Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Татарстанда коронавирустан вакцина ясатканнар арасында үлемнәр теркәлмәвен белдерде


Вакцина ясату темпы кимемәсә, декабрьнең икенче яртысында республикада халыкта күмәк иммунитет барлыкка килер дип ышаналар.

Татарстанда вакцина ясатучылар арасында бер үлем дә теркәлмәгән. Бу хакта 22 октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев матбугат очрашуында белдерде. Ул вакцина ясатучылар авыр хәлдә авырмавын әйтте.

"Коронавирустан вакцина ясатып, авыру йоктыручыларны анализлыйбыз. Һәрбер хастаханә моның белән шөгыльләнә. Һоспитальләрнең җитәкчеләре сүзләренчә, вакцина ясатучылар арасында реанимациядә ятучылар, үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ), кислородка тоташтырылган кешеләр юк. Вакөина кадатучылар уртача авыр хәлдә авырый. Бу аларның башка авырулары булуына һәм яшенә бәйле. Вакцина ясатканнар арасында бер үлем очрагы да теркәлмәгән", диде ул.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә вакцина ясатучыларның 10 процентына авыруга каршы антитәнчекләр булмавын әйттеләр.

Дүшәмбедән республикада COVID-19ны ачыклаучы экспресс-тест үткәрә башлаячаклар. Бу кешенең коронавирус йоктыруын 20 минут эчендә билгеләргә ярдәм итәчәк.

Татарстанда чикләүләр кертелгәннән соң коронавирустан вакцина ясату темпы артты. Узган тәүлектә 30 мең кеше кадаткан. Абашев сүзләренчә, мондый темп дәвам итсә, декабрьнең икенче яртысында күмәк иммунитет барлыкка килер дип көтелә. Бүгенгә Татарстанда 1 млн 367 мең кеше вакцина ясаткан.

Узган тәүлектә Татарстанда 135 кеше коронавирус йоктырган, 31 кеше хастаханәдә, 104 кеше өйдә дәвалана. Пандемия башланганнан бирле 897 кешенең гомере өзелгән.

11 октябрьдән Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясату һәм өстәмә чикләүләр кертелде. Кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк диелде.

Русиядә коронавирус вазгыяте катлаулы булу сәбәпле, 30 октябрьдән бер атна ял көннәре игълан ителде. Федераль хакимият Татарстан кебек авыр булган төбәкләргә ял көннәрен 23 октябрьдән игълан итәргә тәкъдим иткән иде. Республикада ял көннәре иртәрәк кертмәскә булдылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG