Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституциясенә 29 ел. "Төп кануныбыз яклауга мохтаҗ"


Татарстанга үз Конституциясен яклар өчен юридик һәм сәяси яктан көрәшергә кирәк, дип саный белгечләр. Азатлык юристлар һәм сәясәт белгечләре фикерен белеште.

6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көне. 1992 елда кабул ителгән республиканың төп канунына 29 ел эчендә күп үзгәрешләр кертелсә дә, Мәскәү тарафыннан басым һаман туктамый. Президент атамасын бетерүне күзаллаган федераль канун кабул ителгән очракта, бу Татарстан Конституциясен тамырдан үзгәртергә мөмкин. Моннан тыш, Конституция мәхкәмәсе бетерелүе, шартнамәнең озайтылмавы да республика статусына йогынты ясый.

Татарстан Конституциясендә "президент" сүзе 77 тапкыр телгә алына

Русия думасында каралучы "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган федераль канун өлгесе Татарстан Конституциясенә турыдан-туры йогынты ясый. Республиканың төп канунында "президент" сүзе 77 тапкыр телгә алына. Моннан тыш, Конституциядән президент ике мөддәттән артык сайлана алмый дигән маддәне дә гамәлдән чыгарырга туры киләчәк. Татарстан Дәүләт шурасының әлеге федераль канун өлгесенә каршы тавыш бирүенә карамастан, Русия думасы аңа үзгәрешләр кертергә җыенмавын белдерде.

Президент атамасын үзгәртүче, төбәк вәкаләтләрен юкка чыгаручы федераль канун гамәлгә керсә, Татарстан Конституциясенә нәрсә яный? Азатлык белгечләр белән аралашты.

"Конституция мәхкәмәсендә җиңәр өчен 80 процент мөмкинлек бар"

Федераль канун кабул ителсә, Татарстанга Конституцияне өч ай эчендә үзгәртергә туры киләчәк, ди Татарстанның элекке юстиция министры, адвокат, юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов. Аның сүзләренчә, төп канунда президент турында бүлек үзгәрешләр кичерәчәк. Шул ук вакытта монда республикага көрәшергә була дип саный ул.

Мидхәт Корманов
Мидхәт Корманов

"Монда бер кызык факт. Узган ел президент сайлауда халык президент өчен тавыш бирде. Аны хәзер башлык итеп үзгәртсәләр, сайланган кеше кем була: шул ук президентмы, яисә башлыкмы? Бу сорауга җавап бирү авыр. Кем ничек сайланган, шулай эшләргә тиеш. Конституциядә президент атамасын үзгәртсәк, ул яңа башлык сайлангач кына көченә керә дип язып куя алабыз. Аннан соң киләсе сайлауда башлык сайлаячакбыз инде", ди ул.

Корманов сүзләренчә, Татарстан Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай да ул республика парламентының мондый кыюлык күрсәтүенә шикләнә.

Монда юридик яктан җиңәргә 80 процент мөмкинлегебез бар

"Дәүләт шурасына бу канун ошамаса, ул Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Бу канун өлгесе федераль нормаларга, Русия Конституциясенә туры киләме, төбәкләрнең хокукларын бозмыймы – мәхкәмә моңа җавап бирә ала. Икенчедән, икенче укылышта канун өлгесенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Безгә мөнбәргә чыгып, үзебез тәкъдим иткән үзгәрешләрне яклап чыгарга була. Андый кыюлыклары булса, барсыннар. Русия Конституциясе мәхкәмәсенә мөрәҗәгать ителгән очракта, канунга үз бәяләмәсен фәннәр кандидаты, яисә докторы белдерергә тиеш. Мин үземнең белемем белән бүлешеп, аларның мөрәҗәгатьләрен мәхкәмәдә якларга әзер. Монда юридик яктан җиңәргә 80 процент мөмкинлегебез бар", ди адвокат.

Мидхәт Корманов президент атамасын саклап калуга дәлилләр җитәрлек ди.

"Бу — республиканың үз хокукы. Әлеге мәсьәлә белән 2010, 2011 елда да чыгып карадылар. Ул вакытта Русия хөкүмәте "бу — республикаларның үз эше" дигән бәяләмә бирде. Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыров президент атамасыннан баш тарткач кына мәсьәлә үзгәрде. Әмма Русия думасының дәүләт хокук идарәсе дә, Русия хөкүмәте дә үз бәяләмәсендә әлеге мәсьәлә республика карамагында дип әйткән иде. Бу бәяләмәне оныттылар. Хәзер төбәк җитәкчеләре башлык дип алалсын дигән канун өлгесе әзерләделәр. Әмма Русия Конституциясенең 11нче, 77нче маддәсендә җитәкче атамасын республика үзе билгели дип язылган", диде ул.

Президент атамасыннан тыш, башка үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин

Президент атамасыннан тыш, бүген Конституциягә башка үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин. Аерым алганда, республикаларның Конституция мәхкәмәләрен юкка чыгару да Татарстанның төп канунына тәэсир итәчәк. Сүз Конституциянең 108нче, 109нчы маддәләре турында бара.

"Конституциядә шартнамә турында язылган, ә аны 2017 елда озайтмадылар. Кызагынчка, яңадан үзгәреш кертергә кирәк. Русия кануннарына төзәтмәләр кереп тора. 2003 елгы Русия югары мәхкәмәсе карары нигезендә дә Конституциягә үзгәрешләр кертелмәгән. Монда юридик яктан Конституцияне тәңгәлләштерергә кирәк", дип сөйләде Мидхәт Корманов Азатлыкка.

"Бу — юридик түгел, сәяси мәсьәлә"

1992 елда Татарстан Конституциясен әзерләүдә катнашкан юрист, профессор Борис Железнов Конституциянең язмышы Мәскәү сәясәтенә бәйле дип саный.

Борис Железнов
Борис Железнов

"Татарстан президент атамасын үзгәртү белән килешмәс дип уйлыйм. Минемчә, без бу атаманы саклап калырбыз. Бу очракта Конституциягә үзгәреш кертергә туры килмәячәк. Әлеге канун өлгесен мондый рәвештә кабул итмәсләр дип уйлыйм. Бәлки мин хаталанамдыр, ләкин безгә президент атамасын саклап калырга мөмкинлек бирерләр. Безнең парламент үз фикерен аңлатты. Сәбәбе шул – бу Русия төбәгенең суверен хакимияте эше. Безнең үз вәкаләтләребез бар. Гомумән, бу — юридик түгел, ә сәяси мәсьәлә. Шуңа да миңа юридик яктан моны аңлату авыр.

Татарстан Конституциясенә болай да җитди үзгәрешләр кертелде. Дәүләтчелек турында минем тарафтан язылган бүлек юкка чыкты. Процентлап әйтә алмыйм, ләкин үзгәрешләр зур булды", диде Борис Железнов Азатлыкка.

"Ничек кенә булмасын, Татарстан бәйсезлек юлында"

"Чигенүләр шактый күп булды. Әмма Конституциядә иң әһәмиятлесе – Татарстанның суверен дәүләт дип язылуы. Киләчәктә шуңа таянып эш итәргә тиешбез", диде тарихчы Индус Таһиров Конституциянең 29 еллыгы уңаеннан. Аның сүзләренчә, республиканың төп канунына куркыныч янаса да, Татарстан бәйсезлек юлында хәрәкәт итәчәк.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Татарстан Конституциясенә куркыныч яный. Бу шуның өчен эшләнә дә. Башка республикаларның җитәкчеләре президент дип аталмый, Татарстанны да бу атамадан ваз кичтермәкчеләр. Бу — республиканың эчке эшенә тыкшыну, Русия һәм Татарстан Конституцияләрен бозу булып тора. Дәүләт шурасында моңа тискәре фикер әйтелде. Мин алар белән килешәм. Бүген, бәйрәм көнендә Татарстан Конституциясен яклау аеруча әһәмиятле.

Татарстан беркайчан да үз хокукларын бирергә риза булмаячак

Әлеге федераль канун мәсьәләне хәл итми, ул аны катлауландыра гына. Дума нинди генә карар кабул итсә дә, Татарстан беркайчан да үз хокукларын бирергә риза булмаячак. Моның белән санлашырга кирәк. Хәзер думада сөйләшүләр алып барып, бу канунны бөтенләй бетерергә һәм онытырга тиешләр. Ничек кенә булмасын, Татарстан бәйсезлек, суверенлыгын яклау юлында. Шул ук вакытта республика үзенең бер максаты итеп Русиянең бөтенлеген саклауны куя", диде ул.

"Бу канун кабул ителсә дә, Татарстан барыбер үсешен туктатмаячак. Татар халкының канына дәүләтчелек сеңгән. Кем генә ничек кенә тырышмасын, ул үзенең дәүләт идеясеннән баш тартмаячак. Дәүләтне кабат аякка бастырыр өчен татар халкы үзенең көрәшен дәвам итәчәк", диде Индус Таһиров Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG