Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан Конституциясен яклап ялгыз пикет үтте


Казанда ялгыз пикет
Казанда ялгыз пикет

6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көнендә милли активист Илшат Мостафин Татарстан Конституцияcен яклауны таләп итеп Казанда ялгыз пикетка чыкты.

Башкаланың Бауман урамында үткән пикетта активист кулына, "Конституциядә белгертелгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теленең тигезлеген таләп итәм! Милли мәгарифтә Русия халыкларының телләренә карата алып барылган һөҗүмне туктатырга!" дигән шигар күтәреп торды.

Илшат Мостафин Татарстан Конституциясен Русия җитәкчеләреннән якларга кирәк, шулай ук Русия конституциясен дә яклау зарур дип белдерде Азатлыкка.

"Татарстанда татар һәм урыс телләре дәүләт телләре булып исәпләнә. Алар конституциянең 8нче маддәсендә беркетелгән. Ләкин чынбарлыкта безнең конституциянең бу маддәсе сакланмый", дип белдерде ул.

Аның фикеренчә, бу маддәне саклау өчен иң беренче эш итеп Татарстан мәктәпләрендә милли телдә укытуны торгызырга кирәк.

"Плакатымда язылганча, ике дәүләт теленең дә тигезлеген үтәү һәм урыс булмаган милләтләрне конституция кушканча яклауны югары рәвештә тотарга кирәк. Моны Русия хөкүмәте дә Татарстан хөкүмәте дә башкарырга тиеш", дип әйтте активист.

Мостафин Татарстан парламенты депутатлары республиканың ике дәүләт телен дә мәҗбүри рәвештә белергә тиеш, диде.

"Бары тик ике телне белгән, халык алдында дәрәҗәсе булган, Татарстан конституциясен якларга әзер булган кеше генә депутат булып сайланырга тиеш. Әмма Татарстан парламентында бар чыгышлар да урыс телендә генә алып барыла", дип җиткерде ул.

6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләнә. Ул 1992 елда кабул ителде. Шушы вакыт эчендә Конституция җитди үзгәрешләр кичерде. Былтыр Русия Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Русия Конституциясе үзгәргәннән соң Татарстанның 300гә якын канунына төзәтмәләр кертергә туры киләчәк.

Күптән түгел Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган федераль канун өлгесе кертелде. Аерым алганда, ул республикаларда президент атамасын бетерүне дә күздә тота, шуңа күрә бу Татарстан Конституциясенә турыдан-туры йогынты ясый. Республиканың төп канунында "президент" сүзе 77 тапкыр телгә алына. Моннан тыш, Конституциядән президент ике мөддәттән артык сайлана алмый дигән маддәне дә гамәлдән чыгарырга туры киләчәк. Татарстан Дәүләт шурасының әлеге федераль канун өлгесенә каршы тавыш бирүенә карамастан, Русия думасы аңа үзгәрешләр кертергә җыенмавын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG