Accessibility links

Кайнар хәбәр

"1984" татарча (на татарском) – Джордж Оруэлл


В рамках проекта "Антиутопия татарча" предлагаем вам ознакомиться с произведением Джорджа Оруэлла "1984". Роман описывает ужасы тоталитаризма, двойные стандарты государства, то, как людей делают послушными. Мы подготовили пересказ этого произведения на татарском, с аудио и переводом ключевых фраз.

1984 – татарча
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:20:46 0:00

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

1. Океаниядәге чынбарлык

1984 ел, Лондон, Океания. Уинстон Смит Дөреслек министрлыгыннан өенә кайтып бара һәм куркыныч уйлар уйлый иде. Сәбәбен аңлар өчен, 1984 елда кешеләр ничек яшәгәнен әйтергә кирәк.

Һәркайда, шул исәптән, Уинстон өендә дә "Олы абый күзәтә сине" дигән плакатлар эленгән. Һәр фатирда монитор бар. Ул өйдә нәрсә булганын аудио һәм видеога яздыра. Аны сүндереп булмый. Уйлар полициясе һәр сүзне тыңлый һәм һәр хәрәкәтне күзәтә. Кешеләр моны белә, алар моңа ияләнгән.

Идарә партиясенең лозунгы болай яңгырый: "Сугыш – тынычлык. Ирек – коллык. Белмәү көч". Хөкүмәт 4 министрлыктан тора: дөреслек (ялганны дөреслеккә әйләндерү белән шөгыльләнә), мәхәббәт (җәберләүләр белән шөгыльләнә), тынычлык (сугыш мәсьәләләре белән шөгыльләнә), туклык (хәерчелек дәрәҗәсен стабиль тота).

Уинстон ул көнне дә шушылар турында уйлады. Ул көндәлек яза башларга булды. Моның өчен үлем җәзасы яки кимендә 25 ел сөрген тиешле иде, тик аңа үз уйларын язуга мохтаҗ иде. Полиция барыбер аңа барып җитәчәк, уйлар җинаятен мәңге яшереп булмый.

Полиция кулга алу өчен һәрвакыт төнлә килә иде. Кешенең кинәт уянуы, аны селкеткән кул, күзгә бәргән ут... Беркайчан да мәхкәмә, кулга алу турында хәбәрләр дә булмый. Кешеләр юкка чыга, һәм һәрвакыт төнлә генә. Исем бөтен исемлекләрдән бетерелә, син эшләгән теләсә нәрсә онытыла иде. Син юкка чыгасың.

Уинстон фатирында монитор күрмәгән урын бар иде. Ул шунда утырды да, яза башлады, министрлыкта иртәнге нәфрәт икеминутлыгын искә төшерде. Бераздан үз язмаларына күзе төште. Дәфтәр бите тулы "Олы Абыйны куарга" дигән фраза язылган иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сәбәбен аңлар өчен – чтобы понять причину
кешеләр ничек яшәгәнен – как жили люди
Олы абый күзәтә сине – Большой брат следит за тобой
сүндереп булмый – выключить нельзя
ияләнгән – привык
болай яңгырый – звучит так
"Сугыш – тынычлык. Ирек – коллык. Белмәү көч – "Война – мир. Свобода – рабство. Незнание – сила"
хөкүмәт – правительство
әйләндерү белән шөгыльләнә – занимается превращением
җәберләүләр – пытки
туклык – сытость
хәерчелек дәрәҗәсенең – степени нищеты
сөрген тиешле – положена ссылка

уйларын язуда мохтаҗ – нуждается в изложении мыслей
мәңге яшереп булмый – нельзя скрывать вечно
кулга алу – арестовать
мәхкәмә – суд
син юкка чыгасың – ты исчезаешь
нәфрәт икеминутлыгы – двухминутка ненависти

***

Ишеккә шакыдылар. Ул күрше хатын иде, Уинстоннан аш бүлмәсендә тыгылган торбаларны карарга сорады. Миссис Парсонсның ике баласы бар иде. 9 яшьлек малай уенчык пистолет белән уйный иде.

– Син хыянәтче! Син уйлар җинаятьчесе! Син Евразия шымчысы! Мин сине атып үтерәм, юк итәм! – дип кычкырды ул Уинстонга. Аның күзләрендә чын нәфрәт һәм кансызлык күренә иде. Уинстонга әллә ничек булып китте.

