Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: түрәләргә "өченче һәм алтынчы фатирлар" сатып алу өчен субсидияләр бирелә 


Тверьдә әлеге тулай торакта яшәүчеләр фатир алуга чират тора

"Важные истории" басмасы Русия түрәләренең "мохтаҗ"лар исемлегенә кереп, бюджеттан миллионлаган сумнар алуы, шул ук вакытта аларның бу акчаларны алганчы ук берничә күчемсез милеккә ия булуы турында тикшерү чыгарды. 

"Ветераннар торакка чиратта үлә, ә түрәләр дәүләттән өченче, бишенче, алтынчы фатирларын сатып алу өчен миллионлаган сум ала". Шундый башисем астында "Важные истории" (Русиядә "ят агент" мәгълүмат чарасы дип танылды) "Трансперенси Интернешнл – Русия" оешмасы ("ят агентлар" исемлегенә кертелде) белән берлектә үткәргән тикшерүен чыгарды.

Ул торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр алган дәүләт хезмәткәрләре турында. Язмада әйтелгәнчә, түрәләрне (араларында министр, губернатор һәм министр урынбасарлары да бар) фатирлары, шәһәр читендә йортлары һәм дачалары булуга да карамастан "мохтаҗ" дип тапканнар.

Тикшерү авторлары торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган Русия ватандашларының, кагыйдә буларак, дистәләгән еллар буе фатир алу өчен чиратта торуын искә алган. Әмма түрәләрнең вәгъдәләренә карамастан, хәтта Икенче дөнья сугышы ветераннары арасында да фатир белән тәэмин ителмәгәннәр бар. Бу ел башына күпъеллык чиратта 248 ветеран торган, аларның күбесе яңа торак алганчы яши алмый.


Түрәләргә субсидияләр 2009 елда бүленә башлаган. Бу төр ярдәм дәүләт хезмәткәре башка төбәккә күченгәндә яки үз торагы булмаганда күз уңында тотыла. Тикшерүдә әйтелгәнчә, чынлыкта исә, бу субсидияләрне Русиянең берничә күчемсез милеккә ия, башка төбәкләрдә дә фатирлары булган күпчелек дәүләт хезмәткәрләре ала.

2012 елдан башлап Русиянең 650ләп дәүләт хезмәткәре тораклы булу өчен субсидия алган диелә. Алар арасында хәзерге Мәгариф министры Сергей Кравцев та бар. 2016 елда, Рособрнадзор башлыгы булганда, ул 16,6 млн сумлык субсидия алган. Ул вакытта Кравцевның гаиләсе өч фатирга ия булган инде. Министр акчаларны нәрсәгә тоткан һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын ни рәвешле дәлилли алган – аңлашылмый, диелә.

2016 елда Мәскәүдәге фатирга субсидияне аннексияләнгән Акъярның хәзерге губернаторы Михаил Развожаев та алган булган. Аның гаиләсенең бу вакытта Красноярда өч фатиры булуы өстәмә акча алуга комачау итмәгән.
Шул ук схеманы кулланган башка түрәләр арасында Русия президентны эшләре идарәчесе урынбасары – баш медицина идарәсе җитәкчесе Дмитрий Вербовой, Русия спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов (аны Рамзан Кадыровның икетуган абыйсы диләр, 2017 елда гомуми мәйданы 1832,8 дүрткел метр булган тугыз йорты булуы турында декларация тапшырса да, бу аңа тагын бер торак алу өчен бюджеттан 30,8 миллион сум субсидия алырга комачау итмәгән), Русия мәдәният министры урынбасары Алла Манилова, Русия икътисади үсеш министры урынбасары Сергей Назаров һәм башкалар бар диелә язмада.
Түрәләрнең берсе дә "Важные истории"ның сораулар язылган мөрәҗәгатенә җавап бирмәгән.


"Трансперенси Интернешнл – Русия"нең баш мөдире Илья Шуманов әйтүенчә, күрәсең, түрәләр канун бозмаган. Аның сүзләренчә, хакимиятнең торак сатып алу өчен субсидия бүлеп бирү турындагы бу карарына ике коррупция механизмы салынган. Беренчедән, карарда түрәнең күчемсез милекне күпме вакыт эчендә сатып алырга тиешлеге күрсәтелмәгән. Дәүләт хезмәткәренең теләсә кайсысы бу акчаларны алгач, аны үз хисапларында күпме теләсә шуның кадәр тота ала. Икенчедән, түрәгә эш бирүче вазифадагы зат, искәрмә ясап, түрәнең берничә йорты яки фатиры булуга да карамастан, аңа субсидияне бүлеп бирү турында карар чыгара ала, диелә язмада.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG