Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер тәүлек эчендә 24 мең кеше коронавирустан вакцина ясаткан


Казан сәүдә үзәкләренең берсендә коронавирустан вакцина ясату өчен чират
Казан сәүдә үзәкләренең берсендә коронавирустан вакцина ясату өчен чират

Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату тәртибе 2022 елның язына кадәр дәвам итәргә мөмкин. Рәсмиләр хастаханәләрдә вазгыять киеренке булып кала дип белдерә. Ковид һоспитальләрдә ятаклар саны 6 758гә җиткән.

Татарстанда вакцина ясатучылар рекордлы дәрәҗәдә арткан. Узган тәүлектә 24 010 кеше беренче дозаны ясаткан. Бу хакта 15 октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде. Ул хастаханәләрдә вазгыять катлаулы булып кала дип сөйләде.

"Сәламәтлек саклау өлкәсендә вазгыять киеренке булып кала. Бүген 6 758 ятак бар. Анда 6 меңнән артык кеше дәвалана. 332 ятак буш. 17 мең кеше амбулатор дәвалануда кала. Вакцина ясату урыннарын 170кә җиткердек. Бүген вакцина ясатучылар саны рекорды дәрәҗәгә җитте. Узган тәүлектә 24 010 кеше беренче дозана ясатты. Хәзер Татарстан хастаханәләрендә 17 мең хезмәткәр эшли, шуларның яртысы ковид һоспитальдә хезмәт итә", диде ул.

Соңгы җиде көндә Татарстанда барлыгы 98 мең кеше вакцина ясаткан. Бу сентябрь аендагы күрсәткечтән күбрәк. Узган айда барлыгы 80 мең кеше вакцина кадаткан булган. Бүгенгә вакцина ясатучылар саны 1 млн 195 меңгә җитте. Хәзер Татарстанда 574 мең вакцина бар дип исәпләнә.

Узган атна белән чагыштырганда, Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны 37 процентка арткан. Роспотребнадзорда әйтүләренчә, белем бирү оешмаларында хәл аеруча катлаулы булып кала. Узган тәүлектә 336 бала һәм 67 укытучы мәктәпкә килмәгән. Хәзерге вакытта Татарстанда 27 сыйныфта белем бирү туктатылган.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, мәҗбүри вакцина ясату тәртибе 2022 елның язына кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 110 кеше коронавирус йоктырган, 37 кеше хастаханәгә салынган, 79 очракта өйдә дәваланалар. Республикада үлем очраклары күбәйде. Рәсмиләр сүзләренчә, соңгы дүрт көн эчендә генә дә 34 кешенең, пандемия башланганнан бирле 830 кешенең гомере өзелде. Моңа кадәр Росстат 2021 елның августында Татарстанда яшәгән 1,2 мең кешенең үлемендәге төп сәбәп булып коронавирус торуын хәбәр итте.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату һәм өстәмә чикләүләр кертелде. Кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк диелде.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG