Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" яклау сорап БМОга мөрәҗәгать иткән


Хокук яклаучылар халыкара оешманы прокуратураның дәгъваларына игътибар итәргә чакыра һәм "Мемориал"ны юк итүгә юл куймауларын таләп итә.

"Мемориал" җәмгыятенең һәм хокук яклау үзәгенең эшчәнлеген туктату таләбе белән мәхкәмәгә дәгъвалар бирелү сәбәпле, "ОВД-Инфо" (Русиядә ят агент дип танылды) һәм "Мәскәү Һелсинки төркеме" белән берлектә "Мемориал" (Русиядә ят агент дип танылды") БМОга мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта "ОВД-Инфо"ның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Хокук яклаучылар халыкара оешманы бу дәгъваларга игътибар итәргә чакыра һәм "Мемориал"ны юк итүгә юл куймауларын таләп итә.

Мөрәҗәгать БМОның хокук яклаучыларны яклау, берләшмәләрнең иреккә хокукы, фикер белдерү иреге, тарихи хәтер мәсьәләсе, хөкемдар һәм юристлар мәсьәләләрендә махсуслашкан докладчыларына атап язылган. Бу хакта "Дождь" телеканалының (Русиядә ят агент дип танылды) эфирында "Мемориал"ның юристы Татьяна Глушкова сөйләгән.

"Беренче чиратта бу хәбәрне без БМОның махсус докладчыларына җиткерәбез, игътибар итәргә өндибез һәм Русия хакимиятләренә "Мемориал"ны япмау турында мөрәҗәгать итәргә чакырабыз" дигән ул.

Алданрак "Мемориал"ның эшчәнлеген туктату ихтималына БМОның кеше хокуклары югары комиссарының офисы борчу белдергән иде.

Ноябрь башында Русия баш прокуратурасы "Мемориал" хокук яклау оешмасын ликвидацияләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы системлы рәвештә "ят агентлар" турындагы канунны бозуда гаепли.

Прокуратура фикеренчә, үзәк материалларында халыкара террорчы һәм экстремист оешмаларның әгъзаларын аклауның лингвистик һәм психологик сыйфатлары бар. "Мемориал"да искәртүләренчә, сүз хокук яклаучылар алып бара торган сәяси тоткыннар исемлеге турында бара.

"Мемориал"ны Русия фәннәр академиясенең 60тан артык галиме, Ельцин үзәге, язучы Александр Солженицынның тол хатыны Наталия Солженицына, элеккеге сенатор һәм кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Владимир Лукин, нәшрият һәм белем бирү проектлары башлыклары, шулай ук Нобель премиясе лауреатлары Дмитрий Муратов һәм Михаил Горбачев хуплап чыкты. Язучы Людмила Петрушевская исә, "Мемориал"ның эшчәнлеген туктатуны таләп итеп язылган дәгъвага протест йөзеннән Дәүләт премиясе лауреаты исеменнән баш тартты.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген тыю таләбен гаделсез дип атады.

Мәскәү Кремлендә мәхкәмә карарына кадәр бу вазгыятькә бәя бирергә иртә дип белдерделәр. Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Миңа билгеле булганча, Русия кануннарын үтәү ягыннан "Мемориал" белән бәйле проблемнар күптән бар. Бу билгеле факт" дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG