Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чебеннәр хакиме (Повелитель мух) — Уильям Голдинг


В рамках проекта "Антиутопия татарча" предлагаем вам ознакомиться с произведением Уильяма Голдинг "Повелитель мух". На примере группы детей автор показывает, как может развиваться диктатура в любом обществе. Мы подготовили пересказ этого произведения на татарском, с аудио и переводом ключевых фраз.

Чебеннәр хакиме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:20:33 0:00

Бер көнне кешеләр яшәмәгән утрауда очкыч төште. Олылар барысы да вафат булды, балалар гына исән калды. Араларында 3 яшьтән алып 14 яшьтәгеләр бар иде.

Беренче булып ярга Ральф исемле малай чыкты. Аңа бер таза малай очрады. Алар утрауда тагын кешеләр бармы икәнен белмиләр иде. Таза малай чакыру сигналы бирергә һәм бар кешене дә ярга җыярга тәкъдим итте. Ральф аның киңәшенә игътибар бирмәде. Ә таза малай дәвам итте.

– Мине ничек телисез, шулай атагыз. Миңа барыбер. Мәктәптәге сыман гына үчекләмәсеннәр, – дип башлады ул сүзен.

Бу сүзләр Ральфны уятып җибәрде. Ул шунда ук малайның кушаматын сорады. Таза малай әкрен генә: "Чучка", – диде. Ральф хәтта урыныннан сикереп торды. Аңа бу кушамат бик көлке булды. "Чучка, чучка!" – дип такмаклады ул. Чучка ачуланмады, елмайды гына.

– Син башкаларга гына әйтмә инде, – диде ул. Чучканың йөзеннән елмаю качты.

Ральф Чучкадан көлә-көлә суга керде.

– Минем әти 2нче ранг йөзүчесе. Ул безне тиздән коткарачак.

– Бу утрау, – диде Чучка. Бар кеше дә үлде. Безнең турында беркем белмәячәк, синең әтиең дә белмәячәк. Без монда үләчәкбез. Шулай да, әгәр монда кеше бар икән, ничәү без? Нәрсәдер эшләргә кирәк, – дип тынычланмады Чучка. Ральфны аның сүзләре һич кызыксындырмый иде.

Ярда ниндидер ялтыраган әйбер күренде. Бу мөгез формасындагы кабырчык иде. Малайлар аны чистарттылар. Чучка бу табышны куллану ысулын тапты.

– Ральф! Без бит хәзер шушы мөгезгә өреп, барысын да монда чакыра алабыз! – диде ул елмаеп. Ральф өрде. Тавыш бөтен утрауга таралды.

Бераздан еракта алты яшьлек Джони исемле малай күренде. Тиздән яр буенда бик күп малайлар җыелды.

Тагын бераздан ярның икенче ягыннан карадан киенгән малайлар төркеме чыкты. Төркем башлыгы әмер биреп аларны туктатты. Чучка танышырга теләде һәм исемнәрен сорады. Тик малайларның башлыгы Джек танышасы урынга аны "таза" дип үртәде. Бу сүзгә Ральф: "Нинди таза булсын ул, ул Чучка!", – диде. Бөтен малайлар кычкырып көлделәр. Ральф беренче танышына биргән сүзен оныткан иде бугай.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кешеләр яшәмәгән утрауда – на необитаемом острове
ярга җыярга тәкъдим итте – предложил собрать на берег
үчекләмәсеннәр – пусть не дразнят
кушаматын сорады – спросил прозвище
чучка – поросёнок
такмаклады – пропел
йөзүче – писатель
кызыксындырмый – не инересует
ялтыраган әйбер күренде – показалось что-то блестящее
мөгез формасындагы – в форм рога
әмер бирде –дал приказ
танышасы урынга – вместо знакомства

Аннан Джек утраудан ничек котыласын хәл итәргә тәкъдим итте. Башта алар башлыкны сайларга уйладылар. Барысы диярлек Ральфка тавыш бирделәр. Югыйсә, Чучка акыллырак иде. Бәлки, башлык роле күбрәк Джекка килешкәндер. Ләкин Ральф шундый тыныч, озын буйлы һәм шундый матур йөзле иде. Ә иң көчле аргумент малайлар өчен – мөгез булды. Кулында мөгезе булган кеше башкаларга тиң түгел иде. Малайлар кул күтәреп тавыш бирде. Джек өчен, үзе атаганча, аның "хоры", ә Ральф өчен башкалар тавыш бирделәр. Чучка да теләмичә кулын Ральф өчен күтәрде. Шулай балаларның башлыгы сайланды.

Джекның төркеме аучылар итеп билгеләнде. Джекны исә аучыларның башлыгы итеп куйдылар.

Башта Ральф разведкага барырга булды. Ул өч кешене сайлады: үзе, Джек һәм Саймон. Чучка да барырга теләгән иде.

– Мин дә аның белән идем, мөгезне бергә таптык, – диде ул. Ләкин аны тыңламадылар, Чучканы калдырдылар.

Малайлар утрауның иң югары ноктасына менде. Утрау зур көймәгә охшаган иде.

– Безне коткарачаклар. Ә аңарчы бергә яшәрбез, ризыкны бергә табарбыз, – диде Джек. Малайлар кире кайтырга уйлады. Кинәт куаклар арсыннан чинау ишетелде. Үләннәргә чорналган кабан иде бу. Джек пычагын чыгарды, кулын күтәрде... Әмма шул мизгелдә кабан ычкынды да урман эченә йөгерде. Джек пычагын савытына тыкты.

– Суярга кирәк иде, – диде Ральф.

– Юк, кабанның муенын кисәләр, – диде Саймон. Алар Джектан аны ник үтермәгәнен сорадылар. Әмма бу сәбәбне барысы да аңлый иде. Тере тәнгә пычак керүе, кан агуы карарлык күренеш түгел. Кан коюдан курыкты Джек.

– Икенче юлы мин аны ычкындырмыйм! – диде ул.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
ничек котыласын хәл итәргә решить, как избавиться
башлыкны сайларга – выбрать главного
тавыш бирделәр – проголосовали
килешә – подходит
башкаларга тиң түгел – выше других
зур көймәгә охшаган – похож на большой корабль
коткарачаклар спасут
Кинәт куаклар арсыннан чинау ишетелде. – Вдруг из-за кустов послышался визг
үләннәргә чорналган кабан кабан, запутавшаяся в растениях
муенын кисәләр – перерезают горло
тере тәнгә пычак керүе – что в живое тело вонзается нож
карарлык күренеш түгел – необозримая картина
кан коюдан курыкты – испугался пролития крови
ычкындырмыйм – не упущу

Икенче көнне Ральф тагын җыелыш уздырды.

– Без утрауда. Монда бездән башка беркем дә юк, – диде ул.

– Ләкин монда кабаннар бар. Аларны аулар өчен аучылар, сакланыр өчен армия кирәк булачак, – дип кушылды Джек.

– Безнең кагыйдәләр булачак. Мәсәлән, әйтергә теләүче кулын күтәрергә тиеш. Мин аңа мөгезне бирәчәкмен. Һәм сөйләгәндә ул аны күтәреп тотарга тиеш була.

Чучка мөгезне тартып алды.

– Сез иң мөһим нәрсәне әйтмисез. Безнең монда икәнне кем белә?

– Аэродромда беләләр.

– Кем?

– Минем әти.

Чучканың йөзе агарды.

– Беркем белми, – диде ул. – Бәлки алар безнең кая барганны белгәннәрдер. Әмма без монда икәнне белмиләр, чөнки безне монда илтми иделәр.

Ральф мөгезне кире тартып алды. "Мин дә шуны әйтмәкче идем", – диде ул.

– Бәлки без монда озак булырбыз, анысы билгесез. Әмма утрау шундый матур. Без югарыдан карадык. Олылар килгәнче безгә монда күңелле булачак.

Мөгезне Джек алды.

– Утрауда кабаннар бар, димәк, ризык булачак, – диде ул. Аннары мөгезне кечкенә яшьтәге малайларның берсе сорады. Бәбиләрнең сүзләре начар аңлашыла иде. Аның сөйләгәнен Чучка тәрҗемә итте.

– Утраудагы еланны нишләтәсез, дип сорый, – дип аңлатты Чучка. Олы балалар көлделәр. – Ул утрауда зур елан бар, һәм ул бәбине ашарга теләгән, – дип өстәде Чучка.

– Еланнар зур илләрдә генә булалар. Төшенә кергән ул аның, – диде Ральф. Инде беркем дә көлми иде. Күбесе курыкты. Джек Ральфның кулыннан мөгезне тартып алды һәм:

– Елан булса, без аны тотачакбыз! – диде. Күзләр аңа өметләнеп карадылар. Ральф игътибарны югалтканына боекты. Аннан яңа фикеренә шатланды да, мөгезне кире тартып алды.

– Минем әти әйтә, ачылмаган утраулар бик әз ди. Шуңа безнең утрауны иртәме, соңмы – барыбер табачаклар! Безне коткарачаклар! – дип кычкырды малай, һәм аңа янә кул чаптылар.

Джек дәвам итте.

– Коткаручыларга ярдәм итәргә кирәк. Зур учак ягарга кирәк, – диде. Аның бу фикерен шатланып кабул иттеләр. Барысы да тауга таба чаптылар. Джек мөгезне Ральфка бирде. Ральф та алар артыннан йөгерде.

Малайлар бергәләп утын ташыдылар. Ральф та булышты. Алар Джек белән бер-берсенә карап елмайдылар. Балалар арасында бердәмлек, тагын дуслык урнашты. Хәзер учакны кабызырга кирәк иде. Ральф һәм Джек нишләргә белмиләр иде. Шырпы эзләделәр, ул беркемдә дә юк. Шунда куаклар арасыннан Чучка чыкты. Ул мөгезне тоткан иде.

– Чучканың күзлеге! – дип кычкырды кинәт Джек һәм аны тартып алды. Бераздан учак яндырылды. Аны күзлек пыяласы ярдәмендә, үләнне кыздырып кабыздылар. Барысы да шатландылар. Чучка нидер әйтергә теләде. Ләкин аны туктаттылар.

– Әмма мөгез миндә! – дип каршы килде ул.

– Авызыңны яп.

– Ләкин мөгез миндә!!

– Авызыңны яп, диделәр сиңа.

Бераздан учак шулкадәр зурайды, ул агачларга күчте, ә аннары бөтен урманны чолгады.

– Әйттем бит, әйттем бит! – диде Чучка. – Ярамый иде зур учак ясарга. Башта яр буенда шалашлар төзергә кирәк иде. Ә сез... – хәзер барысы да аны тыңлый иделәр.

– Коткаруларын телисез, ә нәрсә эшләргә кирәклеген белмисез. Бәбиләрне караучы да юк. Алар бит бер урында утыра белмиләр. Елан турында сөйләгән бәби кайда?

Баланы төтен арасыннан көчкә таптылар.

Малайлар шалашлар сала башлады. Дөресрәге, Ральф һәм Саймон салды.

– Карагыз, – диде Саймон, – без генә эшлибез. Калганнар уйныйлар, су коеналар, кызыналар. Ит тә булмады. Аучыларың күптән кайттылар инде, су коеналар, – диде ул Джекка.

– Мин аларны үзем җибәрдем. Мин кабанны үзем үтерергә теләдем, – диде Джек. Шулай ул батырлыгын күрсәтергә тели иде.

– Ләкин үтермәдең бит, – дип ачуланды Ральф.

– Әйе, үтермәдем. Ләкин үтерәчәкмен!

Малайлар әрләшә башладылар, аннан тындылар.

– Беләсезме, урманда ауда син ауламыйсың, ә сине аулыйлар сыман. Бәлки, теге малай хаклыдыр?

Малайлар бәби сөйләгән елан турында уйладылар. Ләкин бу курку тиз бетте. Катлаулырак мәсьәлә бар иде: малайлар эшләрен тәртипкә сала алмыйлар, чөнки аларны төрле нәрсәләр борчый. Өстәвенә, һәркемнең башлык буласы килә иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
җыелыш уздырды провёл собрание
күтәреп тотарга держа нверху
монда илтми иделәр – не сюда везли
кире тартып алды – вырвал обратно
әйтмәкче идем хотел сказать
югарыдан карадык посмотрели свысока
игътибарны югалтканына боекты расстроился из-за потери внимания
кул чаптылар поапплодировали
утын ташыдылар натаскали дрова
учакны кабызырга зажечь огонь
күзлек пыяласы ярдәмендә – при помощи стекла очков
үләнне кыздырып кабыздылар – зажгли, подогрев траву
бөтен урманны чолгады опоясал весь лес
су коеналар – купаются
кызыналар – загорают
катлаулырак мәсьәлә – более важный вопрос/проблема

Бер көнне малайлар кечкенә күл таптылар. Монда кызыл һәм ак балчык күп иде. Джек йөзен шул балчыкка буяды да малайлар белән ауга китте. Ул арада утрауда шатлыклы хәбәр таралды: Ральф еракта кораб төтенен күргән икән. Ул үзләренең төтенен арттырырга дип, учак янына килде. Әмма учак сүнгән. Сәбәбе: учак янына сакка куелган малайлар аны калдырганнар. Малайларның беренче котылу мөмкинлеге шул учак сыман сүнде.

Тиздән аудан уңыш белән Джекның отряды кайтты. Әмма Ральф аларны мактамады, ә киресенчә, сүкте. Ул учак турында гына уйлый иде. Корабтагы төтенне күрмәгән өчен, сакка куелганнарны тикшермәгән өчен. Моңа чыннан да Джек җаваплы иде. Балалар арасында тагын талаш башланды. Чучка Ральфны яклады. Моның өчен аны Джек кыйнады. Әмма яңа учакны кабызырга кирәк иде. Бу эш малайларны тагын берләштерде...

Ральфның әле беркайчан да җыелышны болай соң җыйганы юк иде. Ул төп мәсьәләдән башлады. Һәркем нидер хәл итәргә, нәрсәгәдер өйрәтергә ярата, әмма эшләргә яратмавы турында хәбәр итте. Ә моның иң мөһим нәтиҗәсе – ул учакның сүнүе һәм коткарылу мөмкинлегеннән файдаланмау иде.

Бәбиләр тагын елан, куркыныч җанвар турында сүз күтәрделәр. Аларны Джек тынычландырырга тырышты.

– Ауда бернинди дә җанварны күрмәдем мин, – диде ул. Чучка да бәбиләргә ярдәм итәргә теләде. Аларны яхшырак аңлар өчен, төгәл нәрсәдән курыкканнарын аңлатырга сорады.

Беренче бәби урманда ниндидер кара һәм зур нәрсә күргәнен сөйләде. Ул корымга буялган Саймон булып чыкты.

Икенче бәби җанвар судан чыга, дип белдерде. Моны Саймон алар бер-берсеннән куркалардыр, дип аңлатты.

Бер төнне утрауга парашютчы төште. Аны игезәк Эрик һәм Сэм гына күрде. Алар бу төндә учакны саклыйлар иде. Игезәкләр парашютчыны кеше дип түгел, бәбиләр күргән җанвар дип уйладылар. Иртән Ральфка җанварны күргәннәре турында сөйләделәр.

Утрауда тентү башланды, тик бернинди ят нәрсә дә табылмады. Ә сигнал учагын тагын беркем сакламаган, ул кабат сүнгән иде...

Слова и выражения:
кечкенә күл таптылар нашли маленҗкое озеро
сакка куелган малайлар – мальчики, поставленные охранять
сүкте здесь: обругал; обматрил
җаваплы – ответственный
талаш башланды начался конфликт
иң мөһим нәтиҗәсе – самый главный вывод
коткарылу мөмкинлегеннән файдаланмау – не воспользовались возможностью спастись
корымга буялган – испачканный пеплом
тентү обыск
бернинди ят нәрсә – ничего чужого

Бәбиләр бер көнне җимешләр җыярга китте. Аяк астында кабан эзләре күренде. Джек аны ауларга китте. Ярый әле малайың кулында сөңгесе бар иде. Ул кабанга аны атты, әмма җанвар качып өлгерде.

Малайлар тауга менәргә уйлады. Аларның максаты – җанварны табу иде. Малайлар яңа учакны тау башында якты. Алар уйлавынча, хайван шунда утыра һәм малайларны коткаруларын теләми. Балалар эзләгәннәрен таптылар. Дөресрәге, бу шул парашютчы иде. Балалар куркып кире йөгерде.

Кайткач, Ральф башкаларага барысын да сөйләде. Ул паникага бирелде һәм кычкыра башлады. Шулай итеп башкаларны да тәмам куркытты. Шулвакыт мөгез тавышы ишетелде. Аңа Джек өрә иде. Ул барысын да җыйды һәм Ральфны куркак дип игълан итте.

– Ул безнең башлыгыбыз. Ул безне җанвардан коткарырга тиеш. Ә ул куркып качты. Ул безнең белән идарә итә алмый, – диде ул. Малай белән күпләр килешмәде. Шуңа ул үзе китте. Аның белән бергә берничә олы малайлар киттеләр. Ральфка башка буйсынырга теләмәде алар.

Чучка яңа учак ягарга тәкъдим итте. Шунда малайлар олы балаларның әзәйгәнен сизделәр. Саймон да юкка чыккан иде. Ярдәмчеләрсез учакка утын әзерләү эше бик авыр барды.

Ә Джек ул арада җиңүеннән ләззәтләнә иде. Артыннан киткән малайларга ул яңа тормышның рәхәтлеге турында сөйләде. Ул тагын да ныграк хыялга чумды. Беренчедән, үзләренә ит пешереп бәйрәм ясамакчы иде ул. Икенчедән, шул кабанны җанвар корбан итәргә теләде. Шуннан соң җанвар аларга тимәс дип уйлады. Бу корбан табылды. Джек кабанны тотты һәм аның башын таякка утыртты. Ә үзләренә итне кыздыра алмадылар, чөнки моның өчен учак кирәк иде.

Малайлар Джек башлыгында Ральфның лагерена һөҗүм иттеләр. Аларның йөзләре балчыкка буялган иде. Битлек астында кара гамәлләр кылу җиңелрәк бит.

Саймон һөҗүм вакытында кабан башы утыртылган таякка тап булды. Ул аны "Чебеннәр хакиме" дип атады.

Саймон тауга менде. Монда бернинди дә җанварның булмавын аңлады ул. Дуслары вафат булган һәм агачта эленеп торган парашютистның гәүдәсен җанвар дип уйлаганнар. Саймон югары таудан учакның төтенен күрде һәм малайлар җанвардан ераккарак качканнар, дип фикерләде. Чыннан да барлык малайлар Джек янына бәйрәмгә киткәннәр, хәтта бәбиләр дә. Алар янында Ральф, Чучка һәм Саймон гына юк иде. Әмма бераздан Ральф белән Чучка да Джекның отрядына кушылдылар. Ачлык аларны аңа буйсынырга мәҗбүр итте.

Малайлар ашаганда утрауда көчле буран башланды. Балалар курыкмасын өчен, Джек учак тирәсендә борынгы бию бии башлады. Башкалар да аңа кушылдылар. Биегәндә: "Җанварны кыйна! Муеныннан суй! Канын чыгар!", – дип кычкырдылар. Кинәт бәбиләр куркудан кычкырып җибәрделәр. Алар урманнан чыккан Саймонны җанвар дип уйладылар һәм өстенә ташландылар. Ә иртән малайның үле гәүдәсен су диңгезгә алып китте.

Ральфның лагеренда ул үзе, Чучка, игезәкләр Эрик һәм Сэм һәм берничә бәби калды. Ральф булган хәлдән соң аңына килә алмады. Аның күз алдында гел Саймон тора иде. Бигрәк тә аны явыз үтерү күренешләрен оныта алмады ул. Хәзер Ральф шуны аңлады – утрауда иң куркыныч җанварлар – үзләре иде. Малайларга үз-үзләре һәм бер-берсеннән куркырга кирәк.

Чучка исә кылган җинаятьне очраклы һәлакәт дип уйлады. Эрик һәм Сэм берни күрмәгән кыяфәт ясадылар. Ә Джек балаларны җанвар белән куркытуны дәвам итте. Ул яңадан башка кыяфәттә киләчәк, дип сөйләде ул. Ягъни теге көнне Саймон чын Саймон булмаган, ә аның кыяфәтен алган җанвар. Балалар моңа теләп ышандылар. Шулай итеп алар үз-үзләреннән үтерүче икәнлекләрен яшерәләр иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сөңге – копьё
җанварны табу – найти зверя
идарә итә алмый – не может управлять
буйсынырга теләмәде алар – не пожелали подчиняться
әзәйгәнен сизделәр – заметили, что стало меньше
җиңүеннән ләззәтләнә – наслаждался победой
яңа томышның рәхәтлеге турында – о счастье в новой жизни
тагын да көчлерәк хыялланды – ещё больше стал мечтать
кешелексез гамәлләр – бесчеловечные поступки
кабан башы утыртылган таяк – палка, на которую была насажена голова
буйсынырга мәҗбүр итте – заставил подчиниться
борынгы бию – древний танец
Муеныннан суй! – Перережь горло!
Канын чыгар! – Выпусти ему кровь!
очраклы һәлакәт – случайное происшествие
аның кыяфәтен алган җанвар – зверь, облачившийся в него
үз-үзләреннән үтерүче икәнлекләрен яшерәләр иде – скрывали от самих себя, что они убийцы

Төнлә Ральфның отряды да, Джекның отряды да учак ягарга тырышты. Әмма яңгырдан соң утыннар юеш иде. Кояш нурлары ярдәмендә ут ягар өчен, Джек төнлә яңа тентү ясады һәм Чучканың күзлеген урлады. Аның отряды танымаслык итеп балчыкка буялган иде. Хәзер алар чын кыргыйларга әйләнгән иделәр.

Ральф Джекны һәм дусларын "караклар" дип атады һәм Чучканың күзлеген кайтаруны сорады. Джек моны ишеткәч, аның өстенә ташланды. Малайлар тагын сугыштылар. Джек малайларга игезәкләрне бәйләргә әмер бирде.

Чучка балаларны туктатмакчы иде. "Дусларча яшәргә кирәк, сугышырга ярамый. Югыйсә бу кыргый утраудан китә алмаячакбыз", – диде ул. Шулвакыт Роджер исемле малай аның өстенә зур авыр таш төшерде. Малай ярдан егылып төште һәм вафат булды. Бу үлем Джекны канатландырды. Ул тагын сөнге белән Ральфка ташланды һәм аны яралады, әмма малай качарга өлгерде.

Ральф ялгызы калды. Ул алдагы көнгә планнарын уйлады. Джек аны тынычлыкта калдырмаячак, билгеле. Ул тагын бер Джекның отряды янына барырга уйлады. Бәлки, алар тукланудан соң усал түгелләрдер. Ләкин моңа өмет әз иде.

Качып йөргәндә Ральф "Чебеннәр хакиме" каршына чыкты. Ул инде черегән иде. Хәзер малайга кабан башының сөяге карап тора иде. Баш усал итеп көлә иде сыман. Ральф баш сөяген бәреп төшерде, ә таякны үзенә алды.

Төнлә ул тагын отрядка китте. Анда каравылда Эрик һәм Сэм тора иде. Джек янына китүләрен алар чарасызлык дип аңлаттылар. Аларны кыйнаганнар һәм отрядка кушылырга мәҗбүр иткәннәр. Шулай ук алар Ральфка иртәгә аны аулаячакларын әйттеләр. Отрядның максаты – Ральфны кабанны кебек үк сую икән. Нигә шулай күрәлмыйлар алар аны? Малай моны аңламады. Ральф игезәкләргә кая качачагын әйтте. "Минем кайда икәнне беркемгә әйтмәгез", – диде ул. Игезәкләр серне саклый алмадылар, Ральфны Джекка саттылар.

Икенче көнне балаларның элекке башлыгын бөтен утрауда эзләделәр, ләкин тапмадылар. Аннары таудан таш ата башладылар. Ральфны сытып үтерергә өметләнә иде алар. Соңыннан, Ральфка качарга урын калмасын дип, урманга ут төрттеләр. Кая барырга белмәгән малай яр буена чыкты. Анда катер тора иде. Катерда диңгез офицеры һәм матрослар утырганнар. Алар узып барган хәрби корабта янгын төтене күргәннәр икән һәм якындагы утрауда туктарга булганнар.

Офицер һәм матрослар малайларга шаккатып карап тордылар. Күбесе киемсез, йөзләре балчыкка буялган. Алар утрауда олы кешеләрнең булмавын аңладылар. Әмма балаларның мондый хәлгә килүләре барыбер сәер иде.

– Сез үзегезне яхшырак та тота ала идегез, – диде офицер.

Ральф: "Бердәм булганда, шулай иде ул", –​ диде һәм булганнарны исенә төшереп елап җибәрде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кояш нурлары ярдәмендә – при помощи солнечных лучей
танымаслык итеп балчыкка буялган – испачкался в глине до неузнаваемости
үлем канатландырды – смерть окрылила
яралады – ранил
тукланудан соң усал түгелләрдер вероятно, не злые после ужина
черегән – сгнившая
чарасызлык дип аңлаттылар – объяснили безвыходностью
аны аулаячакларын әйттеләр – сказали, что на него будут охотиться
кая качачагын – куда спрячется
сытып үтерергә – раздавить
ут төрттеләр – подожгли
хәрби корабта янгын төтене күргәннәр – увидели на военном корабле дым от пожара

*****

Этот текст подготовлен в рамках подкастов "Татарча 5 антиутопия" проекта "Әйдә! Online". Не пропустите и другие антиутопии на татарском языке:

Другие наши тексты доступны для чтения и прослушивания здесь.

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

антиутопия татарча

Жанр "антиутопия" полюбился нашим читателям особенно в последние месяцы. "Әйдә! Online" представляет 5 самых известных в мире антиутопий, которые описывают ужасы тоталитарного общества. Большинство текстов выходят на татарском языке впервые. Мы сократили и адаптировали произведения известных авторов специально для изучающих татарский язык. Читайте и слушайте любимые произведения вместе с "Әйдә! Online".

"Антиутопия" жанрында язылган әсәрләрнең бу айларда аеруча популяр булганын исәпкә алып, иң танылган биш әсәрне туплап сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аларның күбесе татар телендә беренче тапкыр яңгырый. Әсәрләр татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус яраклаштырылган.

XS
SM
MD
LG