Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызраньда "Фәйзулла" мәчете мәхкәмәсе утырышы тиешле документлар туплау өчен декабрьгә күчерелде


Сызраньдагы "Фәйзулла" мәхәлләсе мәчете

Мәхкәмә утырышы барышында шәһәр администрациясеннән һәм мәчет өчен җаваплы яктан тиешле документлар әзерләп тапшыру таләп ителгән.

Самар өлкәсенең Сызрань шәһәрендә "Фәйзулла" мәчетенең канун бозып төзелүе турындагы мәхкәмә утырышы узды. Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, "Фәйзулла" мәчете каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы Ринад Шәрәфетдинов Азатлыкка белдергәнчә, мәчетне сүттерүне таләп итүче шәһәр хакимияте утырышка мәхкәмә өчен кирәкле документларны алып килмәгән. Хөкемдар администрация мәчет һәм җиргә кагылышлы барлык кәгазьләрне дә әзерләргә тиеш дигән таләп куйган.

Мәхкәмәдә шәһәр хакимияте вәкиле буларак андагы хокукый идарә башлыгы Айгөл Бәхтиярова катнашкан.

"Фәйзулла" мәхәлләсе дә берничә документ әзерләп тапшырырга тиеш. Хөкемдар мәчет вәкилләреннән төзелешне рөхсәт итүче бөтен документларны алып килүне сораган. Моннан тыш, мәчет төзелгән җирнең статусы ни өчен моңа кадәр үзгәртелмәгәнен аңлатучы кәгазь дә таләп иткән. Шәрәфетдинов сүзләренчә, бу документлар барысы да аларда бар, тик аларны мәхкәмәгә тапшыру өчен, яңартырга кирәк, ул өстәмә чыгымнар таләп итә.

Моннан тыш, мәхкәмә әлеге мәчет бинасы мәчеткә килүчеләргә дә, күршеләргә дә куркыныч тудырмый, дигән документ та сораган. Бу кәгазьләрне дә мәхәллә әзерләп бирергә тиеш.

Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 15 декабрдә булачак.

Азатлык язганча, Сызрань шәһәре төзелеш һәм архитектура комитеты Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсенә "Фәйзулла" мәхәлләсенә каршы шикаять биргән иде. Рәсмиләр мәчет бинасы канун бозып төзелгән дип тануны таләп итә. Аерым алганда, мәчет төзелгән җир дини төзелеш җире дип канунлаштырылмаган булуы әйтелә, шулай ук мәчет керешендәге баскыч кызыл сызыктан берничә метрга чыгып тора, дип тә дәгъва белдерелә.

"Фәйзулла" — Сызраньда бишенче мәчет. Аны мөселманнардан җыелган акчага 2014-2016 елларда салганнар, ә бинаны төзергә рөхсәт 1998 елда ук алынган булган. Рәсми рөхсәт белән төзелгән булуына карамастан, быел шәһәр хакимияте мәчетне канунсыз дип тану таләбе белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG