БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
...Паркланган машиналар күп, әмма барысы да иске иделәр. Мин иң яңасын, 95нче елгысын сайладым. Ул этлеккә барыр өчен генә яраклы иде. Дусларым Тём, Джордж һәм Пит артка утырды, мин машинаны кабыздым. Башта без картлачларны куркытып, мәчеләрне куып йөрдек. Аннан алдан әзерләнгән "Чакырылмаган кунак" операциясен башкарырга киттек.
Ниһаять, коттеджлы бистәгә җиттек. Бер йортның капкасына килеп туктадым. Иптәшләремә артык сөйләшмәскә, җитди булырга куштым. Үзем ишеккә таба киттем, шакыдым. Кемнеңдер аяк тавышы ишетелде, аннан ишек ачылды, әмма тулысынча түгел, ул чылбырга эләктерелгән булып чыкты. Миңа кемнеңдер күзе карый иде. Бу яшь бер себерке иде. Мин асыл затларча итәгатьле сөйләштем.
– Кичерегез, ханым, – дидем мин аңа. – Без иптәшем белән якында йөри идек. Аңа нидер булды, ул юлда хәлсез ята. Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, телефоныгыз юк микән?
– Безнең телефон юк шул, кызганыч, – диде себерке. Шулчак ир-ат тавышы ишетелде.
– Кадерлем, ни булды анда?
Мин тамагымны кырдым да мескен тавыш белән:
– Су эчәргә кертмәссез микән аны? Ул аңын югалтты бугай, – дип катырак әйттем.
иң яңасын – самую новую
сайладым – выбрал
этлеккә барыр өчен яраклы – чтобы пойти на темное (собачье) дело подойдёт
машинаны кабыздым – завёл машину
картлач – старик
мәчеләрне куып – гоняя котов
алдан әзерләнгән – заранее подготовленное
чакырылмаган кунак – незваный гость
ишеккә таба – к двери
чылбырга эләктерелгән – затворена цепью
себерке – метла; здесь: оскорбительная форма обращения к женщинам (легкого поведения)
итәгатьле сөйләштем – разговаривал по-доброму
Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. – Надо вызвать скорую помощь.
кадерлем – дорогая
тамагымны кырдым – прокашлялся
аңын югалтты бугай – кажется, потерял сознание
Хатын миңа көтәргә кушты да, каядыр китте. Ул арада дусларым да килеп җитте. Без битлекләрне кидек. Ә мин чылбырны салдырдым. Хуҗада минем ясалма тавышым ышаныч уятты бугай, ул ишекне бикләмәгән иде. Без өйгә кердек. Теге итәк курыкты. Аның янында күзлекле яшь бәндә тора иде. Ул язучы булып чыкты, язу машинасында яңа әсәрен яза иде. Китапның атамасын карадым: "Ачкычлы әфлисун". Бигрәк тә җирәнгеч атама иде бу. Берничә җөмләсен укыдым. Анда алла, миһербанлык турында язылган иде. Мин китапның битләрен ерта башладым.
– Нәрсә кирәк сезгә? Китегез моннан, югыйсә куып чыгарам! – диде бәндә. Тём кычкырып көлде. Аннан ул аның йөзенә сукты. Уңнан, сулдан, бик каты сукты. Ирнең авызыннан шарәп сыман куе кызыл кан чәчрәде.
Себерке камин янында тора иде. Аның авызыннан ыңгырашкан тавышлар гына чыкты. Шулвакыт аш бүлмәсеннән Джордж һәм Пит чыктылар. Алар нәрсәдер чәйни иде. Егетләр язучыны идәннән күтәрделәр дә, кулларын бәйләделәр. Тём камин янындагы себеркене идәнгә яткырды. Мин аякларын тоттым. Без аны чиратлашып көчләдек. Башта өчебез тоттык, беребез көчләде, аннары икенчебез... Моны аның ире күреп торды. Башта ул сүгенде, кычкырды. Аннары аңы чуалды бугай: берни дә дәшмәде, карашы томанлы иде.
Без себерке белән эшне тәмамладык. Әмма кан кызган иде, болай гына китеп булмады. Бар нәрсәне җимерә башладык. Язу машинасы, өстәлләр – барысын да. Тём камин учагын сиеп сүндерде. Шуннан соң гына киттек.
чылбырны салдырдым – снял цепь
ышаныч уятты – вызвал доверие
итәк – юбка; здесь: = женщина
җирәнгеч атама – противное название
ерта башладым – начал рвать
куе кызыл кан чәчрәде – брызнула густая красная кровь
ыңгырашкан тавышлар – звуки стона
аш бүлмәсеннән – из кухни
нәрсәдер чәйниләр – что-то жуют
чиратлашып көчләдек – по очереди насиловали
сүгенде – матерился
аңы чуалды – разум помутнел
кан кызган – кровь вскипела
җимерә башладык – начали рушить
язу машинасы – печатная машинка
сиеп сүндерде – помочился (на огонь) и потушил
Ярты юлда бензин бетте. Машинаны тапмасыннар дип аны елгага батырдык. Шәһәргә поездда киттек. Анда "Сыер" дигән барга кердек. Дөрес, безнең инде йокы килә иде. Без бит әле яшүсмерләр, икенче көнгә мәктәпкә барасы иде. Әмма барга керү теләге, уңышлы операцине бәйрәм итү теләге зур булды.
Иртән мәктәпкә киттем. Каршыма полисмен очрады. Ул мине күптән белә иде. Берничә тапкыр тоткарлаганы да булды. Тәртипне төзәтә торган яшьүсмер җинаятьчеләр мәктәбенә дә ул урнаштырган иде мине.
– Алекс, – диде ул. – Аңламыйм мин сезне. Менә синең атаң-анаң бар, ач түгелсең, сәламәт. Нәрсә җитми сезгә? Эчеңдә шайтан утырамы әллә? Кичә берничә кешене кыйнаганнар, пычак кадалган кеше дә бар. Боларның берсе генә дә синең эшең булса, төрмәгә эләгәчәксең, – дип башымны ашады.
– Минем әлегә бернинди дә начарлык эшләгәнем юк, сэр, – дидем мин аңа. Үзем ыржайдым гына.
Берничә көннән дуслар белән яңа "эшкә" киттек. Шәһәрдә мәчеләр асраучы бер карт хатын бар иде. Ул көмеш сата. Без аны таларга бардык. Аны үтергәндә, полиция килде, безне алып киттеләр.
Мине монда каты кыйнадылар. Аяк-кулларыма, аркама, эчемә типтеләр. Аннан сорау алдылар. Миһербанлыкка ышанган кешеләргә каршы булу минем өчен горурлык иде. Мин махсус мәктәптән чыканнан бирле кылган эшләремне сөйләдем. Кыйнаулар дисеңме, талаулар, көчләүләр – барысы турында да сөйләдем. Стенографист барысын да теркәп барды. Яңа битне язган саен аның йөзе агара торды. Азакта ул аңын югалтыр хәлгә җиткән иде.
Икенче көнне мине баш коп янына чакырдылар. Мәчеләрнең хуҗасы, карт җырчы, хастаханәдә үлгән икән. Бу юлы мин көчемне чамаламаганмын. Димәк, тәмам. Ә миңа бит әле унбиш кенә яшь.
"Сыер" – "Корова"
яшьүсмерләр – подростки
яшьүсмер җинаятьчеләр мәктәбенә – в школу малолетних преступников
төрмәгә эләгәчәксең – попадёшь в тюрьму
мәчеләр асраучы – кошатница
көмеш сата – продаёт серебро
таларга – грабить
сорау алдылар – допросили
миһербанлыкка ышанган кешеләргә – верящим в милосердие людям
хастаханәдә үлгән – умерла в больнице
чамаламаганмын – не рассчитал
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Мине ундүрт елга утырттылар. Менә инде ике ел 84-ф төрмәсенең бук төсендәге формасын киям.
Төрмәдә безне ходай кануны буенча яшәттеләр. Минем вазифам бар иде. Гыйбадәт башланганчы һәм тәмамлангач, мин махсус музыка куярга тиеш идем. Безгә гөнаһларын танымаган, начар гамәлләренә үкенмәгән кешеләрне тәмуг көткәне турында сөйләп тордылар. Шулай итеп безне, мине тәрбияләргә тырышалар иде.
Бер көнне мине төрмәнең рухание күрергә тели, диделәр. Мине аның янына озаттылар. Каршысында ярым буш виски стаканы тора иде. Ул минем белән җитди сөйләшә башлады.
– Тыңла мине, Аллаһның колы, – диде ул. – Бик катлаулы мәсьәлә турында сүз бара. Синнән, 6655321нче номер, яхшы малай ясарга телиләр. Синдә явызлык эшләү, канун бозу теләге башка тумаячак. Син моны аңлыйсыңмы?
– Яхшы булу бик әйбәт бит инде ул, – дим мин, ә үзем көләм. Ә рухани җитди дәвам итә.
– Яхшы булу – ул бик катлаулы, улым. Аллаһка нәрсә кирәк соң? Аңа ягымлылыкмы яки ягымлылыкны сайлау кирәкме? Бәлки, начарлыкны сайлаган кеше яхшылыкны үзе теләмичә сайлаган кешедән яхшырактыр? Бу тирән фикерләр, балам. Әмма киләчәктә мине искә төшерсәң, ачуланма, синең булачак хәлләргә минем кулым кагылган, дип уйлама. Әйе, бу коточкыч: сине рухи сайлаудан мәхрүм итәләр. Аллаһ барыбызга да ярдәм итсен, – дип тәмамлады рухани һәм елап җибәрде.
Мин аның сүзләреннән янә көлдем генә. Яхшы бәргән моңа виски, дип уйладым. Ә икенче көнне мине төрмәдән чыгардылар. Әмма бу ирек түгел иде әле.
Төрмә сакчылары мине ак халатлы бер бәндәгә тапшырды.
– Сез бу кабәхәткә бик миһербанлы булмагыз. Ул нинди кабәхәт булган, шундый булып калачак, – диделәр алар. Табиб исә ягымлы итеп елмайды да: "Карарбыз", – дип кенә әйтте. Мине чиста бүлмәгә керттеләр. Монда челтәрләр, өстәл лампасы бар иде. Хәтта, заманча пижама, халат, башмаклар да бирделәр. "Менә бит, Алекс! Менә нинди тормыш килде", – дидем мин үземә.
Бераздан табиб керде. "Мин доктор Бранум, мин доктор Бродскийның ярдәмчесе", – диде ул һәм стетоскоп чыгарды.
– Сез мине монда нишләтмәкче буласыз? – дип сорадым мин.
– Әллә ни түгел инде... Сезгә берничә фильм күрсәтәчәкбез.
– Менә сиңа мә! Мин кинога йөриячәкменме?!
– Бу бераз үзенчәлекле фильмнар булачак, – диде табиб. Шулай ук миңа ашаган саен витаминнар ясаячакларын да әйтте. Мин үзем эчемнән яңа тормыш башлана ахыры, дип уйладым.
Беренче тапкыр киносеанска килдем. Зал гадәттәге кинозал кебек түгел иде. Бер диварда экран, берсендә диаграммалы компьютер, ә уртада, теш табибыныкы сыман, кәнәфи тора. Залда өч табиб бар иде. Кинәт алар минем кул һәм аякларны шул кәнәфигә бәйли башладылар. "Туктагыз, мин бит үзем теләп карыйм, мине бәйләргә кирәкми", – дидем мин аларга көлеп. Әмма карышмадым. Шунысы гына ошамады: табиблар ниндидер кыстыргычлар ярдәмендә күз кабакларын тарттырдылар. Бу көнне мин беренче тапкыр доктор Бродскийны күрдем. Аның янында доктор Бранум тора иде.
Менә фильм кабынды. Аның исеме дә, башка язулар да юк иде. Урам күренеше. Юлдан бер картлач бара. Кинәт ике егет чыкты һәм аны кыйный башлады. Алар аннан котлет ясадылар дияргә була. Картның йөзен зурайтып күрсәттеләр. Ул канга баткан иде. Аны күргәч, нигәдер хәлем начарайды.
Аннан икенче фильм башланды. Бусында яшь хатын-кызны күрсәтәләр. Аны көчлиләр иде. Башта берсе, аннары ике, өч, дүртенчесе. Фильм хакына кем үзен шулай көчләттерер иде икән? Бу бик яхшы монтаждыр, күрәсең. Көчләү күренешләренә куркыныч көй кушалар. Миңа караган саен начар була башлады, косасым килде. Шунда компьютер ягыннан доктор Бродскийның тавышы ишетелде: "Реакция 12,5 дәрәҗәсендәме? Ярый, начар түгел".
Чираттагы видеода кешенең йөзен генә күрсәтәләр. Аны төрлечә газаплыйлар, төрле кабәхәтлекләр эшлиләр иде. Башта бритва белән күзен, битен кистеләр, аннары каргаборын белән берешәрләп тешләрен суырып алдылар. Кан экранга чәчрәде. Минем хәлем мизгел саен авырайды. "Чынбарлык була алмый бу", – дип уйладым мин. Күзләремне йомарга теләдем, тик булмады. Торырга теләдем – аяк-кулларым бәйле иде. Доктор Бродскийның "яхшы, бик яхшы" дигән сүзләре генә ишетелде.
вазифам – обязанность
гыйбадәт башланганчы һәм тәмамлангач – до начала богослужения и после
гөнаһларын танымаган – не признавшие грехов
гамәлләренә үкенмәгән – не жалевшие о поступках
тәмуг – ад
төрмәнең рухание – священник тюрьмы
Бәлки, начарлыкны сайлаган кеше яхшлыкны үзе теләмичә сайлаган кешедән яхшырактыр? – Быть может, выбравший плохое лучше того, кто выбрал хорошее не по своей воле?
минем кулым кагылган – что моя рука коснулась
кабәхәт – сволочь
ярдәмчесе – помощник
үзенчәлекле – своеобразный
теш табибы – зубной врач
кәнәфи – кресло
карышмадым – не противился
ниндидер кыстыргычлар ярдәмендә күз кабакларын тартырдылар – при помощи каких-то прищепок натянули веки
косасым килде – тошнило
каргаборын белән берешәрләп тешләрен суырып алдылар – плоскогубцами по одному вырвали зубы
чәчрәде – брызнуло
мизгел саен авырайды – с каждым мгновением становилось хуже
чынбарлык – действительность
Яңа видео башланды. Ниндидер малай-шалай кечкенә кибет хуҗасын – бер хатынны кыйный. Кибетенә ут төртә. Кибетче басарга тели, тик аның аягы сынган. Минем косасым килә!!! Мин савыт сорап кычкырам. Ләкин миңа: "Сиңа шулай тоела гына. Барысы да әйбәт. Без әле башладык кына", – диделәр дә көлделәр, һәм яңа фильмны кабыздылар.
Сеанс азагында доктор Бродский мине җилкәмнән какты. "Яхшы, бик яхшы, өметле очрак", – диде. Башка табиб иртәгәсен дә икенче сеанс булачагын әйтте.
– Тагын шуны караргамы? Бу коточкыч! – дидем мин.
– Әлбәттә, котычкыч. Көчләү ул – коточкыч күренеш. Без сезне шуннан дәвалыйбыз да инде. Тәнегез аша аңыгызны чистартабыз, – диде табиб елмаеп. – Сезгә начар булды, чөнки сез тереләсез. Сау кеше явызлыкка карата курку хисе кичерә...
Кич яныма тагын бер картлач керде. Ул төрмәдән чыккан кешеләргә иҗтимагый ярдәм күрсәтүче икән. Портфеленнән кәгазьләр чыгарды һәм сораулар бирде бу.
– Моннан чыккач, нәрсә белән шөгыльләнергә телисез? – диде ул. Алар теләгәнне эшләсәм һәм сөйләсәм генә, моннан чыгачагымны аңладым.
– Өйгә картлачларым янына кайтам, – дидем мин.
– Кем янына?
– Туган йортыма, ата-анам янына.
– Аңлашылды...
Аннан бу бәндә миңа эш урыннары тәкъдим итә башлады. Янәсе, чыккач эшкә урнашырга кирәк. Китте ди! Башта ял итәргә кирәк. Аннары берәр кассаны таларга да кесәне акча белән тутырырга була. Мин бу турыда соңрак сөйләшергә сорадым. Бәндә ризалашты. Чыкканда ул миңа бик сәер сорау бирде: "Син минем чырайга менеп төшәргә теләмисеңме?"
– Нигә, – дип сордым.
– Терелүеңне тикшерергә кирәк, – диде ул һәм иелде.
Мин йодрыгымны кыстым һәм җитез хәрәкәт ясадым. Әмма аның битенә эләкмәдем. Йодрыгым һавага гына сукты. Йөзен алып өлгерде бу. Моннан соң нигәдер хәлем китте, тагын косасым килде. Ник алай булды – аңламадым.
Бераздан минем классик музыканы яратканымны белделәр. Куркыныч фильмнарны күрсәткәндә, хәзер яраткан көйләремне куя иделәр. Бу олы газап иде. Яраткан матур музыка һәм көчләү эпизодларын бергә кушу коточкыч булды. Әмма бу терелү процессы өчен кирәк, диделәр. Мондый сеанслардан соң, классик музыканы сүндерүне үтендем. "Аңладым, барысын да аңладым. Көчләү начар икәнен дәлилләдегез", – дидем мин аларга. Тик бу булышмады. Аларча, мин әле һаман авырый идем.
Ике атнадан миңа: "Иртәгә иреккә чыгасың", – диделәр. Ишеткәнемә үзем дә ышанмадым. Миңа барлык киемнәремне бирделәр, хәтта пычак, кырынгычны да кайтардылар...
Минем белән ниндидер сәер хәл булды. Китәсе көнне мине тагын кинозалга алып килделәр. Монда Бродский, башка докторлар, ниндидер министр бар иде. Алар мине нигәдер "объект" дип атады. Шуннан ут сүнде һәм минем яныма бер бәндә килде.
– Тәмәкең, акчаң бармы? – дип сорады ул. Элек мин аны канга батырыр идем. Тик ул көнне каршы сүз дә әйтә алмадым.
– Гафу итегез, тәмәкем да, акчам да юк шул, – дип җавап бирдем. Ә үзем хәлем беткәнне сиздем. Аңа нәрсә дә булса бирергә теләдем һәм кесәмнән кырынгычны чыгардым. Алмады. Шуннан мин:
– Сезнең өчен нәрсәдер эшләргә телим. Мәсәлән, ботинкаларыгызны чистартырга рөхсәт итегез. – Һәм, ышанасызмы, эх, анаңны!.. иелдем һәм телем белән ботинкаларын ялый башладым!!
Залда барысы да көлделәр.
– Нәрсә әйтерсез, министр әфәнде? – диде Бродский.
– Явызлык эшләмәве бик яхшы, әлбәттә. Әмма хәзер аның бернинди әхлакый сайлау мөмкинлеге дә юк бит.
– Без мотивация табарга ярдәм итмибез. Иң мөһиме – явызлыкны җиңү һәм төрмәләрне бушату, – диде Бродский. Минем турында барысы да онытты.
Мине тагын сынадылар. Залга шәрә итәк керде. Мин аны шунда ук көчләргә теләдем. Әмма, киресенчә, аңа гашыйк булуымны гына аңлата башладым. Кыскасы, мин тәмам "терелдем"...
җилкәмнән какты – постучал по спине
Тәнегез аша аңыгызны чистартабыз – Через тело очищаем разум
иҗтимагый ярдәм күрсәтүче – оказывающий общественную помощь
бәндә – тип
чырайга менеп төшү – дать по морде
терелүеңне тикшерергә – проверить выздоровление
йодрыгымны кыстым – сжал кулак
җитез хәрәкәт – резкое движение
сүндерүне үтендем – умолял о помощи
дәлилләдегез – доказали
Иртәгә иреккә чыгасың – Завтра выйдешь на свободу
каршы сүз – против (говорить)
ялый башладым – начал лизать
төрмәләрне бушату – опустошение тюрем
Мине тагын сынадылар. – Меня снова испытали.
шәрә – нагой, голый
"Дәвалау" беткәч туган йортыма кайттым. Аны танып булмый иде. Подъезддагы оятсыз рәсемнәр дә, сүгенүләр дә юк иде инде. Фатирга кердем. Бүлмәмдә бер чит бәндә яши иде. Әти-әнидән аңлатуларын сорадым.
– Ул син үтергән хатынның улы Джо, мәчеләре калды. Аларга ярдәм итәргә кирәк иде. Без аны алып кайттык. Куып чыгарырга ярамый, – диде әти.
Аңлашылды. Мин гел газапландым. Хәзер дә минем газаплануымны тели иделәр. Мине беркем дә яратмый.
– Ярар, – дидем мин. – Мин китәм. Ә сез, намуссызлар, үзегезчә яшәгез.
Шулай дидем дә чыгып киттем. Кая барганымны да аңламадым. Пластинкалар сата торган кибеткә кердем һәм кибетчедән Моцартның 40 нчы симфониясен сорадым. Кибетче кабызды. Эх, анаңны!! Каһәр суккан табиблар аркасында хәзер музыка тыңлаганда да, кузалдыма көчләү эпизодлары килә иде. Иң яраткан нәрсәмнән дә мәхрүм иттеләр.
Мин котырдым. Кемне дә булса кыйныйсы, кан агызасы килде. Әмма булмады. Көчләү турында уйлаганда да хәлем китә иде. Мин урамнарда йөрдем дә йөрдем. Кая барганымны да белмәдем. Ниһаять, бер йортка килдем дә, ишеген шакыдым. Аннан бәндә чыкты.
– Мине полиция кыйнады. Ярдәм итегез! – дидем мин. Бәндә мине кертте.
Бүлмәдә камин, өстәлдә язу машинасы бар иде. Мин шунда ук кайда икәнемне аңладым. Язучы гына мине танымый иде. Монда килгәндә без бит битлекләрдән идек. Мин китапның атамасын исемә төшердем: "Ачкычлы әфлисун".
Язучы мине сораштырды, төрмәгә ничек эләккәнемне сорады. Мин, әлбәттә, җинаятьләрнең корбаннарын, полицияне гаепләдем. Аны күбесенчә мине "дәвалау" ысуллары кызыксындыра иде.
– Синең сайлау мөмкинлеген урлаганнар. Сайлау иреге булмаган кеше – бәхетсез кеше. Мәҗбүриләп яхшылыкка өйрәтеп булмый, – диде ул. – Хөкүмәтнең бу явызлыгын туктатырга кирәк.
Аннары язучы хатыны турында сөйләде. Теге төннән соң ул үлгән икән. Минем тагын хәлем китте. Бу язучы мине таныйдыр сыман тоелды. Әмма нигә ул миңа ярдәм итәргә тели?
Бу сорауга җавапны соңрак белдем. Бер көнне язучы өч кешене чакырды. Алар хөкүмәтнең "дәвалау" ысулларын сүктеләр һәм миңа ярдәм итәргә сүз бирделәр. Алар мине өч бүлмәле бер фатирга китерде. "Үзеңне өйдә сыман хис ит", – дидләр һәм ялгызымны калдырдылар. Алар китүгә күрше фатирда бик каты музыка уйный башлады. Ул һаман көчәя дә көчәя иде. Мин чыгарга теләдем – ишек бикле булды. Шунда инде моңарчы уйлаган фикер исемә төште – үземә кул салу. Әмма бау тапмадым. Өстәлдә яткан китапларга күзем төште. Берсенең исемендә "үлем" сүзе, икенчесендә ачык тәрәзәдән чыгу турында ниндидер ике тиенгә ярамаган сүзләр язылган иде. Озак уйламадым. Бүлмәдә тәрәзә ачык иде. Сикердем.
Атна ярым узгач, хастаханәдә уяндым. Башым, кулларым, аякларым бәйләнгән иде. Яныма мине фатирда бикләгән кешеләр килде. Аларның максаты – мине үтерү булган икән. Шулай итеп алар хөкүмәтнең хаксызлыгын күрсәтергә теләгән. Нәтиҗәдә мине ике як та үз файдасына кулланган. Җинаятьчеләр берникадәр дәрәҗәдә үзләре дә корбаннар димәк. Сәяси көрәшләр корбаннары.
Хастаханәдән мин чын мәгънәсендә терелеп чыктым. Бу соңрак аңлашылды. Башта мин, элекке сыман, көчләү, талау, кан кою кебек эшләр белән шөгыльләндем. Әмма тиздән боларның миңа кызыгы бетте. "Мин бүтән болай яшәргә теләмим", – дидем мин дусларыма һәм икенче юлга бастым. Бу карарымны бер очрашу көчәйтте.
Бер көнне иске дустым Питны очраттым. Анаңны, мин сиңа әйтим!! Ул хатыны белән иде! Пит?! Минем белән касса талаган, итәкләрне көчләгән, картлачларны канга батырган Пит... өйләнгәнме?!
– Мин үстем, олыгайдым бугай, – диде ул миңа. – Хәзер мин бер оешмада ярдәмче булып эшлим. Күп түләмиләр, әлбәттә. Ләкин яшәргә җитә. Кечкенә генә фатирыбыз бар. Хәзер менә дуслар белән бер пабка күңел ачарга барабыз. Син дә кушыл...
Ул вакытта мин ишеткәннәрем, күргәннәремә ышанмадым. Ә хәзер менә үзем дә кешегә тимим, хокукын бозмый, тыныч яшим. Яшүсмер чак, яшьлек нинди генә акылсыз һәм явыз булмасын, кеше барыбер кешелекле булып калырга тиеш икән.
котырдым – взбесился
танымый – не узнаёт
сайлау мөмкинлеген урлаганнар – украли возможность выбора
сайлау иреге – свобода выбора
мәҗбүриләп – принудительно
хөкүмәт – правительство
хастаханәдә уяндым – проснулся в больнице
хаксызлыгын күрсәтергә – показать неправоту
кызыгы бетте – пропал интерес
икенче юлга бастым – встал на другой путь
карарымны көчәйтте – усилил решение
кушыл – присоединяйся
*****
Этот текст подготовлен в рамках подкастов "Татарча 5 антиутопия" проекта "Әйдә! Online". Не пропустите и другие антиутопии на татарском языке:
- "1984" татарча (на татарском) – Джордж Оруэлл
- И, могҗизалы яңа дөнья (О дивный новый мир) — Олдос Хаксли
- "Мал утары" (Скотный двор) – Джордж Оруэлл
- Чебеннәр хакиме (Повелитель мух) — Уильям Голдинг
Другие наши тексты доступны для чтения и прослушивания здесь.
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.