Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мертвые души" на татарском. Как работает проект "Татар электрон китабы" 


Мы уже рассказали о первом хакатоне по татарскому языку, где школьники и студенты предложили свои IT-продукты для сохранения и развития языка. Сегодня представляем новый проект "Татар электрон китабы". Автор Тәлгать Хөснетдинов занимается дигитализацией редких книг. Предлагаем вам отрывок репортажа радио Азатлык с подстрочным переводом (тәрҗемә) и словариком (сүзлек).

Тәлгать Хөснетдинов сирәк очрый торган (редко встречающиеся, можно просто "сирәк") татар китаплары белән таныштырып (знакомит), "Татар электрон китабы" проектын алып бара, китапларны үзе (сам) дигитальләштерә.

Интернетта вакыт-вакыт (время от времени) татар китаплары, аларны электрон уку (читать в электронном формате) мөмкинлеген биргән проектлар барлыкка килә (появляются). Соңгы елда бу юнәлештә (в направлении) аеруча актив эшли башлаган проект "Татар электрон китабы" дип атала. Вконтакте сәхифәсендә татарча кызыклы китаплар, дәреслекләр берничә электрон форматта урнаштырыла (размещаются).

сүзлек

сирәк - редкий
таныш-а - знакомится
таныш-ты-ра - знакомит
үзе - сам(а)
вакыт-вакыт - время от времени
барлыкка килә - появляется
урнаш-ты-рыл-у - размещается
юнәлеш - направление

Әлеге үзенчәлекле (уникальный) проектны тел активисты, Мәскәү дәүләт университеты студенты Тәлгать Хөснетдинов алып бара. Күптән түгел (недавно)ул бу проектын "За языки РФ" оешмасы конференциясендә дә тәкъдим итте. Тәлгать үзе Лениногорски шәһәреннән, 2017 елдан ул – Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студенты. 2019-2020 елларда университет татарлары якташлыгы оешмасында (в организации) җитәкче (руководитель) булды.

— "Татар электрон китабы" проекты белән сез кайчан (когда) һәм ничек (как) шөгыльләнә башладыгыз?

— Проект татарча, татарлар һәм Татарстан турында китапларга багышланган (посвящен). Мин аны бер ел элек, 2020 елның октябрендә башладым. Аңарчы интернетта татар китапларына багышланган бердәнбер проект – "Әдәбиятчы Бәйгыш" булды. Ул хәзерге вакытта (в настоящее время) эшләми. 2000нче елларда Татар виртуаль гимназиясе проекты эшли башлаган иде. Болардан тыш интернетта татарчага тәрҗемә дәреслекләр (переводенные на татарский учебники) булмады диярлек (почти не было). Шуңа күрә мин хәзерге вакытта төрле фәннәргә багышланган дәреслекләр һәм татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият (художественная литература) әсәрләрен дигитальләштерү белән шөгыльләнәм.

— Китапларны кайдан аласыз?

— Төрле чыганаклардан(источники): авыл мәктәпләреннән, китапханәләрдән. Кайчак белдерү сайтларыннан (сайты объявлений) да кызыклы китапларны эзләп табам (ищу и нахожу).

сүзлек

үзенчәлек-ле - особенность/особенный(уникальный)
оешма - организация
җитәкче - руководитель
кайчан - когда
ничек - как
багышлана - посвящается
хәзерге вакытта - в настоящее время
булмады диярлек - не было почти
матур әдәбият - художественная литература
чыганак - источник
белдерү - объявление
мөһим - важно(-ый, -ая)
кадерле - дорого(-ый, -ая)
ихтыяҗ - необходимость, спрос
басарга - печатать, наступать

— Сезгә очраган иң кызыклы китаплар, дәреслекләр турында сөйләп китегезче. Аларның нинди үзенчәлекләре бар?

Өлкән сыйныфлар өчен (для старших классов) дәреслекләр шактый кызыклы һәм мөһим (важны), алар шул ягы белән дә кадерлеороги): аларның яңа басмалары (новые издания) юк. Хәзерге вакытта 10-11 сыйныфларда уку-укыту урыс телендә генә бара, шуңа күрә тәрҗемә дәреслекләргә ихтыяҗ юк (нет спроса), алар яңадан басылмый.

Татар теленә тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрен дә күрү бик кызык. Әйтик, Николай Гогольның "Тарас Бульба", Лев Толстойның "Сугыш һәм тынычлык", Федор Достоевскийның "Җинаять һәм җәза", Иван Гончаровның "Обломов" әсәрләре соңгы тапкыр совет вакытында дөнья күргән, соңгы 30-40 елда алар басылмады (не печатались), чыкмады (не выходили). Авыл мәктәп китапханәләрендә мондый китапларны очратам, ләкин бүгенге көндә аларны җәмәгать китапханәләрендә (в общественных библиотеках) табу – сирәк булган күренеш.

*****

Полную версию этого материала читайте на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG