Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хайваннар ишегалды" (Скотный двор) – Джордж Оруэлл


Впервые на татарском! Сатирическая антиутопия Оруэлла "Скотный двор". В этой сатирической повести изображено общество животных, которых выгнали со скотного двора своего владельца, и то, как их свобода перешла к диктатуре свиньи по кличке Наполеон. Текст сокращён, аудио и перевод фраз прилагается.

"Хайваннар ишегалды" (Скотный двор)
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:09 0:00

Беренче бүлек

Бер көнне "Байлар ишегалды"ның хуҗасы мистер Джонс кетәклекләрне төнгә бикләде, ә сарайларын ябарга онытты. Исерек чакта гел оныта иде ул.

Хуҗа китүгә корылмаларда хәрәкәт башланды. Ишегалдында хөрмәткә ия бер карт чучка җыелышка чакырды һәм сүз башлады:

– Иптәшләр! Безнең тормыш ничек корылган? Әйдәгез, уйлыйк әле.

Хәерчелек, авыр хезмәт һәм үлем – менә безнең язмышыбыз. Туабыз, туярлык ашамыйбыз, егылганчы эшләтәләр, кирәгебез беткәч – үтерәләр. Арымаган, бәхетле хайван илдә юк. Әмма табигатьнең кануны шундыймыни? Илебез үз халкын ашата алмаслык хәерчемени? Юк, иптәшләр! Юк, юк, юк! Илебез бай. Алайса нигә без шундый хәлдә яшибез?! Чөнки безнең эш нәтиҗәсен кешеләр үзләренә алалар. Кыскасы, безнең бәхетсезлекнең сәбәбе – кеше.

Кеше – безнең дошманыбыз. Кеше сөт, йомырка бирми, аны җигеп булмый, куян тота алмый, берни дә җитештерми. Шулай да безнең белән идарә итә, үзенә эшләргә мәҗбүр итә.

Нишләргә соң? Баш күтәрергә! Фетнә башларга! Урамнарга чыгарга, кешене юк итәргә! Бу эшне без эшләмәсәк, киләчәк буын эшләсен. Әмма эшләсен. Без җиңәргә тиеш!

Минем сезгә сүзем шул: кеше юкка чыккач, Җир шарының барлык хайваннары бәхетле булачаклар! – дип сөйләде ул.

Чучка сөйләп бетерде һәм балачагыннан таныш хайваннар гимнын җырлады. Җырны башкалар да эләктереп алды, бергә җырладылар.

Тавышка хуҗа мистер Джонс уянды. Ул ишегалдына төлке кергән дип уйлады. Мылтыгын алды да һавага атты. Барлык хайваннар куркып таралыштылар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
байлар ишегалды – господский двор
кетәклекләрне – курятники
бикләде – запер
исерек чакта – по пьяни
Хуҗа китүгә корылмаларда хәрәкәт башланды. – После ухода хозяина в строениях началось движение.
хөрмәткә ия – достоин уважения
чучка – свинья
хәерчелек – нищета
туярлык ашамыйбыз – досыта не кушаем
табигатьнең кануны – закон природы
ашата алмаслык хәерчемени – разве настолько беден, что не может накормить
шундый хәлдә – в таком положении
эш нәтиҗәсен – результат работы
бәхетсезлекнең сәбәбе –причина несчастья
дошманыбызнаш враг
сөт, йомырка – молоко, яйца
җигеп булмый – не запряжёшь
җитештермине производит
идарә итә – правит, управляет
мәҗбүр итә – заставляет
Баш күтәрергә! – Восстать!
Фетнә башларга! – Начать мятеж!
киләчәк буын – будущее поколение
җир шарының – земного шара
балачагыннан таныш – знаком с детства
эләктереп алдыздесь: подхватили
бергә – вместе
куркып таралыштылар – в испуге разбежались

Икенче бүлек

Өч көннән карт чучка үлде. Аны бакча башында күмделәр. Март ае иде.

Киләсе өч ай дәвамында алар фетнәгә әзерләнә башладылар. Эшне җитәкләүне Ишү һәм Наполеон кушаматлы ике чучкага куштылар. Алар башта хайваннарның аңын үзгәртергә булдылар. Алар арасында шулкадәр аңгыралары бар иде. Берсе: "Мистер Джонс безне ашата. Без аңа буйсынырга һәм рәхмәтле булырга тиешбез", икенчеләре: "Бездән соң нәрсә булачагы безгә мөһим түгел", – дип сөйләделәр. Чучкалар мондый фикерләү хайванлык рухына туры килмәгәнен зур авырлык белән аңлатты.

Ә иң тупас сорауларны Молли кушаматлы ат бирде:

– Җиңсәк, шикәр бирерләрме? Ялга тасмалар үрергә рөхсәт итәрләрме?, – диде ул.

– Молли, тасмалар ул – коллык билгесе, – дип аңлатты аңа Наполеон. Әмма Молли аны аңламады бугай.

Соңгы айларда мистер Джонсның хәле яхшы түгел иде. Ул көннәр буе кәнәфидә утырды, газета укыды һәм сыра эчте. Эшчеләре ялкауланды, урларга ияләнде, кырларын чүп басты, киртәләре ауды, эшчеләре хайваннарын начар ашатты.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
киләсе өч ай дәвамында – в течение следующих трёх месяцев
эшне җитәкләргә – возглавлять работу
аңын үзгәртергә – поменять мышление
буйсынырга – подчиняться
рәхмәтле булырга тиешбез – должны быть благодарны
хайванлык рухына туры килмәгәнен – не соответствующий скотскому духу
тупас сорауларны – тупые вопросы
ялга тасмалар үрергә – заплетать ленты в гриву
коллык билгесе – признак рабства
кәнәфидә утырды– сидел в кресле
сыра эчте – пил пиво
эшчеләре ялкауландылар – рабочие обленились
ияләнделәр – повадились
чүп басты – покрыл сорняк
киртәләре ауды – обрушились заборы

Июнь җитте. Бер шимбәдә мистер Джонс күрше авылга китте һәм якшәмбе төшке аштан соң гына кайтты. Эшчеләре дә ауга китте. Хайваннарны ашатучы булмады. Аларның түземлеге бетте. Хайваннар сарайларның диварларын ватты һәм ишегалдына чыкты. Тавышка хуҗа һәм эшчеләре килде. Алар хайваннарны таяк, чыбыркы белән кыйнадылар. Тик хайваннар бирешмәде, Джонс һәм эшчеләрен куып чыгардылар. Миссис Джонс өйдән үзе качты. Шулай итеп, хайваннар көтелмәгәндә хуҗалыкта ялгыз калды.

Башта алар мистер Джонсның капканнарын, пычакларын, чыбыркыларын ташлады. Наполеон атларның тасмаларын яндырды. "Тасма – киемнең төре. Ә кием – кешегә хас әйбер", – диде ул. Аннары һәр хайванга да ярма, печән, су өләштеләр. Соңыннан барысы да "Дәүләтнең җан ияләре" гимнын җырладылар һәм йокларга яттылар. Аларның беркайчан да болай тыныч йоклаганнары юк иде әле.

Икенче көнне иреккә чыккан кайбер хайваннар мистер Джонсның барлык хуҗалыгын үзләштерделәр. Йортыннан музей ясарга уйладылар. Язарга өйрәнгән чучкалар "Байлар ишегалды" язмасын "Хайваннар ишегалды" дип алыштырдылар.

Амбарга җиде кагыйдә язылган такта эленде:

  1. ИКЕ АЯКТА ЙӨРҮЧЕ – ДОШМАН.
  2. ДҮРТ АЯКТА ЙӨРҮЧЕ ҺӘМ КАНАТЛЫЛАР – ДУС.
  3. ХАЙВАН КИЕМ КИМИ.
  4. ХАЙВАН КАРАВАТТА ЙОКЛАМЫЙ.
  5. ХАЙВАН ИСЕРТКЕЧ ЭЧЕМЛЕК ЭЧМИ.
  6. ХАЙВАН БАШКА ХАЙВАННЫ ҮТЕРМИ.
  7. БАРЛЫК ХАЙВАННАР ТИГЕЗ.

Хайваннар тырышып эшкә кереште, печән җыйды. Эшне чучкалар җитәкләде, алар идарә итте. Җәй буе ферма гөрләп эшләде. Молли белән мәче генә ялкауландылар. Хайваннар мистер Джонс киткәч яхшырак ашый, күбрәк ял итә башлаганнарын аңлады. Җәмгыять эшләре белән дә шөгыльләнделәр, бер-берсен язарга өйрәттеләр. Якшәмбе көннәре җыелышлар уздырдылар. Анда да лидер буларак Наполеон чыгышлар ясый иде.

Озакламый Наполеонның уң кулы – Ишү кушаматлы чучка җиде кагыйдәне берләштерде дә: "Дүрт аяк – яхшы, ике аяк – начар", – дип элеп куйды.

Яхшы ашагач, сыерлар да сөтне яхшы бирә башлады. Ә бер көнне бөтен сауган сөт югалды...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
төшке аштан соң – после обеда​
түземлеге бетте – кончилось терпение
сарайларның диварларын ваттылар – разрушили стены сараев
чыбыркы – кнут
бирешмәделәрне сдались
киемнең төре –​ вид одежды
кешегә хас – свойственно человеку
ярма, печән – зерно, сено
дәүләтнең җан ияләре – твари государства
иреккә чыккан – освобождённый
җиде кагыйдә язылган прописано семь правил
канатлылар – владеющие крыльями
исерткеч эчемлек – опьяняющий напиток
эшкә керештеләр – принялись за работу
гөрләп – как часы
җәмгыять эшләре – общественные работы
Якшәмбе җыелышлар уздырдылар. – По воскресеньям проводят собрания.
озакламый – вскоре
югалды – пропал

Өченче бүлек

Чучкалар бер корылманы үзләренә алды. Төрле комитетлар булдыру Ишүнең яраткан һөнәренә әйләнде. Йомырка салу комитеты, Сыерларның койрыгын чистарту комитеты, Кыргый иптәшләрне (күсе һәм йорт куяннарын) тәрбияләү ассоциациясе, сарыклар өчен "Иң ак йон" һәм башка хәрәкәтләр булдырды. Шулай итеп, ул барлык хайваннарны да контрольдә тота башлады.

Озакламый сөтнең кая югалганы да билгеле булды. Аны чучкалар алган икән. Шулай ук алар үзләренә бөтен коелган алмаларны җыеп бирергә боерды. Кайберәүләр тавышлана башлады. Әмма чучкалар аларны туктаттылар. "Без бит сөт һәм алмаларны эгоист булганга алмыйбыз. Алар чучкаларның сәламәтлеге өчен файдалы. Ә без ферманың барлык эшен башкарабыз. Көн-төн йокламыйбыз, сезнең турында уйлыйбыз. Без моны эшләмәсәк, Джонс бит кире кайтачак", – диде чучкаларның берсе. Мондый аңлатуга хайваннар күнделәр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
корылманы – сооружение​
яраткан һөнәренә – в любимое занятие
кая югалганы да билгеле булды – стало известно, куда пропало
коелган алмаларны – упавшие яблоки
Кайберүәләр тавышлана башлады. – Некоторые начали возмущаться.
сәламәтлеге өчен файдалы – полезно для здоровья
күнделәр – смирились

Дүртенче бүлек

Җәй азагында "Хайваннар ишегалды"нда булганнарны ярты ил белде. Фермерлар бу хәл турында үзләрнең хайваннары белер дип борчылды. Әмма хәрәкәт инде башланган иде. Тиздән "Илнең җан ияләре" турында хәбәр бөтен илгә таралды. Октябрь башында мистер Джонс һәм эшчеләре ферманы кайтармакчы булды. Әмма хайваннар һөҗүм турында белде һәм элекке хуҗаны кертмәде. Моның өчен "Хайваннар ишегалды"нда чучкаларга хәрби казанышлар өчен 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге Герой исемен бирделәр. 12нче октябрь Сыер абзары каршындагы сугыш көне дип игълан ителде.

"Хайваннар ишегалды"ндагы тыныч тормыш озак булмады. Наполеон һәм аның уңкулы Ишү арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Беренчедән, хайваннарның бер өлеше Ишүне күбрәк хөрмәт итә иде. Шуңа аны гына тыңлый иделәр. Икенчедән, Ишү тегермән сызымнары ясый иде. Тегермән фермага ток җибәреп, хайванарның эше кимиячәк дип уйлый иде ул. Ә бу аларга күбрәк аралашырга һәм китаплар укырга мөмкинлек бирер иде.

Наполеон тегермән куюга каршы булды. Көчләрне "Хайваннар ишегалдын" саклауга юнәлтергә кирәк, дип саный иде ул. Чираттагы җыелышта Наполеон Ишү өстенә тугыз усал этне җибәрде. Ишү фермадан качты. Моннан соң барлык карарларны чучкаларның ябык комитеты кабул итәчәк, дип игълан ителде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
ярты ил – полстраны​
хәрәкәт – движение
бөтен илгә таралды – распространилось по всей стране
кайтармакчы булдылар – пытались вернуть
һөҗүм турында – о нападении
хәрби казанышлар – военные достижения
тыныч тормыш – спокойная жизнь
тегермән сызымнары – чертежи мельницы
ток җибәрәчәк – пойдёт ток
эше кимиячәк – работа уменьшится
тегермән куюга – как только поставили мельницу
чираттагы җыелышта – на очередном собрании

Бишенче бүлек

Кыш, яз, җәй буе хайваннар тырышып эшләде. Тегермән әкрен төзелде. Кадак, керосин, баулар һ.б. кирәк-ярак җитми башлады. Наполеон тышкы дөнья белән хезмәттәшлек итәргә уйлады. Хайваннар һәм кешеләр арасында арадашчы итеп мистер Сопли куелды. Тегермәнне төзү дәвам итте.

Ноябрьдә көчле җил тегермәнне җимерде. Наполеон моны Ишү эшләгән дип уйлады. Хайваннарга аңа ышанып ялгышканнары турында әйтте.

Кыш көне тегермәнне яңарта башладылар. Тик гыйнварда тагын бер авырлык килде – ашлык бетте. Капланмаган бәрәңге карала башлады. Фермага ачлык куркынычы янады. Наполеон ашагыч план уйлап тапты. Тавыкларның йомыркаларын сатып ярма алды. Тавыклар каршы булды, әлбәттә. Әмма аларны ашатмый башладылар, һәм алар биреште. Ачлыктан тугыз кош үлде.

Фермада яшәүчеләр тормышлары сыйфатлы түгел икәнен аңлады. Алар башка төрле киләчәк турында хыялланды. Ә бүген аларның иреге юк, алар ач иде.

Наполеонның шәхес культы үсте. Хайваннар Наполеонга шигырьләр багышлады. Төзелгән тегермәнгә аның исемен бирделәр.

Хайваннарны киләчәк пенсия кызыксындыра башлады. Әмма аларга беркем дә түләргә теләмәде. Ишегалдына тагын ачлык килде. Көрәшче кушаматлы атның үпкәләре эшләми башлады. Аны хастаханәгә салырга теләделәр. Әмма атны суярга алып киттеләр. Башкаларга хастаханәдә табиблар каршында үлде диделәр. Ачлык һәм кайгыдан хайваннар эчә башлады.

Еллар узды. Фетнәдә катнашкан күпчелек хайваннар үлде. Ә этләр һәм дуңгызлар башкалар исәбенә баеды, ике аякта йөри башлады һәм кагыйдәне тагын үзгәртте. Хәзер ул: "Дүрт аяк яхшы, ике аяк – тагын да яхшырак", – дип яңгырый иде. Шулай ук: "Барлык хайваннар да тигез. Әмма кайберләре башкаларыннан тигезрәк", – дигән девиз да чыгардылар.

Тора-бара дуңгызлар кеше киемен киде һәм кешеләр белән аралаша башлады. Алар өчен "Хайваннар ишегалды"нда кичәләр уздыра башладылар, күңел ачарга ярдәм иттеләр һәм ишегалды буйлап экскурсияләр оештырдылар.

Дуңгызларның икътисад эшләре буенча ярдәмчесе мистер Калмингтон кешеләр һәм дуңгызларның мәнфәгатьләре уртак, дип игълан итте.

Наполеон ферманы яңадан "Байлар ишегалды" дип атады.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кадак – гвоздь​
баулар – верёвки
кирәк-ярак җитми башлады – стало не хватать необходимой мелочи
тышкы дөнья белән хезмәттәшлек итәргә уйлады – решил сотрудничать с нынешним миром​
капланмаган бәрәңге – неукрытый картофель
каршы булмадылар – не воспротивились
шәхес культы үсә – культ личности растёт
исемен бирделәр – дали имя
хастаханәгә салырга – положить в больницу
суярга – заколоть
табиблар каршында – перед врачами
кайгыдан – от горя
башкалар исәбенә баедылар – обогащались за счёт других
тигез – равны
тигезрәк более равны
тора-бара – со временем
күңел ачарга – веселиться
мәнфәгатьләре уртак – потребности общие
игълан итте – объявил

***

Ну и как вам, интересно? Всё ли понятно? Вам также могут понравится эти произведения:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Хайваннар ишегалды

Тест: Хайваннар ишегалды

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG