаклар да булды, әмма ул ихлас эш итте, Мәскәүдә дә Татарстанны яклап дөрес сүз таба, күндерә белде. Фәндәс абый - тарихта калачак шәхес" диде.

Фәндәс Сафиуллинның улы Рөстәм Сафиуллин үз чыгышында: "Без, балалар, әти яклавында үстек. Фәндәс булган җирдә протокол нигезендә генә бармый. Хәзер дөньяда глобаль сугыш бара, дәүләтләр алтын миллиард артыннан куа. Әти шул сугышта үлде. Ни өчен ковид диагнозын куймыйлар? Һиппократ анты мөһимрәкме табибларга, әллә протоколмы? Дөнья сәламәтлек оешмасы кешеләре хәзер Казанда нишләп йөри? Ник аңлатмыйлар моны? Нинди курку бу?

Әтине милләтче диләр. Юк, ул - милләтпәрвәр. Аны оппозиционер, туры сүзле диләр, әмма аның аргументы булмаса, сөйләмәде. Хакимият вертикале бар. Безгә аерым эшләрне башкарырга гына кушалар. Монда журналистлар бар, әмма алар да бәйсез түгел. Халык - ул хакимият. Халык белән элемтәне өзәргә ярамый. Суверенитет турында Декларациясе игьлан ителгәндә Татарстан республикасы әле юк иде. Ул Советлар берлеге вакытында ук Республика буларак игълан ителде. Бу - кыюлык. Шушы көрәш нәтиҗәсендә республика, конституциябез бар. Татарстанны якламасак, безне таптап китәчәкләр. Без 90нчы елларда каршы дәшмәгән булса, юкка чыгар идек" дип сөйләде.

Фәндәс Сафиуллин Казанның Курган зиратында җирләнде.

Фәндәс Сафиуллин 10 октябрь 85 яшендә вафат булды. Аның гомере РКБ хастаханәсендә, реанимациядә өзелде. Узган атна ул РКБга коронавирус диагнозы белән ятты. Хәле бик авыр иде. Хатыны Рәзинә ханым Азатлыкка иренең хәле авыр, үпкәсенең яртысына зарар килгән, сөйләшә алмый дип аңлаткан иде. Алар үзләре дә үзара сөйләшә алмады, чөнки Фәндәс абый аппарат астында ятып гомере өчен көрәште. Рәзинә ханым аша булган элемтә берничә көн элек шулай ук өзелде. Инде Рәзинә ханым үзе дә авыр хәлдә РКБга килеп эләккән, аның да шул ук диагноз – коронавирус. Фәндәс абый вакцина ясатмаган булган.

Фәндәс Сафиуллин

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин 1936 елда Азнакай районы Мәлбагыш авылында туа. Бөгелмәдә мәктәпне тәмамлый.

1954-1988 елларда гаскәрдә хезмәт итә, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Сарытау танк училищесында укый, Беларус дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый.

1990 һәм 1995 елларда Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып сайлана. 1999-2003 елларда Русия думасы депутаты, халыкара эшләр комитеты, геосәясәт, Чечня хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы була.

Фәндәс Сафиуллин татар милли хәрәкәтендә актив катнаша. Депутат вазифасыннан соң да иҗтимагый тормыштан китми, төрле чараларда катнаша, Татарстан һәм татар милләтенә кагылган күп кенә мәсьәләдә фикерләрен белдереп килә. Соңгы гамәлләрнең берсе – Татарстан президентына Хәтер көнен рәсмиләштерү турында мөрәҗәгать итү. Шул уңайдан ул соңгы әңгәмәсен Азатлыкка бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG