Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәндәс Сафиуллин – милләтнең намуслы шәхесе


Фәндәс Сафиуллин (1936-2021)

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, милли хәрәкәт вәкиле Фәндәс Сафиуллин вафат булды. Азатлык аның хезмәттәшләре, фикердәшләре, дуслары белән сөйләште.

10 октябрь 85 яшендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, милли хәрәкәт вәкиле Фәндәс Сафиуллин вафат булды. Аның гомере РКБ хастаханәсендә, реанимациядә өзелде. Узган атна ул РКБга коронавирус диагнозы белән ятты. Хәле бик авыр иде. Хатыны Рәзинә ханым Азатлыкка иренең хәле авыр, үпкәсенең яртысына зарар килгән, сөйләшә алмый дип аңлаткан иде. Алар үзләре дә үзара сөйләшә алмады, чөнки Фәндәс абый аппарат астында ятып гомере өчен көрәште. Рәзинә ханым аша булган элемтә берничә көн элек шулай ук өзелде. Инде Рәзинә ханым үзе дә авыр хәлдә РКБга килеп эләккән, аның да шул ук диагноз – коронавирус. Фәндәс абый вакцина ясатмаган булган.

Фәндәс Сафиуллинның хәле 24 сентябрь узган Милләт җыеныннан соң авырлаша башлаган. Соңгы тапкыр зур җыенда катнашуы да шул чара булган. Андагы күрешү һәм аннан соң хәле китүе турында шагыйрь Разил Вәлиев сөйләде. Алар Фәндәс Сафиуллин белән инде 31 ел дус. Башта парламентта милләт, Татарстан мәнфәгатьләрен яклаучы депутатлар булып танышалар, аннары дуслашып китәләр. Алар гаиләләр белән тыгыз аралашты, якыннар иде. Фәндәс абый үзе шагыйрь, язучы булмаса да, аны каләм әһелләре якын итә иде - Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ. Ул алар белән аерым очрашып сөйләшеп, фикерләшеп утырырга ярата иде.

Разил Вәлиев соңгы сөйләшүләрен искә алды, соңгы язган хезмәте калганы турында сөйләде.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Без аның белән 24 сентябрь Милләт җыенында очраштык, аннан соң озак сөйләшеп тордык. Без күп сөйләшә, киңәшләшә идек, электән шулай килә. Фикердәшләр булгач, сүз бетмәде беркайчан да. Икенче көнне шалтыраттым, кәефе әллә ни юк иде. Аннары тагын өченче көнне шалтыраттым, ул инде авырый иде, температурасы күтәрелгән, сүлпән генә сөйләште. Ул бит хәрби кеше, эчтәгесен салып бирергә ашыкмый, авыруга бирешә торган кеше дә түгел, көрәшче. Аннары хәле тагын да начарланды, тавышында да нык сизелде, улы Рөстәм аны хастаханәгә салырга кирәк дигән карарга килде. Коронавирус белән хастаханәгә барып эләкте. Башта 10 кешелек палатада ятты, аннары аны ике кешелек палатага күчерделәр. Ул вакытта ара-тирә телефоннан хәбәрләшеп тордык, хәлен белешеп тордым, әмма аннары аны реанимациягә күчерделәр. Безнең элемтә югалды. Якшәмбе көндез улы Рөстәм әтисенең үлеме турында әйтте.

Фәндәс абый кешене тыңлый белә иде, килешмәсә дә аңларга тырыша иде

Менә шундый хәлләр. Авыр хәбәрләр килеп кенә тора. Фәндәс абыйны югалту авыр, 31 ел бергә бит. Туганнар кебек бергә аралаштык, туган көннәрдә гел бергә. Эчкерсез, мәрхәмәтле, киң күңелле булды. Гадәттә кеше үзенекен сөйли дә сөйли, кешене тыңламый. Ә Фәндәс абый кешене тыңлый белә, килешмәсә дә аңларга тырыша иде.

Парламентта без янәшә утырдык: Дамир Сираҗиев, мин, Фәндәс Сафиуллин, Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова тезелеп беренче рәттә утырып эшләдек. Депутатлыктан китсә дә, Фәндәс абый республика тормышында актив катнашты. Татарстанга ниндидер начарлык янаганда ул ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген, үз карашын әйтте, киңәшләрен бирде. Соңгы вакытта гражданлык кануны турында күп сөйләшә идек, 40 битлек материал язган иде. Соңгы эше шул булды, ул күп эшләде, язды. Бу хезмәте беркайда да басылмыйча калыр, мөгаен", дип сөйләде Разил Вәлиев.

Фәндәс Сафиуллин фикерләре

1. Суверенлык декларациясе турында

"Суверенитет идеясе бер көндә генә барлыкка килмәде. Татар җәмәгатьчелеге Совет берлеге корыла башлаган көннән бирле бу идеяне кузгатып килде һәм 90нчы елларда бу идея яңадан кузгалды. Суверенитет турында декларация игълан итүгә әзерләнү 1990 елда башланды. Татарстан парламентының 1990 елның мартында сайланган 12нче чакырылышы ул безнең тарихыбыздагы иң югары, чын парламент булды.

250 депутатның яртысы диярлек бер идея - Татарстанга союздаш республика статусы бирү идеясе белән сайлауга керде. Суверенитет декларациясен 30 августта Татарстан Югары советы түгел, аны бөтен татар халкы кабул итте. Депутатлар буларак без залда тавыш кына биреп утырдык".

2. Татар теленең бүгенге хәле турында

"Укытучылар үзләре дә дәшмәде. Сайлауларда хәрәмләшүгә дә күз йомды, туган телләрне яклаганда да шул ук хәл – дәррәү күтәрелмәделәр. Җиңелергә теләмәгән халыкны җиңеп булмый, безнең рух шулкадәр генә күрәсең. Республиканың көчле мәктәпләрен hәр районда ачып була иде һәм татар бакчаларын ачу таләбе дә булырга тиеш иде. Беркем комачауламады, гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк".

3. Хәтер көне, аны рәсмиләштерү турында

"1552 елда булган вакыйгалар уйлап чыгарылган дата түгел, тарихта булган хәлләр. Казан ханлыгы яулап алынган. Аның турында сөйләү, халыкка аңлату, шәһитләрне искә алу мөһим. Бу чаралар өчен рәсми көн булу кирәк. Ел саен татар милли хәрәкәте хәер теләнгән кебек хакимияттән рөхсәт сорап йөри. Әле көттерәләр җавабы белән, әле тегендә, әле монда йөртәләр. Ел саен интектерәләр. Ә рәсми көн булса, аның бер ритуалы барлыкка килер иде. Халыкның тарихи аңын формалаштыру өчен дә кирәк бу. Күпләр белми дә бит бу вакыйгаларны, оныттырырга телиләр".

4. Милли университет турында

"Университеты булмаган халык – иң кыргый халык дип кенә аңласалар, иң хурлыклы кыргыйлыкның бер тамгасы икәнен төшенә башласалар, бәлки селкенерләр. Үзенең университеты, югары уку йорты системы һәм үзенең милли мәгариф системы булмаган халыкның өлгереп килгән глобальләшү чорында киләчәге булмаячак. Андый халыкның киләчәге – кол халык, ишәк халык, эш аты халык, йомышчы халык һәм акрынлап бетәсе халык. Үз университетын булдыра алмаган халыкның киләчәге юк. Менә шуны аңларлык дәрәҗәдә аңнары үсә башласа, бәлки берәр өмет килеп чыгар.

Ничек инде, без, мөмкинлегебез була торып, үзебезнең милли уку йортын будырмау сәясәте алып барабыз, университет булдыруга каршы чыгабыз? Дөньяда һәм тарихта андый халыкның булганы юк. Икътисади яктан да, белем дәрәҗәсе белән булдырырлык, үзенең интеллегенциясе бар, ә җитәкчеләре университет булдыруга каршы килгән мондый халык дөньяда юк. Менә шул хурлыктан кайчан чыгабыз дип сүзне кузгата башларга вакыт. Университет булмаса, телебезне бетерү озакка бармаячак."

5. Латин графикасы турында

"Латин графикасы нигезендә яңартылган татар әлифбасын Русиянең иминлегенә, бөтенлегенә куркыныч тудыруда, Татарстанны татар хәрефләре аша "Төркия экспансиясенә" юл ачуда гаепләп, татар халкы үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукыннан мәхрүм ителде. Бик кызганыч, ул канунны кабул итүгә каршы тора алмадык. Аерым депутатлар, галимнәребезнең: "Әгәр бу канунга каршы эндәшми генә чигенсәк, алдагылары мәктәпләребезне бетерүгә юнәлтеләчәк", дигән кисәтүләре дә "ишетелми" калды. Кануны белән бергә, республикабыз һәм халкыбыз өстенә ташланган, "Русия иминлегенә латиница аркылы куркыныч тудыру" турындагы провокацион яла да безгә ышанычсызлык тамгасы рәвешендә беркетелеп калды. Ни гаҗәп, шуны аңларга теләмәүчеләрне татар укытучылары арасында еш очратырга туры килде.

Ул канунны әзерләү һәм кабул итү ике ел дәвам итте. Татарстанның, татар җәмәгатьчелегенең кискен реакциясеннән шикләнеп юри суздылар, сүлпәнлегебездән файдаланып, кабул итеп тә куйдылар. Нәкъ менә шушы, безнең ихтыярны сынаучы федераль канун, ә канунның үзеннән бигрәк бердәм күтәрелеп аңа каршы тормавыбыз, өстебезгә ташланган ялага битараф калуыбыз монысыннан соң кабул ителәчәк, мәктәпләребезгә бәрәчәк кануннарга киң юл ачты.

6. Соңгы еллардагы протестлар турында

"Кешеләрнең ачуын социаль гаделсезлек чыгара һәм шул урамга чыгарга мәҗбүр итә. Моның белән риза булмаучылар саны артачак. Бер генә кешене кыйнау күренеше күпме кешедә ризасызлык тудыра! Хакимият үзе киеренкелекне арттыра.

Әлеге вазгыятьтә татарлар, Татарстан өчен хокукларның бер өлешен булса да кайтару өчен менә дигән форсат туды. Әмма сорау – без моңа әзерме? Халыкның милли аңын сүндерү өчен күп тырышлык куелды, күпчелек чынбарлык хәлебезне аңламый. Татар телен өйдә дә өйрәтү җитә, ди. Федераль үзәк мәгариф системын юкка чыгаручы кануннар аша безне телсез калдырганы турында фикер йөртергә сәләтсез. Республика хакимияте бу елларда сүз иреген тыеп, матбугатны "Татмедиа" дигән цензура машинасы астына кертеп, рәхәт яшәде. Республиканың чынбарлык хәлен яшерде. Халык белмичә калды, аннары битарафлыкка чумды.

Академик Индус Таһиров Фәндәснең китүе – зур югалту дип әйтте. Таһировлар гаиләсе Сафиуллиннар гаиләсе белән бер йортта озак еллар яши, алар – күршеләр. Фәндәс Сафиулинның китүен Индус Таһиров Азатлыктан ишетте.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Мин аны терелеп чыгар дип ышанган идем, намаздан соң да догалар кылдым алар өчен. Рәзинә мескенкәем хезер ялгыз нишләр? Аңа болай да үзен карау авыр иде, Фәндәс карый иде аны, минем мәрхүм хатыным Люция гел булышты... Әрәм булды Фәндәс, аның кебек туры сүзле көрәшче, демократик фикерле акыл ияләре бармак белән санарлык. Ул чын мәгънәсендә татар милләтенең кадерле кешесе булды, горурлана алырлык шәхесебез. Суверенитетны яулаганда алгы сафта булды, бүгенге көнгә кадәр федерализмны яклаучыларның берсе иде. Ачыктан-ачык фикерләрен әйтүче шәхесләр аз бит. Татарстанны яклау калырмы?

Безнең арада сер юк иде, фикердәшләр, ут күршеләр булып яшәдек

Безнең арада сер юк иде, фикердәшләр, ут күршеләр булып яшәдек. Кибеткә чыкканда сәлам булса да бирешеп китә идек. Ул хатынын саклады. Үзенә эләкте дә куйды бу чир. Кинәт кенә авырып китеп барды Фәндәс", дип сөйләде Таһиров.

Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова соңгы елларда хакимият Фәндәс Сафиуллинның акылын файдаланмады, аның әйткән фикерләренә, язган хезмәтләренә колак салучы булмады һәм бу зур хата дип сөйләде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Парламентта янәшә утырдык. Милләт өчен хәлиткеч хокукый актларны, Татарстанның суверенитеты турында Декларацияне кабул иктәндә, референдум уздырганда бер-беребез белән һәрвакыт киңәшеп эшләдек. Фәндәс аналитик фикерләүгә ия кеше иде. Татарстанның мөстәкыйльлеген милләтнең киләчәге белән бәйләде. Милләтнең нигезен шуңарда күрә иде. Милләтнең сакланып калуын суверенитетта күрде, шуңа ышанды, шуның өчен көрәште.

Соңгы күрешүебез 24 сентябрь Милләт җыенында булды. Кызганыч, анда сөйләшмәдек. Минем дә урыным артта, бер почмакта иде. Карыйм, Фәндәс тә еракта утыра, тагын бер почмакта – Индус Таһиров. Фәндәс янына барырга уңайсызландым, чөнки ул түрдә утырырга тиешле кеше.

Каты сүзләр әйткәч, җитәкчелеккә Фәндәс тә кирәк булмады

Телефон аша сөйләшеп тордык. 30 августта һәрвакыт йә ул миңа, йә мин аңа шалтырата идем. Хәтер көннәрендә очраштык. Чыкмый калмый иде. Бөтен борчылганы "Татарстанны бетерәләр, Фәүзия, суверенитет бетсә, бер әйбер дә калмаячак", дип әйтә иде. Ул баштарак җитәкчеләргә каты бәрелмәде. Анализ ясады, тәкъдимнәр кертте. Телгә һөҗүм башланып Татарстан җитәкчелеге якламагач, аннан соң инде алар адресына да каты сүзләр әйтә башлады. Каты сүзләр әйткәч, җитәкчелеккә Фәндәс тә кирәк булмады.

Аның акылын файдаланмадылар. Ул глобаль акылга ия булды. Күпме мәкаләләр, мөрәҗәгатьләр язды, әмма аның язганнары Татарстанга кирәк булмады. Шул ук вакытта халык аны белде, яратты, хөрмәт итте. Аның янында якын дуслары булды. Мәрхүм Туфан Миңнуллин үзе исән вакытта аны бер җирдә дә үзеннән калдырмады. Хакимият кешеләре төрле чараларга чакырмаса, Туфан Миңнуллин үзе җитәкләп алып керде. Разил Вәлиев тә аны беркайчан да ташламады, һәрдаим олылап үзенең ярдәм кулын сузды. Фәндәс беркемгә дә зыян салмады, кешегә авыр сүз әйтмәде, рәнҗетмәде", дип искә алды Бәйрәмова.

Фәндәс Сафиуллин – Татарстан парламенты депутаты, 1999-2003 елларда Русия думасы депутаты. Тарихка ул 1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында Декларация укыган кеше буларак кереп калды.

Белешмә: Фәндәс Сафиуллин

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин 1936 елда Азнакай районы Мәлбагыш авылында туа. Бөгелмәдә мәктәпне тәмамлый.

1954-1988 елларда гаскәрдә хезмәт итә, полковник дәрәҗәсенә ирешә. Сарытау танк училищесында укый, Беларус дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый.

1990 һәм 1995 елларда Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып сайлана. 1999-2003 елларда Русия думасы депутаты, халыкара эшләр комитеты, геосәясәт, Чечня хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы була.

Фәндәс Сафиуллин татар милли хәрәкәтендә актив катнаша. Депутат вазифасыннан соң да иҗтимагый тормыштан китми, төрле чараларда катнаша, Татарстан һәм татар милләтенә кагылган күп кенә мәсьәләдә фикерләрен белдереп килә. Соңгы гамәлләрнең берсе – Татарстан президентына Хәтер көнен рәсмиләштерү турында мөрәҗәгать итү. Шул уңайдан ул соңгы әңгәмәсен Азатлыкка бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG