Accessibility links

Кайнар хәбәр

Измир шәһәрендә татар оешмасы җитәкчесе Бехзат Акташ вафат


Бехзат Акташ
Бехзат Акташ

Бехзат Акташ яман шеш белән авырган иде.

11 ноябрьдә Төркиянең Измир шәһәрендә 2012 елдан бирле татар оешмасын җитәкләгән Бехзат Акташ вафат булды. Бу турыда Азатлыкка Төркиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыялы хәбәр итте.

Зыялы сүзләренчә, Бехзат Акташ яман шеш белән авырган. Бүген төшкә таба шушы авырудан йөрәге туктаган.

"Әле генә улы белән сөйләштем. Әти күптәннән яман шеш белән авырый иде, бүген әлеге авыруны җиңә алмады, вафат булды, диде.

Бехзат абый Төркиядәге татарлар арасында татар халкы өчен, татар теле өчен борчылучы иң актив татарыбыз иде. Бехзат абый һәрдаим татарча язганда латин хәрефләре белән язды. Сөйләшкәндә дә, язганда да бер сүз урысча, бер сүз төрекчә кыстырмады.

Аның, татарча кирилл хәрефләре белән язылган әсәрләрне, шигырьләрне татарча латинга күчерә торган бер програмы бар иде. Ул һәрвакыт татар теле әлифбасын латинга күчерү яклы булды.

Гел күрешеп, сөйләшеп тордык. Моннан ике ел элек Анталияга Сабантуйларга килде. Татарча чыгышлар ясады. Татарча биеп йөрде. Бер елны Измирдә Тукайга багышланган чара оештырган иде. Анда бардык. Төркиядәге татарлар өчен бик кирәкле очрашу булган иде", дип сөйләде Фәнис Зыялы Азатлыкка.

Мәрхүм 8 ноябрьдә төшке намаздан соң Искешәһәр шәһәренә бәйле Чифтәләр районының Госмания авылы зиратында җирләнәчәк.

Акташ Измирдә татарлар оешмасына 2012 елдан бирле җитәкләде. 2018 елда Төркиягә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәфәреннән соң, татар мәктәпләре беренче чиратта Татарстанның үзендә төзелергә һәм төзекләндерелергә тиеш дип әйткән иде.

2019 елда Бехзат Акташ Азатлыкка Төркия татарлары турында махсус мәкалә язды. "Без, мөһаҗир оныклары, Татарстан каршында "үги бала". 1991-92 еллардан башлап Төркиядәге шул мөһаҗир татарлар яшәгән авылларга Казаннан, Татарстаннан меңнән артык кеше килеп китте. Ул ярлы авыл халкы килгән кунакларны хөрмәт итеп кадерләп каршы алды. Ә кунаклар үз иленә китә дә шуның белән безнең барлыгыбызны оныта. Һичьюгы берсе булса да рәхмәт хаты язсын иде, юк, андый нәрсә булмады. Гомумән, 90нчы елларда килгән кунакларны, кадерләп сыйлаган авыллардагы кешеләрнең кайберләре инде гүр иясе булды. Хәзер авыл халкы килгән кунакларга ишеген ачмый башлады һәм бу бик куркыныч хәл. Ник ишек ачмый халык? Чөнки килеп киткән кешеләрдән бернинди файда күрмәде", дип язды ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG