Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Татарстан Конституциясе көне уңаеннан байракчыклар таратты


Татар яшьләре Казанда Татарстан байраклары белән
Татар яшьләре Казанда Татарстан байраклары белән

6 ноябрь — Татарстан конституциясе көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанда 5 мең Татарстан байракчыгы һәм тасмалар таратып халыкка Татарстан конституциясе көнен хәтерләтте.

Казанның Бауман урамында узган чарада берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин бүгенге чараның төп максаты — Татарстан конституциясе көнен котлау белән бергә, Татарстан конституциясен яклау һәм саклау кирәклеген искәртү дә иде, дип белдерде Азатлыкка.

"Русия дәүләт думасына республикаларда президент исемен бетерә торган канун кертелде. Бу канун аеруча Татарстанга кагыла. Чөнки бары тик Татарстанда гына президент исеме калды. Без халыкка республиканың төп җитәкчесе президент дип аталуын искә төшерергә, президент институтын саклап калырга игътибарны җәлеп итергә теләдек", дип белдерде ул.

Нәбиуллин фикеренчә, бүген Татарстан конституциясен беркайчан да булмаган кебек сакларга һәм якларга кирәк.

"Бүген Татарстан конституцияcенә каршы көчле һөҗүм бара. Бу һөҗүм безнең яшәешебезгә дә кагыла. Татарстан үз хокукларын яклап кала алса, Русиядәге урыс булмаган башка халыклар да үз хокукларын яклый алачак. Әгәр дә Татарстан артка чигенә икән бу гомумән башка халыкларның хокукларына да авырлык китерәчәк дигәнне аңлата.

Чөнки Татарстан, ничек кенә булмасын, милли хокуклар өчен барган көрәшнең әйдәп баручысы. Шуңа күрә бүген Татарстан конституциясенең төп нигезләрен саклап калу бик мөһим. Болар — татар теленең дәүләт теле булуы, Татарстанның дәүләтчелеге, Татарстанның президент институты", диде ул.

6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләнә. Ул 1992 елда кабул ителде. Шушы вакыт эчендә Конституция җитди үзгәрешләр кичерде. Былтыр Русия Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Русия Конституциясе үзгәргәннән соң Татарстанның 300гә якын канунына төзәтмәләр кертергә туры киләчәк.

Күптән түгел Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган федераль канун өлгесе кертелде. Аерым алганда, ул республикаларда президент атамасын бетерүне дә күздә тота, шуңа күрә бу Татарстан Конституциясенә турыдан-туры йогынты ясый. Республиканың төп канунында "президент" сүзе 77 тапкыр телгә алына. Моннан тыш, Конституциядән президент ике мөддәттән артык сайлана алмый дигән маддәне дә гамәлдән чыгарырга туры киләчәк. Татарстан Дәүләт шурасының әлеге федераль канун өлгесенә каршы тавыш бирүенә карамастан, Русия думасы аңа үзгәрешләр кертергә җыенмавын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG