Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызрань хакимияте "Фәйзулла" мәчетен сүтүне таләп итә


Сызрань шәһәрендәге "Фәйзулла" мәхәлләсе мәчете
Сызрань шәһәрендәге "Фәйзулла" мәхәлләсе мәчете

Сызрань шәһәре идарәсе "Фәйзулла" мәхәлләсен мәхкәмәгә биргән. Рәсмиләр мәчет бинасы канун бозып төзелгән дип аны сүтүне таләп итә. Мәхәллә вәкилләре ризалашмый, мәчет төзергә рөхсәтне 1998 елда ук алган идек, шуннан соң канун берничә тапкыр үзгәрде дип белдерә.

Сызрань шәһәренең төзелеш һәм архитектура комитеты Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсенә "Фәйзулла" мәхәлләсенә каршы шикаять биргән. Рәсмиләр мәхәлләнең мәчет бинасы канун бозып төзелгән дип тануны таләп итә. Алар сүзләренчә, мәчет төзелгән җир канунлаштырылмаган, ә мәчетнең болдыры (өйалды баскычы) кызыл сызыктан чыгып тора.

Администрациянең төп дәгъвасы – мәчет хосусый торак төзелеше генә рөхсәт ителгән җир кишәрлегендә салынган. Мәчетнең болдыры кызыл сызыктан узган диелә шикаятьтә. Шәһәр идарәсе мәчет бинасын үз белдеге белән төзелгән корылма дип тануга ирешмәкче була, шуның нигезендә мәчетне мәхәллә хисабына сүттерүне дә таләп итмәкче.

Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, "Фәйзулла" мәчете каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы Ринад Шәрәфетдинов Азатлыкка сөйләгәнчә, Западная, 55 адресында урнашкан мәчет Сызраньдагы бишенче мәчет булып тора. Аны 2014-2016 елларда төзегәннәр, ә бинаны төзергә рөхсәт 1998 елда ук алынган булган.

Ринад Шәрәфетдинов
Ринад Шәрәфетдинов

"1996 елда мондагы имам Фәйзулла Бәширов татар мәхәлләсенә 46 дүрткел метр мәйданлы йорт һәм 5 сутый җир бүләк итте. Йортны һәм җир кишәрлеген без мәхәллә милеге итеп теркәттек, рәсми кәгазьләребез бар. 1998 елда без гыйбадәт йортын үзгәртеп коруга рөхсәт алдык, тик ул вакытта моңа акчабыз юк иде. 2014 елда ниһаять акчаны җыеп бетерә алганнан соң иске йортны сүттек тә мәчет сала башладык. Ул тулысынча Сызраньда яшәүче татарлардан кергән сәдака акчасына салынды. Анда ниндидер зур меценатлар яки хәйриячеләр акчасы юк, кем күпме булдыра ала шулкадәр хәер китерде – 200, 500, 1 мең сум. Сызраньда 18 мең татар яши, шуңа без мәчетне үз көчебез белән сала алдык", дип сөйләде Шәрәфетдинов.

Мәчет салыначак җирне һәм өен бүләк итеп калдырган имамның истәлеге итеп мәчеткә аның исемен биргәннәр – "Фәйзулла" дип атаганнар.

Мәчетне төзергә рөхсәт алынган булуга карамастан быел шәһәр администрациясе мәчетне канунсыз дип тануны таләп итеп мәхәлләне мәхкәмәгә биргән.

Бездә бит кануннар ел саен үзгәреп тора

"Бездә бит кануннар ел саен үзгәреп тора. Без җирнең билгеләнү төрен үзгәртмәкче идек, хосусый торак төзелеше статусыннан дини корылмалар өчен җир дип тану өчен документларны тапшырдык, тик җирнең статусын һаман да үзгәртмиләр. Яңа канун нигезендә, җирнең билгеләнү төрен үзгәртмичә, төзелешкә рөхсәт бирмиләр. Ләкин безнең 1998 елда алынган рөхсәтебез бар бит инде", дип аңлата Шәрәфетдинов.

Шәһәр администрациясе мәчетнең болдыры рөхсәт ителгәннән өч метрга чыгып тора дип тә бәйләнә. "Имеш, без яңа бина төзи башлагач, кызыл сызыктан 60 сантиметрга узып баскычлар салганбыз. Тик ул баскычлар алына торган, алар агачтан, без аны кайчан кирәк, шунда сүтеп алып куя алабыз", дип аңлата мәхәллә вәкиле.

Сызрань татарлары мохтарияте шурасы рәисе бу мәсьәлә турында шәһәр башлыгы белән дә, Самар өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр урынбасары белән дә сөйләшкән. Алар татарларның хәленә кереп, килеп туган мәсьәләне чишүдә ярдәм итәргә тырыша. "Безнең шәһәр администрациясе шундый юл тапты – баскычлар чыгып торган 3 дүрткел метр җир өлешенә безнең белән 49 елга аренда килешүе төзеде. Әмма әлегә ул килешү кулыбызда юк, миңа бу турында телефоннан шалтыратып кына әйттеләр", ди Шәрәфетдинов.

Мәхәлләнең бу мәчетне салырга 1998 елгы рәсми рөхсәте бар

Аның сүзләренчә, администрациянең мәчетне сүттерергә нигезе юк, чөнки мәхәлләнең бу мәчетне салырга 1998 елгы булса да рәсми рөхсәте бар. Алай гына да түгел, администрациянең мәхкәмәгә бирелгән шикаятьне кире алырга да мөмкинлеге бар, әмма ни өчендер алар моны эшләргә ашыкмый. "Алар җирнең билгеләнү төрен алыштырырга вәгъдә итә, ләкин мәхкәмә башкача карар чыгарырга мөмкин. Бәлки администрация мәхкәмә утырышында ук шикаятьне кире алыр", дип өметләнә ул.

Мәчетне төзүнең кануни булу-булмавын тикшереп, ике мәхкәмә утырышы булган, ләкин анда мәхәллә ягыннан катнашырга кеше юк. "Мәхәллә рәисенең мәхкәмәдә катнашырга да, документлар имзаларга да хокукы бар, тик ул ковид һоспиталендә ята. Ә минем вәкаләтләрем дә юк, ул миңа ышаныч кәгазе язып бирерлек хәлдә дә түгел. Шуңа күрә мәхкәмәне инде ике тапкыр күчерделәр. Бик мөһим булган очракларда хастаханә баш табибының ышаныч кәгазен имзаларга вәкаләте бар, ләкин мин әле аны ала алмадым", ди Шәрәфетдинов. Шул ук вакытта ул мәхкәмә, рәиснең савыгуын көтеп тормыйча, мәхәллә мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча, бу мәсьәләне бер яклы гына хәл итеп куяр дип борчыла.

Мәчет төзелгән җирне үзгәртеп рәсмиләштерү тагын 250-300 мең сумга төшәчәк, ди мәхәллә вәкиле. Ул әлегә 30 мең сум гына җыя алган. "Татар эшмәкәрләре акча юк диде, ковид чикләүләре күбесенә бик каты китереп суккан, беркемнең дә артык акчасы юк", дип сөйләде ул.

Танылган очучы, Русия каһарманы Дамир Йосыповның әти-әнисе дә Сызраньда тора, һәм алар татар мәхәлләсенең актив әгъзалары. "Бәлки Дамирның абруе да безгә мәчетне саклап калырга ярдәм итәр", дигән өметләре белән уртаклашты Шәрәфетдинов.

* * *

Сызраньдагы мәчетне сүтүне таләп итеп мәхкәмә эше башлау турында хәбәр халыкта киң таралды, бу мәсьәләне чишү эшенә Дөнья татар конгрессы, Самардагы "Дуслык" иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Русия мөфтиләр шурасы һәм башка иҗтимагый оешмалар керешкәннән соң, Сызрань мэриясе бу турыда белдерү белән чыкты. "Шәһәр администрациясе "Фәйзулла" мәчетен сүтүгә ирешергә җыенмый, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү бу корылманы канунлаштыру процедурасы белән бәйле", диелде әлеге белдерүдә.

Аерым алганда, Сызрань администрациясенең хокукый идарә башлыгы Айгөл Бәхтиярова "Волга Ньюс" басмасына хәбәр иткәнчә, төзелеш күзәтүе дәүләт инспекциясе планда каралмаган күчмә тикшерү кысаларында рөхсәтсез салынган объект корып кую фактын ачыклаган һәм бу турыда шәһәрнең төзелеш һәм архитектура комитетына хәбәр иткән. Канунга ярашлы, шундый хәбәр алганнан соң 20 көннән дә калмый җирле хакимият мәхкәмәгә рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү яки аны тиешенчә рәсмиләштерү таләбе белән шикаять бирергә тиеш.

"Сызрань администрациясе мәчетне сүтәргә җыенмады һәм җыенмый да, алай гына да түгел, аны канунлаштыру юлларын эзләү безнең өчен дә мөһим", дип аңлатты Бәхтиярова.

Шул ук вакытта, канунга ярашлы, рөхсәтсез корылма хакында хәбәр кергән көннән башлап, ул төзелгән җирнең билгеләнү төрен алыштырырга ярамый. Әлеге тыю мәхкәмәнең бу бинаны сүтүгә каршы карары яки аны тиешлечә рәсмиләштерү турында карары чыкканга кадәр гамәлдә була.

Сызрань мәчете турында мәхкәмә утырышы 22 ноябрьгә билгеләнгән.

Соңгы елларда Русиянең төрле төбәкләрендә мөселманнар мәчет төзүдә каршылыклар белән очраша. Бу турыда сентябрь азагында Казанда узган Милли шура утырышында да, Милләт җыенында да сөйләделәр. Илнең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар мәчет төзүдә кыенлыкларны хәл итүдә Казаннан ярдәм сорый. Татарстан рәсми хатлар яза, бу эшкә юристларны җәлеп итә, әмма җирле хакимият мәчетләр белән туган проблемнарны хәл итәргә ашыкмый.
Азатлык мәчет төзелеше мәсьәләсе иң кискен торган төбәкләрне барлаган иде. Алар арасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Уссурийски, Владивосток, Калининград, Дондагы Ростов, Гатчина, Рязань һәм башка шәһәрләр бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG