Accessibility links

Русиянең Навальныйның агулануы турындагы сорауларына дүрт ил җавап бирде 


Русия тарафыннан бирелгән сорауларга җавапларны Химик коралны тыю оешмасының (ОЗХО) техник секретариатына җибәргәннәр. 

Германия, Британия, Франция һәм Швеция узган ел оппозиционер Алексей Навальныйның агулануына карата Русия тарафыннан бирелгән сорауларга җавапларны Химик коралны тыю оешмасының (ОЗХО) техник секретариатына җибәргән.

Үз чиратында, Русиянең сораулары да ОЗХОның 45 ил-әгъзасы куйган сорауларга җавап буларак бирелгән иде.

Бу илләр Русиядән үз җирлегендә хәрби агулау матдәсе кулланылуы очрагын тикшерү өчен нинди чаралар кабул итүе турында, шулай ук ОЗХО белгечләренең Русиягә килүе мөмкинлекләре турында хәбәр итүен сораган иде.

Моңа каршы Русия Навальныйның үз территориясендә агулануын кире кагып, үз сорауларын бирде. Сораулар үз лабораторияләрендә Навальныйның анализларында "Новичок" эзләре тапкан Германия, Франция һәм Швециягә, шулай ук 45 ил исеменнән беренче булып Русиягә сораулар биргән Британиягә карата куелган.

Өлешчә алганда, Германиянең җавабында илнең Русия хокук саклау оешмаларына бөтен кирәкле хезмәттәшлекне күрсәтүе, әмма Навальныйның рөхсәтеннән башка аның биоматериалларын тапшыра алмавы хәбәр ителгән. Шулай ук, Навальныйның организмында табылган агулы матдәнең эзләре аның бүлмәсендәге шешәдә дә табылуы әйтелгән. Навальныйны Омсктан Берлинга күчергән вакытта очкычта Германиянең дәүләт хезмәткәрләре булмавы да искәртелгән.

Британия җавабында исә Русиянең куелган сорауларга җавап бирмәве әйтелгән. Британия шулай ук Русия хакимиятләре Навальныйны агулаган өчен җаваплылыктан качарга тырыша дип, ачыктан-ачык үз шиген белдергән.

Франция җавабында Русия хакимиятләреннән хезмәттәшлек итү турында мөрәҗәгать килүе, әмма Навальныйның агулануы сәбәпләрен Русия хакимиятләре үзләре тикшерер дип көткәнгә күрә, Франциянең бу мөрәҗәгатькә җавап бирмәве әйтелгән.

Швеция исә үз җавабында Германия мөрәҗәгате нигезендә эш итүен, шуңа күрә теләсә нинди сорауларны Германиягә юлларга кирәген белдергән.

Алексей Навальный 2020 елның 20 августында аңсыз хәлдә Омски хастаханәсенә китерелгән иде. 22 август көнне иртән Германиядән махсус очкыч җибәреп, Навальныйны Берлинга эвакуацияләделәр. Аны "Шарите" һоспиталенә китерделәр, белгечләр сәясәтченең организмында "Новичок" төркеме агуы эзләре тапты.

Русия хакимиятләре Навальныйның агуланган булуын, хәрхәлдә Русия территориясендә агулауларын кире какты, җинаять эше ачылмады.

Сәясәтче үзе исә, мондый чара ФСБ җитәкчесе Александр Бортников һәм Русия президенты Владимир Путин боерыгыннан башка уздырыла алмас иде, дип нәтиҗә ясады. Bellingcat , CNN һәм The Insider (Русиядә "ят агент" дип танылды) тикшеренү төркеме дә шундый ук нәтиҗәгә килгән иде. Аларның чыгарган тикшеренүдә Алексей Навальныйны ФСБ хезмәткәрләренең махсус төркеме агулавы турында, сәясәтче артыннан берничә ел күзәтүләре турында сөйләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG