Оксфорд сүзлеген төзүчеләр фаразынча 2021 елның сүзе булып "vax" сүзе тора. Бу vaccine (вакцина) сүзенең һәм аннан килеп чыккан вакциналау, вакцина ясату кебек сүзләрнең кыска төре.
"Бу елның атмосферасын "vax" сүзеннән дә яхшырак чагылдыра алырдай сүз юк", быел аны узган ел белән чагыштырганда 72 тапкырга ешрак кулланганнар, диелә сүзлек сайтында.
Моннан тыш төрле неологизмнар барлыкка килгән: vaxxie (вакси) – селфи аналогы, вакцина ясатканда төшерелгән фото, шулай ук әлеге сүздән килеп чыккан anti-vaxxer (вакциналауга каршы кеше) яки double-vaxxed (ике доза вакцина ясаткан кеше) яки vax pas (вакциналану паспорты).
Британия лингвистлары әйтүенчә, vax сүзенең аналогларын ешрак куллана башлау күп телләрдә күзәтелгән. Шул рәвешле Португалиядә әлеге сүз ун ел элеккеге белән чагыштырганда ун тапкыр ешрак яңгырый, ә француз телендә хәзер һәрвакытта да диярлек COVID-19га каршы вакцина ясату белән тиңләштерелә.
Vах сүзе инглиз телендә 1799 елдан бирле бар. Ул vacca – сыер дигән латин сүзеннән килеп чыккан. Ул вакытта Британия табибы Эдвард Дженнер сыерлардагы чәчәк (оспа) вирусын кулланып чәчәк авыруыннан кешеләргә зарарлы булмаган вакцина эшләп чыгарган. Аның препараты "вакцина" дигән исем алган.
Узган ел Оксфорд сүзлеген төзүчеләр иң популяр сүзне сайлый алмаган иде. Белгечләр 2020 елны бер сүз белән генә тасвирлау мөмкин түгел дип белдерде.
2019 елның сүзе итеп Оксфорд "climate emergency" (климатның гадәттән тыш халәте) гыйбарәсен сайлаган иде. Әлеге гыйбарәне сүзлек "климат үзгәрешен туктату яки тоткарлау өчен, шулай ук әйләнә-тирә дөньяга кайтмас зыян китерүне булдырмау өчен ашыгыч чаралар таләп иткән вазгыять", дип аңлата.
Оксфорд сүзлегенең соңгы 10 ел сүзләре
- 2009 ел: "unfriend" (дуслар исемлегеннән бетерү)
- 2010 ел: "microblogging" (микроблогинг) һәм "netbook" (нетбук)
- 2011 ел: "squeezed middle" ("сыгылган урталык")
- 2012 ел: "omnishambles" (җимереклек)
- 2013 ел: "selfie" (селфи)
- 2014 ел: "vape" (вейп)
- 2015 ел: эмодзи билгесе
- 2016 ел: "post-truth" (соң хакыйкать)
- 2017 ел: "youthquake" (яшьләр тәэсирендә булган үзгәрешләр)
- 2018 ел: "toxic" (агулы)
- 2019 ел: "climate emergency" (климатның гадәттән тыш халәте)
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!