Балалар паркка, кешеләрне асу тамашасына барырга теләгән иде, ләкин әниләренең вакыты юк иде, әтиләре дә эштә иде. "Кеше асуны карарга телибез! Кеше асуны карарга телибез!" дип кычкыра иде балалар. Ул көнне паркта берничә Евразия әсирен асарга тиеш булганнар. Андый үлем җәзалары айга бер үткәрелә һәм популяр иде. Балалар һәрвакыт паркка барырга һәм үлем җәзасын карарга сорый иделәр.

Мондый балалар белән Миссис Парсонсның тормышы җәһәннәмгә охшый, дип уйлады Уинстон. Берничә елдан алар аны күзәтәчәк һәм хыянәт билгеләрен эзләячәк. Хәзер барлык диярлек балалар әдәпсез. Дәүләт аларны идарә ителә алмаган кыргыйларга әйләндерде. Балаларда исә Партиягә каршы бер сүз әйтергә теләк тә юк иде. Киресенчә, алар Партияне һәм аңа бәйле булган һәр нәрсәне ярата иде. Җырлар, урам чаралары, әләмнәр, турпоходлар, мылтыклы йөрешләр, шигарьләр кычкыру, Олы Абыйга гыйбадәт кылу... – болар барысы да балаларга героик уен иде. Аларның бөтен кансызлыгы дәүләт дошманнарына, чит ил кешеләренә, хыянәтчеләргә һәм уйлар җинаятьчеләренә юнәлгән иде.

Утыз яшьтән олырак кешеләр үз балаларыннан курка иде. Һәм юкка түгел. Һәр атна диярлек "Таймс" Уйлар полициясенә үз атасы яки анасы өстеннән шикаять иткән берәр "каһарман егет" яки "каһарман кыз" турында хәбәр итә иде.

***

Уинстон төшендә еш кына апасы һәм әнисен күрә иде. Ул үткәнен исенә төшерергә тели, әмма булмый. Гражданнарның хатирәләрен дәүләт юа иде. Сугышның башланганын да хәтерләми иде ул. Әмма шунысын хәтерли: сугыш гел бар иде. Сугыш кайчан башланган, кем кем белән сугыша – аңлап булмый, чөнки партия тарихны гел үзгәртеп яза иде. Чынлыкта 4 ел элек Океания Евразия белән сугышты, ә Востазия дустанә як иде. Хөкүмәт әйтүенчә, Евразия белән сугыш тик торганда гына башланмаган. Евразия электән үк дошман булган. Һәм бүген без алар белән сугышмасак, иртәгә алар үзләре безгә һөҗүм итәрләр иде.

Океания Остазия белән сугышкан. Океания Остазия белән гел сугышкан. Бу пропаганда сүзе. Ә чынлыкта дүрт ел элек Океания Остазия белән дустанә мөнәсәбәттә булганнар, ә сугыш Евразия белән барган. Бу турыда бөтен мәгълүматны юк иттеләр. Документлар сакланган бүлмәләрдә көн саен унсигез сәгать эшләделәр, фото, видео, газеталарны яндырдылар. Хәзер Евразия белән сугыш булганны беркем дә дәлилли алмый иде.

Дәреслекләрдә, матбугатта фактлар күрсәтелми. Бүген хак булган нәрсәләр үткәндә дә шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булачак. Бу "икенче төрле фикерләүне контрольдә тоту" дип атала иде.

Тарихны Дөреслек министрлыгы үзгәртә иде. Үткәннәр бүгенгегә туры китереп языла. Элекке булганны бүген булган дип язалар иде. Ялганны дәлилләп булмый иде.

Газеталардагы иске мәгълүматны юк итәләр, исемнәрне бетерәләр. Партиягә яраклы булмаган кешеләр югалалар иде. Әйтерсең, алар булмаган да. Кайбер кешеләрнең биографиясен үзгәртәләр, ә аның урынына башка исем язалар иде. Пролетариат өчен махсус әдәбият бастырыла. Анда буш газеталар, детектив, гороскоплар бар иде.

Телевидениядә сугышны аклау пропагандасы күрсәтелә иде. Кинода гел сугыш турында фильмнар бара. Кайдадыр Урта диңгездә качаклар булган корабка бомбалар җибәрәләр. Бер таза ир-ат качкан, һәм менә артыннан очкан боргалактан кача, соңгы көче белән йөзә. Аннары ул ир-атның гәүдәсе һәр яктан тишелә, ә тирәдәге су ал төскә керә.

Тагын бер көймәдә яшь хатын утыра, яһүдигә охшаган. Тезләрендә кечкенә малай. Ул башын анасының күкрәгенә яшерә, әйтерсең, тулаем шунда кереп китәр иде. Ә анасы малайны тынычландыра, гәрчә үзе куркудан зәңгәр төскә кергән. Аннары көймәгә егерме килограмлы бомба төште. Икенче кадрда баланың кулы һавага, күккә очканын күрсәтәләр. Арткы рәтләрдә каты итеп кул чабалар. Бер хатын, пролларның берсе, тора да: "Балаларга моны күрсәтергә ярамый! Ярамый!", – дип кычкыра. Аны шунда ук полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
ишеккә шакыдылар – в дверь постучали
торбаларда тыгым – засор в трубах
шымчы – шпион
чын нәфрәт һәм кансызлык – настоящая ненавить и жестокость
кешеләрне асу тамашасы – зрелище повешения людей
үлем җәзасын карарга сорый иделәр – просились посмотреть на смертную казнь
җәһәннәмгә охшый – похожа на ад
идарә ителә алмаган кыргыйларга – неуправляемые дикари
шигарьләр кычкыру – выкрикивание лозунгов
үз атасы яки анасы өстеннән шикаять иткән – донёсший жалобу на своего отца или мать
гел үзгәртеп яза – всегда переписывает
матбугат – СМИ, пресса
икенче төрле фикерләүне – инакомыслие
Үткәннәр бүгенгегә туры китереп языла. – Прошлое переписывется соответственно настоящему.​
дәллиләп булмый – доказать не получается
иске мәгълүматны юк итәләр – старую информацию уничтожают
яраклы булмаган кешеләр югалалар – неугодные люди пропадают
әйтерсең – будто, словно
сугышны аклау – оправдание войны
качаклар булган корабка – к кораблю с беженцами
артыннан очкан боргалактан кача – убегает от летящим за ним вертолётом
яһүдигә охшаган – похожая на еврейку

***

Уинстон тагын хатирәләргә чумды. Дөресрәге, искә төшерергә тырышып газапланды. Балачагының иң якты хатирәсеннән берсе – авиаһөҗүм иде. Атасы аны метрога төшерде. Күпләгән халык салкын идәнгә утырган. Алар арасында ирле-хатынлы әби белән бабай бар иде. Бабайның күзләре яшькә тулы иде. Нәрсә булганы билгесез. Әмма кечкенә Уинстон баба якын кешесен югалтканын аңлады, бәлки баласын да, оныгын да. Карт минут саен: "Ышанырга ярамый иде аларга. Гел әйттем, ышанырга ярамый иде ул кабәхәтләргә", – дип кабатлады. Ул кабәхәтләр кем булгандыр, Уинстон хәтерләми иде.

Шуннан соң сугыш бетмәде. Уинстонның балачагыннан бүгенгегә кадәр сугыш барды. Дөресрәге сугышлар күп иде. Кем кем белән, ни сәбәпле сугышканы хәтердән юылган. Бу турыда телдән дә сөйләмәделәр, газеталарда да язмадылар. Халык хәтерләрлек фактлар беркайда да юк иде.

Тагын бер хатирә: мәктәп. Анда дәресләрдә бер мантыйкны кулланып икенче мантыйкны үтерәләр иде. Демократия мөмкин түгел, партия – демократиянең сакчысы. Кирәкмәгәнне оныту, янә кирәк булса, хәтергә кайтару. Уку шундый каршылыклардан тора иде.

***

Уинстонның көндәлегеннән: "Өмет бар икән – ул пролларда".

Проллар Океаниянең 85% тәшкил итә. Аларны көнкүреш мәсьәләләре, телевизор, сыра һәм футбол кызыксындыра иде. Аларны партия күзәтми. Аларга җенси мөнәсәбәтләр рөхсәт ителә. Алар хайваннар кебек яши. Бердән-бер таләп милләтпәрвәр булу иде. Халыкның шундый зур өлешенә системага каршы чыгарга нәрсә комачаулый? Партиянең "фикерли башламыйча каршы чыкмаячаклар" дигән позициясе. Проллар фикерләмиләр. Алар бары тик яшиләр. "Проллар һәм хайваннар ирекле" – партиянең лозунгы шул.

Монитордан көн-төн тормыш яхшыра дип сөйлиләр. Нигә кирәк бу ялган?

Шуңа барып җитәчәк – партия "2*2=5" диячәк. Өстәвенә, 2*2=4 икәнен беләбезме соң без?

***

Уинстон партия кешесе иде. Аны монда яратмыйлар, чөнки Уинстон акыллы, анализлый белә торган кеше. Партия андыйларны ярамый. Партия кешеләре һәр кичне Җәмгыять Үзәгендә үткәрергә тиешләр иде: өстәл уеннары уйнарга, лекцияләр тыңларга һәм башкалар. Ул көнне ул анда бармады. Йөреп кайтырга булды. Проллар яшәгән хәерчеләр районына килде. Бу җирләрнең атмосферасы – хәерчелек, пычрак, сукбай балалар, фахишәләр, исерекләр. Бервакыт кинәт шартлау булды. Берничә йорт һәм кешене юк итте ул. Моңа беркем дә игътибар бирмәде.

Смит тирән уйга чумган бер картны күрде. Проллар үткәнне бераз хәтерлиләр иде. Шуңа Смит аның артыннан барга керде. Сыра алды да карт янына утырды, сораулар бирде. Кызганыч, карт кайчан яхшырак булган – инкыйлабка кадәрме, инкыйлабтан соңмы икәнен әйтә алмады. Карт кирәкмәгән нечкәлекләрне генә белә иде. Ә мөһимен белми. Барлык проллар сыман.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Үткәннәр бүгенгегә туры китереп языла. – Прошлое переписывется соответственно настоящему.
дәллиләп булмый – доказать не получается
иске мәгълүматны юк итәләр – старую информацию уничтожают
яраклы булмаган кешеләр югалалар – неугодные люди пропадают
әйтерсең – будто, словно
көндәлегеннән из дневника
өмет бар икән – если и есть надежда
тәшкил итә – составляет
көнкүреш мәсьәләләре – бытовые вопросы
сыра – пиво
җенси мөнәсәбәтләр – интимные отношения
Бердән-бер таләп милләтпәрвәр булу иде. – Единственным требованием было быть патриотом.
Халыкның шундый зур өлешенә системага каршы чыгарга нәрсә комачаулый? – Что мешает такой большой части население восстать против системы?
фикерли башламыйча пока не начнут мыслить
Җәмгыять Үзәгендә үткәрергә – порводить в Общественном Центре
сукбай балалар, фахишәләр, исерекләр – бродячие дети, проститутки, пьяницы
Бервакыт кинәт шартлау булды. – Вдруг случился взрыв.
инкыйлабка кадәрме – или до революции
кирәкмәгән нечкәлекләрне – ненужные тонкости (детали)

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Соңгы арада Уинстон гел кара чәчле бер кызны очрата иде. Ул аның артыннан күзәтә иде бугай. Соңгы тапкыр ул аны 4 көн элек күрде. Алар коридорда күрештеләр. Кыз егылды. Уинстон аңа торырга ярдәм итте. Шул вакытта кыз аның кулына ниндидер язу салды. Кәгазьдә "Мин сезне яратам" дип язылган иде.

Уинстон бик дулкынлана иде. Очрашуны бер атна көтте ул. Мониторлар һәм кешеләр булмаган урынны табу авыр. Ә якын мөнәсәбәтләр тыелган. Ниһаять, алар ял көнне шәһәр читендә күрешергә сөйләштеләр. Кыз катлаулы маршрут төзегән иде. Үзенә бер маршрут, Смитка – икенче.

Күрештеләр. Кызның исеме Джулия иде. Уинстонның системага каршы булуын ул күптән аңлаган икән. Кыз үзе дә ике тормыш алып барган. Партиянең актив әгъзасы, әмма партияне һәм аның кешеләрен сөйми.

Джулия әйтүенчә, әгәр кечкенә кагыйдәләрне бозмасаң, зур кагыйдәләрне бозарга була.

Партия җенси мөнәсәбәтләрне тыя. Шуңа мондый мөнәсәбәткә керү партиягә үч итү иде. Уинстон һәм Джулия моны кулланмый калмадылар.

***

Нәфрәт атналыгына актив әзерлек бара иде. Җырлар язалар, плакатлар ясыйлар, митинглар оештыралар иде. Сугышка битараф пролларда милләтпәрвәрлек хисе тудырырга тырышалар иде. Бомбалар ешрак төшә башлады. Йөзләгән кешеләр үлде.

Сәхнәдән Океания һәм Востазия сугышуы турында сөйләделәр. Алар гел сугышканнар икән. Бу ялганны туктатырга кирәк иде.

Моңарчы Уинстонга партия кешесе О’Брайен "Туганлык китабы"н биргән иде. О’Брайен – ул Партия кешесе. Әмма Партиянең эшчәнлеге белән килешми иде. Ә туганлык – ул Партиягә каршы булучыларның оешмасы иде. Бүген Уинстонга "Туганлык китабы"н бирделәр. Димәк, тиздән ул Партиягә каршы хәрәкәт башлый алачак. Бу эш катлаулы – сугыш турындагы бар архивны төзәтергә кирәк булачак.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Ул аның артыннан күзәтә иде бугай. – Кажется, она следила за ним.
Партиянең актив әгъзасы – активынй член Партии
сөйми – = яратмый
Джулия әйтүенчә, әгәр кечкенә кагыйдәләрне бозмасаң, зур кагыйдәләрне бозарга була. Как говорит Джулия, если не нарушаешь небольшие правила, большие правила можно нарушить.
Нәфрәт атналыгына актив әзерлек бара иде. – Подготовка к неделе ненависти шла активно.
Туганлык китабы – Книга Братства
Партиягә каршы хәрәкәт движение против Партии

***

Уинстон китапны Джулиягә кычкырып укыды. Анда түбәндәгеләр язылган иде:

Сугыш – ул тынычлык.

Дөньяда өч бөек мәмләкәт бар – Океания, Евразия, Востазия. Алар үзара бертуктаусыз сугышалар. Сугышның икътисади сәбәбе – кешеләрнең хезмәт ресурслары өчен көрәш. Әмма бу кешеләрнең хезмәте файдасыз. Аларның җитештергән әйберләре киләсе сугышта кулланыла.

Җитештергәннең артыгын нишләтергә? Аларга бирергә ярамый. Көрәштә кулланырга кирәк. Әгәр гражданнар хәерчелектә яшәмәсә, алар идарәгә каршы чыгалар. Бу кулай түгел. Җәмгыятьнең иерархиясе хәерчелек һәм аңсызлык нигезендә төзелә.

Барлык бөек мәмләкәтләр якынча тигез көчкә ия. Шуңа аларның берсе дә җиңә алмый. Әмма бу кирәк тә түгел. Сугышның максаты – сугышу.

Партиянең ике максаты бар: дөньяны яулау һәм бәйсез фикерләүне юк итү.

Нәтиҗә: сугыш артык җитештерелгәнне юк итү һәм иерархияне (тигезсезлекне) булдыру өчен кирәк.

Сугышмаган дөнья сугышкан дөнья белән бер үк. Партия лозунгының тирән мәгънәсе шунда: "Сугыш ул тынычлык".

Белмәү ул көч.

Дөньяда һәрвакыт 3 төркем кешеләр бар иде – Өстен, Урта, Түбән.

Максатлар мондый: өстеннәргә – өстә калу, урталарга – өстеннәрнең урынын алу, түбәннәргә – барлык төркемнәр арасындагы аермаларны бетерү. Урталар җиңү өчен түбәннәрнең көчен кулланалар. Әмма өстеннәрнең урынын алуга түбәндәгеләргә биргән сүзләрен оныталар. Тигезсезлек – закон, моны үзгәртеп булмый. Тигезлек куркыныч.

***

Олы абыйны беркем күрмәгән. Ул бары тик йөз һәм аваз. Аннан түбәнрәк – Партия. Аннары проллар. Партиягә 16 яшьтән алалар. Түбәннәр монда керә алмый. Акыллыларын полиция күзәтә.

Партия әгъзасы энтузиаст булырга тиеш. Аларны балачактан әзерлиләр. Партия хезмәткәрләренең 3 төп сүзе шулар:

Җинаятьне туктату. Яклау өчен кулланыла торган аңгыралык. Куркыныч фикерне өзүгә өйрәтә. Монда аналогияләрне күрә белмәү, мантыйк хаталарын күрмәү, аргументларны кабул итмәү керә.

Аклы-каралы. Караны ак дип әйтү гадәте. Партия әгъзасы моны әйтергә генә түгел, моңа ышанырга тиеш.

Ике төрле уйлау. Берьюлы ике капма-каршы фикердә була белү. Мисал: "Тынычлык Министрлыгы сугыша, Дөреслек Министрлыгы ялганлый, Мәхәббәт Министрлыгы җәзалый, Муллык Министрлыгы ачлыкны өстен күрә".

***

Уинстон һәм Джулия тәрәзәдән карап тора иде.

"Сез мәет" – дип кычкырды кемдер. Өйгә карадан киенгән кешеләр керә башлады. Джулиягә суктылар, һәм аны алып киттеләр. Уинстон аңлады: ул аны соңгы тапкыр күрә иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
бөек мәмләкәт – великое государство
алар үзара бертуктаусыз сугышалар они непрестанно воюют между собой
икътисади сәбәбе экономическая причина
хезмәт ресурслары өчен көрәш битва за трудовые ресурсы
җитештергән әйберләре киләсе сугышта кулланыла произведённое используется в следующей войне
аңсызлык нигезендә төзелә строится на основе неосознанности
дөньяны яулау һәм бәйсез фикерләүне юк итү захватить мир и уничтожить свободомыслие
Сугышмаган дөнья сугышкан дөнья белән бер үк. Воюющий мир такой же, как мир невоюющий.
Урталар җиңү өчен түбәннәрнең көчен кулланалар. Средние для победы используют силы нижних.
җәмгыятьне оештыру устройство общества
җинаятьне туктату предотвращение преступности
Яклау өчен кулланыла торган аңгыралык. – Глупость, используемая для защиты.
Куркыныч фикерне өзүгә өйрәтә. – Учит прерывать страшные мысли.
мантыйк хаталарын – ошибки логики
Берьюлы ике капма-каршы фикердә була белү. Умение иметь одновременно две мысли(позиции).
Муллык Министрлыгы ачлыкны өстен күрә Министерство Изобилия видит голод преимуществом
мәет – труп

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Уинстон камерада. Монитор аны гел күзәтә. Камерага гел яңа җинаятьчеләрне кертә иделәр.

Парсонны үз кызы саткан. Ул төш аралаш "олы абыйны куарга" дип сөйләгән.

Тагын бер тоткын керде. Ул ачлыктан үлә иде. Аңа иптәше ипи кисәге бирде. Моның өчен аны кыйнадылар һәм кыйнарга алып киттеләр. Ул балаларын суярга да рөхсәт бирде, тик кыйнамасыннар гына.

Күпме кыйналганын Уинстон хәтерләми иде. Ул кылмаган җинаятьләрне дә өстенә алды. Допроста 5-6 тапкыр елый иде ул. Ул кешедән сөйләшүче хайванга әйләнде.

Күпме вакыт узганы билгесез. Көннәрме, атналармы, айлармы? Уинстон матрацка бәйләнгән иде. Гәүдәсенә авырттыра торган әйбер куелган. Төймәгә баскач, гәүдә авырта башлый.

Бер көнне О’Брайен килде. Уинстон хәтерләгән бар нәрсә – уйдырма. Монда аны дәвалыйлар. О’Брайен аны шуңа ышандырды.

О’Брайен сорауларга намус белән җавап бирергә кушты.

– Ничә бармак күрәсең?

– Дүрт.

– Ә Партия дүрт түгел, биш дисә?

– Дүрт.

Һәр "4" җавабына О’Брайен авырттыру төймәсенә басты. 2*2=5 икәненә Уинстон ышанмады. Хәтта Партия шулай дисә дә. Әмма озакламый ул шикләнә башлады. О’Брайен канәгать иде.

О’Брайен Уинстонга сораулар бирергә рөхсәт итте. Җаваплардан Джулия аңа хыянәт иткәнен белде.

***

Партияне җиңү ысуллары юк. Партия мәңгелек. Әмма нигә кирәк бу? Партия көчсезләрне яклый, бәхетле итә – шулай әйтер дип уйлады Уинстон. Әмма юк. Партия идарәгә үз мәнфәгатьләрен яклар өчен омтыла. Гел шулай булган. Кеше ялгыз булса, ул үлә, ә партиядә үлемсез.

Партиянең максаты – ана, җенси инстинктларын бетерү, мәхәббәт, кызгану, дуслык хисләрен юк итү.

Уинстон моның мөмкин булуына ышанмый иде. Дөнья нәфрәт нигезендә төзелә алмый. О’Брайен әйтүенчә, кешелек үлде, ә Уинстон – соңгы кеше. Ул аңа көзге бирде. Аннан ябык пычрак йөз карап тора иде. Уинстон үзен кызганып елый башлады.

***

Тиздән Уинстон терелә башлады. Аны ашаттылар, юындырдылар, дәваладылар, кәгазь һәм карандаш бирделәр.

Аны 7 ел күзәткәннәр икән. Көндәлектә язганын, Джулия белән аралашканын – Партия барысын да белгән.

Кәгазьдә ул "Ирек – ул коллык. 2*2=5. Алла – ул идарә" дип яза иде. Уинстон Партияне кабул итте. Үткәнне үзгәртеп булуына ышанды. Ул хәтта үзе урынына Джулияне җәберләүләренә дә ризалашты. Тик аңа гына тимәсеннәр, газапламасыннар.

***

Уинстон бар вакытын "Каштан төбендә" кафесында үткәрде. Ул күп джин эчте, хәрби хәбәрләрне тыңлады, җиңүгә шатланды. Дошман хәзер Евразия иде. Һәрвакыттагыча.

Мәхәббәт Министрлыгында булганнар аның җанын яндырды. Джулия белән аны хәзер берни бәйләми иде. Хатирәләрне онытырга тырыша иде ул.

Җиңүне игълан иткәндә, Уинстон кафеда утыра иде. Хәзер барысы да яхшы, дип уйлады ул.

Ул үзен җиңде. Ул Олы Абыйны ярата.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тоткын – заключённый​
Ул ачлыктан үлә иде. – Он умирал от голода.
Ул балаларын суярга да рөхсәт бирде, тик кыйнамасыннар гына. – Он даже разрешил зарезать своих детей, лишь бы его не били.
Ул кылмаган җинаятьләрне дә өстенә алды. – Он взял на себя даже несовершённые преступления.
сөйләшүче хайванга – разговаривающему животному
гәүдәсен авырттыра торган причиняющий телу боль
намус белән җавап бирергә кушты велел отвечать по совести
хыянәт иткәнен белде узнал об измене
Партия идарәгә үз мәнфәгатьләрен яклар өчен омтыла. – Партия стремится к власти, чтобы защищать свои потребности.
Аң партия яклы, күңел юк. – Разум на стороне партии, душа – нет.
Алла – ул идарә. Бог – это власть.
үзе урынына Джулияне җәберләүләренә чтобы вместо него пытали Джулию

*****

Этот текст подготовлен в рамках подкастов "Татарча 5 антиутопия" проекта "Әйдә! Online". Не пропустите и другие антиутопии на татарском языке:

Другие наши тексты доступны для чтения и прослушивания здесь.

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

антиутопия татарча

Жанр "антиутопия" полюбился нашим читателям особенно в последние месяцы. "Әйдә! Online" представляет 5 самых известных в мире антиутопий, которые описывают ужасы тоталитарного общества. Большинство текстов выходят на татарском языке впервые. Мы сократили и адаптировали произведения известных авторов специально для изучающих татарский язык. Читайте и слушайте любимые произведения вместе с "Әйдә! Online".

"Антиутопия" жанрында язылган әсәрләрнең бу айларда аеруча популяр булганын исәпкә алып, иң танылган биш әсәрне туплап сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аларның күбесе татар телендә беренче тапкыр яңгырый. Әсәрләр татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус яраклаштырылган.

XS
SM
MD
LG