Accessibility links

Кайнар хәбәр

И, могҗизалы яңа дөнья (О дивный новый мир) — Олдос Хаксли


В рамках проекта "Антиутопия татарча" предлагаем вам ознакомиться с произведением Олдоса Хаксли "О дивный новый мир", предостерегающий от возможного в будущем захвата власти кучкой интеллектуалов-технократов. Мы подготовили пересказ этого произведения на татарском, с аудио и переводом ключевых фраз.

И, могҗизалы яңа дөнья
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:23 0:00

Беренче бүлек

Утыз дүрт катлы бина ишегендә: "УРТАКЛЫК, ОХШАШЛЫК, СТАБИЛЬЛЕК" дип язылган. Бинада аталандыру бүлмәсе бар. Шунда өч йөз белгеч микроскоптан нидер күзәтә. Алар өйрәнгән күренешне бер профессор студентларга аңлата. Йомырка күзәнәгеннән "раса"лар туа икән: альфа, бета, гамма, дельта һәм эпсилоннар. Әлеге "раса"ларны йөрткән балалар үскәндә "бозылмасын" өчен, аларны бик игътибар белән тәрбияләргә кирәк, – дип аңлата лаборатория мөдире.

Мәсәлән, альфалар – иң алдынгы катлам, ягъни технологияләрне булдыручылар; эпсилоннар исә – иң түбән дәрәҗәдәге кешеләр, аларны авыр физик хезмәт өчен җитештерәләр. Физиологик күрсәткечләре түбәнрәк булырга тиеш. Моның өчен аларга кислородны кимрәк бирәләр икән. "Раса"лар тышы кыяфәт – кием төсе белән дә аерыла икән.

Профессор Форд һәм Директор студентларга кыскача мәгълүмат бирде һәм алар шушы эшнең нәтиҗәсен күрсәтергә дип алдагы залга уздылар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
уртаклык общность
охшашлык –​ схожесть
аталандыру бүлмәсе –​ комната оплодотворения
нидер күзәтә –​ за чем-то наблюдает
өйрәнгән күренешне – изучаемую картину
йомырка күзәнәге –​ яйцеклетка
игътибар белән тәрбияләргә кирәк –​ нужно воспитывать тщательно
иң алдынгы катлам –​ самый передовой слой
түбән дәрәҗә –​ низкая степень
җитештерәләр –​ производят
тышкы кыяфәт –​ внешность
аерылалар –​ здесь: отличаются
кыскача мәгълүмат –​ короткое сообщение
эшнең нәтиҗәсен – результат работы

Икенче бүлек

Директор ишекне ачты. Студентлар зур балалар бакчасына охшаган бүлмәгә керде.

Директор тәрбиячеләргә үрмәләп йөри торган балаларны китерергә кушты. Тәрбиячеләр балаларны зур арбаларга утыртып алып килде. Алар дельталар төсе – хаки төсенә киенгәннәр иде. Аннан Директор бәбиләрне китаплар һәм чәчәкләр булган киштәләр янына китерергә кушты. Балалар матур төсле китапларга, хуш исле чәчәкләргә үрелде. Шулвакыт аларны электр сукты. Балалар аңламады, бераздан тагын сузылды, аларны тагын электр сукты. Бу юлы балалар курыкты, елады. Бүтән балаларда китап һәм чәчәкләр янына бару теләге тумады.

Директор бу тәҗрибәне болай аңлатты. Дельталарны балачактан табигать һәм әдәбиятны яратмаска өйрәтәләр икән. Җәмгыятьнең вакытын аларның эстетик, акыл үсешенә сарыф итү кирәкми. Дельталар билгеле бер функцияләрне генә үтәргә тиешләр. Өстәвенә, аларның акыл үсеше икътисади яктан отышсыз. Табигатьне яратсалар, анда барыр өчен, дельталар транспорт куллана. Ә моның өчен өстәмә чыгымнар кирәк. Элекке җәмгыятьтә бу катлаулы мәсьәлә булган. Җәмгыятьне мондый "кирәкмәгән куллану"дан коткару мөдирне шатландыра иде.

"Раса"ларның дөньяга карашы да төрле, әлбәттә. Директор аның ничек формалаштырулары турында да сөйләде. Бер поляк малае йоклаганда радиоалгыч эшләп торган. Анда төне буе бер тапшыру барган. Иртән малай шул тапшыруны сүзгә-сүз сөйләгән, ди. Шулай итеп йокы вакытында истә калдыру ысулын ачканнар. Ул гипнопедия дип атала икән.

Балаларны тәрбияләүдә хәзер шул ысулны кулланалар, ди. Йоклаганда балаларга тиешле мәгълүматны гына бирәләр икән. Алар өчен ул чынбарлык буларак кабул ителә. Шулай, һәр "раса" үзен башкалардан яхшырак яши дип уйлый.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
балалар бакчасына охшаган – похожий на детский сад
үрмәләп йөри торган балаларны китерергә кушты – велел привести ползунков
арбаларга утыртып – посадив в коляски
бәби – малыш
киштәләр янына – к полкам
хуш исле чәчәкләргә үрелделәр – потянулись к ароматным цветам
бару теләге тумады – желания подойти не возникло
өстәвенә – к тому же
икътисади яктан отышсыз – с экономической точки зрения невыгодно
катлаулы мәсьәлә – сложный вопрос
дөньяга карашы – взгляд на мир/жизнь
сүзгә-сүз сөйләгән – воспроизвёл слово в слово
тиешле мәгълүмат – необходимая информация
чынбарлык – действительность

Өченче бүлек

Сәгать 4 тулды. "Беренче смена тәмам" дигән белдерү ишетелде. Мостафа Монд – Төньяк Европаның Баш җитәкчесе студентларга "яшәү нигезләре"н аңлатты. Аныңча, "тарих ул юләрлек", "гаиләдә яшәү яисә йортың булу – коточкыч хәл". Яңа Эраның Алласы – Фрейд – гаилә тормышының куркыныч икәнен дәлилләгән икән. Бу төшенкелеккә китерә, дигән ул.

Бер кеше белән генә никахлашу һәм бер генә тапкыр ярату – ул тар фикерләү. Шуңа Яңа Эрада берни дә тыелмаган! Стабильлек исә – уңыш, ягъни стабильлек кенә Җәмгыятьне үсешкә илтә...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
яшәү нигезләре –​ основы жизни
аныңча – по его мнению
тарих ул юләрлек – история – это глупость
гаилә тормышының куркынычлыгын дәлилләгән – доказал опасность семейной жизни
төшенкелеккә китерә – приводит к разочарованию
никахлашубракосочетание по религиозным обрядам
тар фикерләү – узкое мышление
берни дә тыелмаган – ничто не запрещено
үсешкә илтә – ведёт к развитию

Дүртенче бүлек

"Раса"лар билгеле вакытларда сома – бәхет хисе уята торган наркотик эчәргә мәҗбүр. Бер көнне Линайна лифтта Бернардны очратты. Линайна аңа нык гашыйк иде. Алар бергә Нью-Мехикога очарга килештеләр. Бернардка моның өчен рөхсәт алырга кирәк иде. Ул Директорга гариза кертте. Директорга Бернардның "кыргыйлар", ягъни аның лабораториясендә үстерелмәгән кешеләр янына баруы ошамады. Шулай да ул гаризага кул куйды.

Озак юлдан соң, Линайна һәм Бернард бер урында тукталды. Монда алар "кыргыйлар"га охшамаган ак тәнле Джон исемле егетне очратты. Бернард аның белән якыннанрак танышырга булды. Бу егет авылда туып үскән икән. Ул юлчыларны йортка дәште һәм Линда исемле ханымны чакырды. Ул "цивилизация кешеләрен" күрергә бик шат иде.

Линда һәм аның юлдашы да Яңа Эрадан булганнар икән. Күп еллар элек алар урманда югалган. Юлдашы чыккан, ә үзе – юк. Шулай ул индианнар авылында яши башлаган. Башта аңа Җәмгыять аңында тудырган күзаллау белән монда яшәве читен булган. Әмма бераздан бер ирне очраткан, бала тапкан. Бала табу бу цивилизациядә аеруча оят булып санала.

Джон Бернардка авыр гаделсез тормышы турында сөйләде. Монда ул хәерчелектә кимсетелеп яши икән. Бер тапкыр 16 яшендә егетне ташлар белән кыйнаганнар. Шул вакыттан ул ялгызы тауга менеп уйлана башлаган. Монда аңа "вакыт", "үлем", "алла" төшенчәләре ачылган.

Бернард Джонның үзе сыман ялгыз икәнен аңлады һәм үзләре белән китәргә тәкъдим итте. Джон бу тәкъдимгә шатланып: "И, могҗизалы яңа дөнья! Анда кешеләре дә шундый!" – дип кычкырды.

Бернард Мостафага шалтыратты һәм фәнни тикшеренүләр өчен "ике индивид"ны алып киләчәген әйтте.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
бәхет хисе уята торган – пробуждающий чувство счастья
мәҗбүрләр – вынуждены
гаризага кул куйды – поставил подпись на заявлении
ак тәнле – белокожий
якыннанрак танышырга – познакомиться поближе
юлчылар – путники
аңында тудырган күзаллау белән – с рождённым в сознании мировоззрением
аеруча оят булып санала – считается особенно постыдным
гаделсез тормышы турында – о несправедливой судьбе
хәерчелектә кимсетелеп яши – живёт униженный и в нищете
төшенчәләре ачылган – открылись понятия

Бишенче бүлек

Бернардны, кагыйдәләрне бозган өчен, эшеннән кудылар. Ә Линда һәм Джон барлык фәнни җәмгыятьне шаккаттырды. Линда Директорны таныды. Бу аны кайчандыр ташлаган егете Томас икән. Ә Джон аны атасы дип таныды. Әмма бу яңалыктан барысы да көлделәр генә. Яңа Эраны булдыручы лаборатория Директорының баласы була алмый бит инде. Линданы бүлмәдә яптылар.

Бернард исә лабораториягә "кыргый"ларны алып килүе белән горурланды. Джон аны танытты. Ул Джонга цивилизациясе булган дөньяны күрсәтергә теләде. Тик Джон соманы куллану, фильмнарны карау, студентлар белән диннән көлү һәм Линда белән төнне үткәрүдән баш тартты. Аның үзен болай тотуы башкаларга бик сәер иде.

Джон дуслашкан бердәнбер кеше – ул Һельмгольц иде. Һельмгольц Джонның Шекспирны укыганын тыңларга яратты. Джон исә аңа бер көнне хисләрен дә ачты. Ул Линайнага гашыйк икән. Бу турыда ул кызның үзенә дә сөйләде, гаилә кору максатын әйтте. Кыз аны үпте һәм киемнәрен салды. Джон моңа бик ачуланды һәм бүлмәдән чыгып китте. Аның кыргый дөньясы өчен бу начар күренеш иде.

Алтынчы бүлек

Линданы махсус палатага күчерделәр. Джон аның хәлен белергә керде. Шәфкать туташына Линданың әнисе икәнен әйтте. Бу сүзләр хезмәткәрне уңайсыз хәлгә куйды.

Джон хатын янына килде. Әнисе аны таныды, елмайды һәм җыр сузды. Бу Джон балачакта тыңлаган җыр иде.

Шул арада палатага балалар керделәр. Алар Линданы "таза" дип үчеклиләр иде. Джон түзмәде һәм бер баланы тотып селкеде. Әмма шәфкать туташы моны тыйды. Алар хәзер үлем тәрбиясен узалар икән.

Берничә көннән Линда улын танымый башлады, үлеп тә китте. Джон улый-улый елады. Ә шул минутта шәфкать туташы балалардан: "Кемгә шоколад бирим?", – дип сорады.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
танытты – сделал известным
диннән көлү – насмехаться над религией
төнне үткәрүдән баш тартты – отказался провести нось
гаилә кору максатын – цель создания семьи
начар күренеш – плохое явление
шәфкать туташы – медсестра
уңайсыз хәлгә куйдылар – заставили смущаться
"таза" дип үчеклиләр – дразнят "жирной"
тотып селкеде – начал трясти
тыйды – остановила
үлем тәрбиясен узалар – проходят "смертетерапию"

Җиденче бүлек

Урамда Джон зур чират күрде. Алар сома алырга тора иде. Джон аларга соманың агу, ә тормышлары – иллюзия икәнен аңлата башлады. Бу халыкка бер дә ошамады. Джонны һәм аны яклаган Бернард һәм Һельмгольцны полиция тоткарлады һәм Мостафа Монд янына җибәрде.

Монд Джон белән икәү генә сөйләшергә теләде. Ул аңа Яңа Эраның дөреслеген аңлатырга теләде. Альфа, гамма һ.б. булмаса, тотрыклылык булмас иде, ә бу коточкыч. Гомум бәхет өчен Яңа Эра сәнгатьне корбан иткән. Хәзер кешеләрнең барлык хыяллары да чынга ашкан: үлемнән курыкмыйлар, әмма кирәк кадәр күңел ачу чаралары бар. Ә катлаулы мәсьәләләр туса, халыкка сома бирәләр.

Әңгәмәдән соң, Бернард һәм Һельмгольцны сөргенгә кудылар. Ә Джонга шәһәрдән китүне тыйдылар. Ул "экспериментны дәвам итәр өчен" кирәк иде әле.

Сигезенче бүлек

Джон кешеләр белән аралашмый башлады. Танышлары Бернард һәм Һельмгольцка ул "цивилизация мине агулады" диде. Ялгызы гына ташландык йортка күчте. Монда Джон хуҗалык белән шөгыльләнә башлады, үзеңне җәзалап дәвалану көченә инанды һәм үзен камчы белән кыйный башлады. Шулай ул агуын чыгарырга тели иде.

Бер көнне Джонны шәрә тәнле килеш күрделәр. Барысы да яңадан башланды, егет телевидение героена әверелде. Тынычлык югалды. Ул тагын уенчык маймылга әйләнде.

Бервакыт үзен карарга килгән халык арасында Джон Линайнаны күрде. Шулчак ул чыннан да кыргыйга әйләнде. Камчыны алды да Линайнаны кыйнады. Соңыннан гына никадәр түбән төшкәнлеген аңлады ул.

Икенче көнне шәһәр халкы Кыргыйны кабат күрергә теләде. Әмма алар аның асылынган гәүдәсен генә күрделәр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
чират – очередь
агу – яд
сәнгатьне корбан иткән – пожертвовал искусством
күңел ачу чаралары – способы развлечений
сөргенгә кудылар – отправили в ссылку
ташландык йортка күчте – переехал в заброшенный дом
хуҗалык – хозяйство
үзеңне җәзалап дәвалану көченә инанды – поверил в силу исцеления через самоистязание
камчы – бич
шәрә тәнле килеш – голышом
уенчык маймылга әйләнде – превратился в игрушечную обезьяну
никадәр түбән төшкәнлеген – насколько низко опустился
асылынган гәүдәсен – повешенное тело

*****

Этот текст подготовлен в рамках подкастов "Татарча 5 антиутопия" проекта "Әйдә! Online". Не пропустите и другие антиутопии на татарском языке:

Другие наши тексты доступны для чтения и прослушивания здесь.

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

антиутопия татарча

Жанр "антиутопия" полюбился нашим читателям особенно в последние месяцы. "Әйдә! Online" представляет 5 самых известных в мире антиутопий, которые описывают ужасы тоталитарного общества. Большинство текстов выходят на татарском языке впервые. Мы сократили и адаптировали произведения известных авторов специально для изучающих татарский язык. Читайте и слушайте любимые произведения вместе с "Әйдә! Online".

"Антиутопия" жанрында язылган әсәрләрнең бу айларда аеруча популяр булганын исәпкә алып, иң танылган биш әсәрне туплап сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аларның күбесе татар телендә беренче тапкыр яңгырый. Әсәрләр татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус яраклаштырылган.

XS
SM
MD
LG