Берлектә белдерүчеләрендә, пикетны чарага игътибар җәлеп итү өчен оештырганнар.
"Милләтебезнең киләчәге өчен җылы өйдә утырып, тыныч кына компьютер ярдәмендә "көрәшергә" күнеккән "диван милләтчеләре", гадәттә, мондый җыеннарга чыкмаска тырыша. Алар фикеренчә, урамда митинглар оештыруның милләткә файдасы юк. Имеш, Хәтер көненә аз кеше җыела. Җыенда халык саны аз булуы татарның мескенлеген күрсәтә, татарларга карата тискәре фикер уята. Без моның белән бер дә килешә алмыйбыз", дип сөйләде берлек вәкиле Наил Нәбиуллин Азатлыкка.
Хәтер көнендә катнашу - татар халкының милләт буларак бар икәнен, үз-үзен яклап сүз әйтә алуын, аның белән исәпләшергә туры киләчәген һәм үз киләчәген үзе хәл итәчәген белдерә, дип саныйлар берлектә.
Күптән түгел "Азатлык" яшьләр берлеге Хәтер көнен канунлаштыру турында президентка хат юллаган иде.
Алданрак бер төркем татар зыялылары да 15 октябрь – Хәтер көнен рәсмиләштерергә тәкъдим иткән иде. Бу хакта мөрәҗәгатьне алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юллады.
Хәтер көнен канунлаштыру темасы Татарстан Дәүләт шурасында да күтәрелде. Бу хакта 23 сентябрьдә Дәүләт шурасы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла парламент утырышында чыгыш ясады.
Быел Хәтер көнен уздыру 15 октябрьгә планлаштырылган. Казан хакмиятләре аны шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәде, Тинчурин бакчасын тәкъдим итте. Белдерү кәгазе керткән Фәрит Зәкиев әлеге урын белән ризалашты.
Хәтер көне
Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.
Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.
Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.
Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!