Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель чыгышында Муратов газаплауларга каршы халыкара трибунал булдырырга тәкъдим итте


Дмитрий Муратов
Дмитрий Муратов

Нобель лекциясе белән чыгыш ясаганда ул Русиядә журналистиканың "караңгы чор яшәвен" әйтте.

10 декабрьдә Норвегия башкаласы Ослода 2021 елга Нобель премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләкне "Новая газета"ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов һәм филиппин журналисты Мария Ресса алды. Алар Нобель лекцияләре белән чыгыш ясады.

"Новая газета" Муратов чыгышының тулы вариантын чыгарды.

Аерым алганда Муратов газаплауларга каршы халыкара трибунал булдырырга тәким итте, Русия төрмәләрендә һәм тикшерү барышында газаплаулар тәҗрибәсе кулланылуын искәртте.

"Рәхимсез мөгамәлә, көчләүләр, начар шартларда тоту, туган көнендә әнисенә шалтыратуны һәм күрешүләрне тыю, сак астында тоту вакытын чиксез озайтулар... Авыр чирләре булганнарны мәхкәмәгә кадәр үк рәшәткә артына җибәрәләр, алардан дәлилләрсез генә гаепләрен тануларын таләп итәләр. Ялган гаепләүләр нигезендә ачылган җинаять эшләре бездә еш кына сәяси сыйфатка ия", диде Муратов һәм "ялган шикаять аркасында" җәза мөддәтен үтәүче Алексей Навальныйны мисал буларак китерде.

Дмитрий Муратов Русия баш прокуратурасының "Мемориал" берләшмәсенең (Русиядә "ят агент" дип танылды) эшчәнлеген туктатуны таләп итүе хакында да сөйләде. "Мемориал"ның "Сталин репрессиясе корбаннарын аклау" белән шөгыльләнүен, әмма прокурорларның аны "кеше хокукларын бозуда" гаепләвен әйтте.

"Бер яктан карасаң, Русия президенты Владимир Путин академик Сахаровның 100 еллыгы уңаеннан аңа һәйкәл куйдыруга ярдәм итә. Ә икенче яктан, безнең илнең Баш прокуратурасы "Мемориал" берләшмәсен ликвидацияләүне таләп итә. "Мемориал"ны Сахаров оештырган иде. "Мемориал" – халык дошманы түгел, "Мемориал – халыкның дусты" диде ул.

Шулай ук "Новая газета" мөхәррире Русиядә журналистиканың "караңгы чорда яшәвен" әйтте.

Аерым алганда ул Русиядәге "ят агентлар" реестрына йөздән артык журналистларның, медианың, хокук яклаучыларның һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларның кертелүе турында сөйләде. Русиядә "ят агентлар"ның "халык дошманы" булуын искәртте.

"Күпчелек хезмәттәшләребез эшсез калды. Кемдер илдән күченеп китәргә мәҗбүр булды", дип белдерде Муратов.

Шул ук вакытта Муратов һөнәри эшчәнлеге аркасында һәлак булган журналистларның хәтерен бер минут тынлык белән хөрмәтләргә тәкъдим итте һәм эзәрлекләүләргә дучар булган журналистларга ярдәм итүне сорады.

4-11 октябрь көннәрендә Нобель атнасы узды. Фәннең төрле өлкәләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар, журналистлар аталды.

8 октябрьдә Нобель тынычлык бүләге ияләре аталды. Быел бу мәртәбәле премиягә Русиянең "Новая газета" баш мөхәррире Дмитрий Муратов һәм американ-филиппин журналисты Мария Ресса лаек дип табылды. Бүләк аларга "демократия һәм тынычлыкның шарты булган ирекле фикер белдерүне яклау тырышлыклары өчен" бирелде.

Дмитрий Муратов дистәләгән еллар дәвамында Русиядә сүз иреген яклый. 1993 елда ул бәйсез "Новая газета" газетына нигез салучыларның берсе иде, бу басманы ул 24 еллап җитәкләде. "Новая газета" – бүгенге көндә хакимияткә тәнкыйди карашлы Русиянең иң мөстәкыйль газеты. Фактларга нигезләнгән журналистикасы һәм профессиональ намуслылыгы аны башка медиа чаралары сирәк искә алган Русия җәмгыятенең мөһим вакыйгалары турында әһәмиятле мәгълүмат чыганагы итте. 1993 елдан бирле "Новая газета" коррупция, полиция золымы, канунсыз кулга алулар, сайлау хәрәмләшүләре һәм "трольләр фабрикалары"ннан башлап, Русия эчендә дә, читтә дә хәрби көчләрен куллануга кадәр темаларга тәнкыйди мәкаләләрен бастырып килде.

"Новая газета" оппонентлары исә эзәрлекләүләр, куркытулар, көч куллану һәм үтерү очраклары белән җавап биргәннәр. Газет эшли башлаганнан бирле аның алты журналисты үтерелде, шул исәптән Чечнядагы сугыш турында ачык мәкаләләр язган Анна Политковская. Үтерүләр һәм янауларга карамастан, баш мөхәррир газетның бәйсез сәясәтеннән баш тартмады. Ул журналистларның профессиональ һәм этик нормаларына туры килгән очракта теләгән темаларга язу хокукын эзлекле яклады, дип язып чыкты Нобель комитеты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG