Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белмәмеш маҗаралары (Приключения Незнайки) – Яшел шәһәргә сәяхәт


Фрагмент из мультсериала "Незнайка на Луне" (FAF Entertainment, Русское золото)
Фрагмент из мультсериала "Незнайка на Луне" (FAF Entertainment, Русское золото)

И снова читаем про приключения Незнайки на татарском! Предлагаем вам следующий отрывок из хорошо известного рассказа Носова. Перевод ключевых фраз и аудио прилагается. После прочтения советуем пройти тест по содержанию и лексике.

Белмәмеш маҗаралары (Яшел шәһәргә сәяхәт)
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:17 0:00

Белмәмеш исемле малайның маҗаралары гаҗәеп күп. Бу юлы Белмәмеш дуслары белән һава шары ясарга һәм сәяхәткә барырга уйлады. Теләгәненә ул, әлбәттә, иреште. Тик һавада көтелмәгән хәл булды – шар ватылды.

Дуслар ят шәһәргә – Яшел шәһәргә төштеләр. Малайлар җиргә каты бәрелгәннәр. Шуңа да алар хастаханәдә уяндылар. Аларны Чәчәк шәһәрендә яшәүче кызлар дәвалый иде.

Бер көнне баш табибБал апа малайларны чыгарырга ризалык бирде. Әмма үзләрен шәһәрдә тәртипле тотарга кушты. Югыйсә, яңадан хастаханәгә яткырам, дип куркытты.

Малайлар беренче көнне үк кире кайту юлын эзли башладылар. Ә башта алар Һөнәрмән һәм Көйләрмән Елан шәһәренә юл тоттылар. Малайлар шунда яшиләр икән.

Белгәнебезчә, Һөнәрмән һәм Көйләрмән яхшы механиклар. Алар юлда очраган Бублик исемле малайның машинасын төзәттеләр. Моның өчен ул дусларны Шөреп исемле механик янына алып барды.

Дуслар Шөрепнең гаражына керделәр. Монда бернинди җиһаз юк иде. Гамакта гына зәңгәр комбинезон кигән малай ята иде.

– Син һаман йоклыйсыңмыни әле, Шөреп? – диде Бублик.

– Йокламыйм мин, уйлыйм. Утырыгыз, – дип җавап бирде Шөреп. Әмма бүлмәдә утырырга урын юк иде.

Шулвакыт Шөреп ниндидер бер төймәгә басты. Дивардан әкрен генә урындык чыкты.

– Күрәсезме, коллегалар? Минем өйдә бөтен нәрсә төймәдән эшли. Берсенә бассаң, өстәл чыга, икенчесенә – урындык.

Дуслар яңа танышларының акыллылыгына шаккаттылар. Ничек эшләп бетергән ул боларны?

Гаражда күп көпчәкле гаҗәеп машина бар иде.

– Бу сигез көпчәкле машина, пестәле суыткычлы, – дип аңлатты Шөреп. – Дүрт көпчәге түбәдә. Әгәр машина әйләнсә, баруын дәвам итә ала.

Гади бак урынына газлы суны җылыту казаны куелган. Чыккан пар поршеньга басымны арттыра, шулай көпчәкләр тизрәк әйләнәләр. Бакның артында пестәле туңдырма ясый торган банка бар. Шулай итеп цилиндр суына.

Шөрепнең гаражында иске әйберләр дә бик күп иде. Иске велосипед, ниндидер тимер савытлар, ватык механизмнар бар иде. Кинәт механик: "Аһ мин башсыз! – дип кычкырды. – Паяльнигымны Зирәктә онытканмын бит!" Шөреп шулай диде дә, чыгып йөгерде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
гаҗәеп күп – удивительно много
һава шары – воздушный шар
теләгәненә иреште – добился своего
көтелмәгән хәл –неожиданный случай
баш табиб – главный врач
Бал апа – Медуница
кире кайту юлын – способ вернуться
Елан шәһәренә – Змеёвка
җиһаз – мебель
төймәгә басты – нажал на кнопку
урындык чыкты – появился стул
танышларының акыллылыгына шаккаттылар – поразились уму их знакомых
күп көпчәкле – многоколёсный
пестәле суыткычлы – с фисташковым охладителем
дүрт көпчәге түбәдә – четыре колеса на крыше
Әгәр машина әйләнсә, баруын дәвам итә ала. – Если машина перевернется, то она может продолжить свой путь
газлы суны җылыту казаны куелган – поставлен котёл, греющий газированную воду
пестәле туңдырма – фисташковое мороженое
Зирәк – Смекайло

***

Шул ук көнне Һөнәрмән һәм Беләмән Зирәк белән таныштылар. Ул язучы икән. Дуслар кергәндә, Зирәк тәрәзәгә карап утыра иде. Бүлмәгә кемдер кергәнне ул ишетмәде бугай. Һаман нидер турында уйлый иде. Аның белән кычкырып исәнләштеләр – җавап бирмәде. Бераздан кинәт торды да:

– Сәла-ам, сәла-ам! Гафу итегез, дусларым. Мин башка галәмнәрдә сәяхәт иттем әле, – диде. – Сез Шөреп белән танышкансыздыр инде. Ул искиткеч механик. Ул миңа менә дигән такылдык машинасы ясап бирде!

– Нәрсә соң ул такылдык машинасы? – дип сорады Һөнәрмән.

– Сөйләшә торган машина. Менә карагыз.

Зирәк дусларны өстәл янына китерде. Анда кечкенә тартма тора иде. Шушы урынга берәр сүз әйтегез. Машина шунда ук аны кабатлаячак. Эшләп карагыз.

Һөнәрмән иелде дә "Һөнәрмән" диде. Тарма да аны "Һөнәрмән" дип кабатлады.

– Нигә кирәк сезгә мондый машина? – дип сорды Көйләрмән.

– Ничек кирәк булмасын! – диде Зирәк. – Язучы мондый машинасыз кулсыз сыман. Мин такылдык машинасын теләсәң кайсы фатирда куя алам. Ул кешеләрнең нәрсә сөйләшкәннәрен яздыра. Ә мин аннары күчереп кенә язам. Менә шулай хикәя дә, роман да языла.

– Ә мин язучыларга илһам, идея кирәктер дип уйлый идем, – диде Көйләрмән.

– Нинди идея?! Бөтен идеяләрне дә язып бетергәннәр бит инде. Ә монда чынбарлык турында язасың, – дип бүлдерде аны Зирәк.

– Әмма өенә такылдык машинасын куярга бөтен кеше дә ризалашмый бит.

– Ә мин хәйләкәррәк эшлим. Кунакка барам, карават астында машинаны "онытам" да минсез нәрсә сөйләшкәннәрен рәхәтләнеп тыңлыйм.

– Ә нәрсә турында сөйләшәләр соң?

– Менә шунысы гаҗәп! Мин барында матур сөйләшәләр. Ә аннары эт, ишәк булып кычкыралар, көләләр. Бик сәер кешеләр...

– Сәер түгел бу, – диде Бублик. – Бу машина турында шәһәрдә инде барысы да беләләр. Сез кешеләрне кызык итәргә теләдегез, ә алар сездән хәйләкәррәк булып чыктылар.

– Аһ, шулаймы?! – диде Зирәк. – Мин тиз генә бирешмим әле. Мин бу машинаны аларның тәрәзә төпләренә куям!...

Чәчәк илендә яшәүче малайларның Зирәк белән танышулары шулай булды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
такылдык машинасы – бормотограф
янына китерде подвёл к ч-л
кечкенә тартма – небольшой ящик
кабатлаячак – повторит
теләсәң кайсы фатирда куя алам могу поставить в любой квартире
хикәя – рассказ, повесть
илһам – муза, вдохновение
чынбарлык турында – про жизненное
бүлдерде перебил
ризалашмыйне соглашается
мин барында – при мне
тәрәзә төпләренәна подоконники/под окна

***

Белгәнебезчә, Бал апа малайларга үзләрен яхшы тотарга кушты. Малайлар сүздә тордылар. Аларны хәтта эшкә дә алдылар. Хәзер малайлар Яшел шәһәрнең кызлары белән бергә җиләк-җимешләр җыя иде.

Белмәмеш малайларның командиры булган.

– Биш армутны тегендә, бишесен монда тәгәрәтегез! Хәзер бу алманы тәгәрәтегез! – дип кычкыра иде ул.

Эшне кычкырмыйча да эшләп була иде. Әмма Белмәмешкә, әгәр ул кычкырмаса, эш туктар сыман тоелды.

Бу хәлләргә Һөнәрмән белән Көйләрмән карап тордылар.

– Белмәмеш! Нигә безнең механизация юк?

– Алманы кая куярга белгән юк әле, ә аларга механизация бир!.. Каян алыйм мин сезгә аны? – диде Белмәмеш.

– Менә бер машина инде бар, – дип җавап бирде Бублик.

– Машина механизациямени ул?

– Әлбәттә, механизация. Алма һәм армутларны машинада ташыйбыз.

– Белдем! Таптым! – дип кычкырды Белмәмеш. – Килегез әле монда. Алмаларны нәкъ машинага ташлыйбыз!

– Тукта, алай ярамый, – диде Һөнәрмән. – Алмаларны да бозасың, машинаны да ватасың.

– Нәрсә, кулда ташыргамыни аларны?

– Нигә кулда? Бау белән төшерәбез.

– Белдем! – дип тагын кычкырды Белмәмеш. – Әйдәле, кызлар, бауны китерегез!

Берничә минутта агачлардан бөтен алма һәм армутларны җыйдылар. Белмәмеш бик мактанды.

– Күрдегезме механизация могҗизасын? – диде ул. – Сезнең мондыйны төшегездә дә күргәнегез юктыр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
үзләрен яхшы тотарга кушты – велела вести себя хорошо
сүздә тордылар – слово сдержали
армутны – грушу
тәгәрәтегез катите
эш туктар сыман тоелды – казалось, будто работа остановится
кая куярга белгән юк әле – неизвестно куда девать
машинада ташыйбыз будем таскать на машине
бозасың – испортишь
бау белән төшерәбез – на верёвке спустим

***

Чәчәкле шәһәрдән килгән көтелмәгән кунакларны озатыр көн җитте. Моның өчен малайларга зур кичә оештырдылар. Концертта җырлар, биюләр булды.

Белмәмеш Зәңгәркүз белән биеде. Чынлыкта ул бии белми иде. Кәҗә сыман сикереп, Зәңгәркүзнең аякларын гына таптады.

Ниһаять, Зәңгәркүз: "Утырсак яхшырак булыр", – диде.

Алар эскәмиягә утырдылар.

– Беләсезме, – диде Белмәмеш, – мин бит бии белмим.

– Үзегезнең әйтүегез яхшы. Аяк-кулларым авырта дип алдаласагыз, яхшы булмас иде. Ә сез дөресен әйттегез. Димәк, сезнең белән дуслашып була.

– Әлбәттә, була, – диде Белмәмеш.

– Без дуслар булырбыз. Минем кызыклы тәкъдимем бар. Әйдәгез бер-беребезгә хатлар языйк. Башта сез миңа, аннары мин сезгә язам, – диде Зәңгәркүз.

Ә Белмәмеш басма хәрефләрне генә яза белә иде. Бу турыда әйтергә бик оят иде аңа.

– Нәрсәгә соң ул хат? – диде Белмәмеш. – Без бит еракта яшәмибез. Кунакка килергә дә була.

– Аһ, сезнең белән кызык түгел. Хат алу ул бит шундый күңелле!

– Ярый алайса, – диде Белмәмеш. – Хат язармын.

Икенче көнне Беләмән һәм аның дуслары юлга чыктылар. Шарны төзәтеп булмый. Алар җәяү барырга уйладылар. Иң актык Белмәмеш барды. Үзен ямьсез тотканы өчен оят иде аңа.

Һәрберсенең җилкәсендә рюкзак бар иде. Анда җиләк-җимешләр тутырылган иде. Аларны кызлар салганнар.

– Сау булыгыз! – Сау булыгыз! – дип кычкырдылар малайлар.

– Сау булыгыз! – дип яулык болгадылар Яшел шәһәрнең нәнүсләре.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
көтелмәгән кунакларны озатыр көн җитте – подошёл день проводов незваных гостей
зур кичә оештырдылар – организовали большой вечер
кызыклы тәкъдимем интересное предложение
басма хәрефләрне – печатные буквы
Беләмән – Знайка
җилкәсендә – за спиной
җиләк-җимешләр ягоды/фрукты; фрукты-ягоды
яулык болгадылар – помахали платочками
нәнүсләр – коротышки

***

Беләмән һәм аның дуслары урманнар-кырлар аша күп көннәр бардылар. Ниһаять, алар өйгә кайттылар.

Тиздән Беләмән Чәчәкләр шәһәрендә фонтаннар ясарга уйлады. Шулай ук Кыяр елгасы аша күпер салырга кирәк, диде ул. Болай алар нәнүс кызлар янына кунакка йөри алачаклар.

Кичләрен алар бергәләп футбол, шахмат уйныйлар иде.

Белмәмеш кенә уеннарда сирәк катнашты.

– Хәзер уйнарга вакытым юк минем. Мин яхшылап укый да белмим, язуым да басма хәрефләр белән генә. Ә миңа матур итеп язарга өйрәнергә кирәк, – дия иде ул.

Белмәмеш көн саен бер бит укый, бер бит яза иде. Дәфтәренә еш кына кара таплар тама иде. Ул аларны теле белән ялап ала да, таплар озын булып сузылалар иде. Малай аларны "койрыклы йолдыз" дип атады. Алар һәр биттә диярлек бар иделәр. Әмма Белмәмеш боекмады. Тырышлык аңа "йолдызлар"дан котылырга ярдәм итәчәген белә иде ул.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Кыяр елгасы аша күпер салырга – построить мост через Огуречную реку
кара таплар тама – капают чёрные кляксы
ялап ала – слизывает
сузылаларздесь: размазываются; растягиваются
койрыклы йолдыз – комета
һәр биттә диярлек – почти на каждой странице
боекмады – не отчаивался

*****

Как вам знакомая сказка на татарском, понравилась? Очень надеемся, что да. Если вам понравилось, то обязательно почитайте и следующие сказки:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Белмәмеш маҗаралары (Яшел шәһәр)

Тест: Белмәмеш маҗаралары (Яшел шәһәр)

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG