Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл һәм Албасты (Красавица и Чудовище)


Фрагмент мультфильмы "Красавица и Чудовище" производства студии Дисней, 1991 год
Фрагмент мультфильмы "Красавица и Чудовище" производства студии Дисней, 1991 год

Читаем на татарском известную сказку "Красавица и Чудовище"! Мы перевели текст, адаптировав его для изучающих язык, записали красивую аудиосказку, подготовили перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике.

Гүзәл һәм Албасты (Красавица и Чудовище)
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:49 0:00

Борын-борын заманда яшәгән ди бер бай сәүдәгәр. Аның өч кызы һәм бер улы булган ди. Кечкенә кызының исеме Гүзәл булган. Кызны апалары яратмый, гел рәнҗетә торган булган. Бер көнне әтиләре ачуланган да кызларына болай дигән:

– Хәзер безгә авылда яшәргә һәм фермада эшләргә туры киләчәк. Акча ягы кыенлашты.

Фермада Гүзәл бөтен эшне эшләгән. Кырда абыйсына булышкан. Апалары исә көннәр буе эшсез утырган. Шулай итеп бер ел узган.

Бер көнне сәүдәгәргә яхшы хәбәр китерделәр. Аның югалган бер корабы табылган икән. Хәзер ул тагын баеды.

Сәүдәгәр шәһәргә акчасын алырга барырга әзерләнде һәм кызларыннан нәрсә теләгәннәрен сорады. Олы кызлары күлмәкләр сорады. Гади күлмәк кирәкми аларга, алтын-көмеш белән тегелгән ефәк күлмәкләр кирәк. Ә Гүзәл әтисеннән гөлчәчәк алып кайтырга сорады.

Өйгә кайтканда кызларның әтисе адашты һәм бик караңгы урманга керде. Монда ач бүреләр күп иде, шуңа ул кызларын бүтән күрмәс дип борчылды.

Кинәт еракта утлар күренде. Сәүдәгәр аңа якынлашты һәм бик борынгы сарай күрде. Ул атын бәйләде дә сарайның капкасына, аннан зур залга керде. Анда өстәл бар иде. Өстәлдә бер кешелек табын җәелгән. "Хуҗа тиздән килер", – дип уйлады ул. Хуҗа бер сәгатьтән дә, ике, өч сәгатьтән дә килмәде. Сәүдәгәр бик ачыккан иде. Ул өстәл артына утырды да тәмле итеп сыйланды. Аннары башка бүлмәләрне карады. Йокы бүлмәсендәге караватка ятты да тирән йокыга китте.

Иртән уянгач, сәүдәгәр урындыкта яңа кием күрде. Аш бүлмәсендә җылы каһвә һәм кабартмалар әзерләнгән иде.

Миһербанлы тылсымчы! – диде сәүдәгәр. – Юмартлыгың өчен рәхмәт сиңа.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
бай сәүдәгәр – богатый
гел рәнҗетә торган булан – всегда обижал
туры киләчәк придётся
Акча ягы кыенлашты. – С деньгами стало худо.
яхшы хәбәр – хорошая новость
югалган бер корабы – потерянный корабль
нәрсә теләгәннәрен сорады спросил, чего желают
көмеш белән тегелгән ефәк күлмәкләр – шёлковые платья, прошитые серебром
адашты заблудился
якынлашты – приблизился
борынгы сарай – древний замок
бер кешелек табын җәелгән – накрыт стол на одного человека
ачыккан – проголодался
тәмле итеп сыйланды – вкусно угостился
тирән йокыга китте – погрузился в глубокий сон
Миһербанлы тылсымчы! Милосердный волшебник!

Ишегалдына чыккач, ул җигелгән атны күрде һәм өенә юл тотты. Бакчада гөлчәчәкләр үскәнен күрде һәм кече кызының үтенечен искә төшерде. Ул якын килде дә бер чәчәкне өзде.

Кинәт үкерү яңгырады. Сәүдәгәрнең каршына бик зур куркыныч җанвар чыкты.

– Мин сине коткардым, ә син миңа әнә ничек түлисең, – диде ул. – Моның өчен син үләргә тиеш!

– Гафу итегез, Галиҗәнап, зинһар, кичерегез! – дип үтенде сәүдәгәр. – Мин гөлчәчәкне бер кызым өчен өздем. Ул аны бик сорады.

– Минем исемем Галиҗәнап түгел! Мин Албасты! Бар, өеңә кайт һәм кызларыңнан сора: синең өчен үләргә әзерме алар? Әзер булмасалар, өч айдан үзең кил, – диде Албасты. Һәм тагын өстәде: "Мин сиңа бер сандык алтын җибәрермен".

"Нинди сәер, – дип уйлады сәүдәгәр. – Миһербанлы да, явыз да." Ул атка утырды һәм өенә юл тотты. Кызларына күргәннәрен сөйләде, Албастының шартын әйтте.

Гүзәлнең апалары аңа ташландылар:

– Син гаепле! – дип кычкырдылар. – Нәрсәгә кирәк иде сиңа ул чәчәк? Хәзер әти җаны белән түләргә тиеш. Ә син еламыйсың да.

– Ә нәрсәгә еларга? Албасты янына әти урынына мин бара алам дигән. Мин үзем барам. Әти, сез минем аркада үләргә тиеш түгел. Ә бу алтынга тулы сандык апаларыма булыр, – диде кыю кыз.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
җигелгән атны – привязанную лошадь
гөлчәчәкләр – розы
үтенечен искә төшерде – вспомнил просьбу
чәчәкне өзде сорвал цветок
Кинәт үкерү яңгырады. – Вдруг прозвучал рёв
сәүдәгәрнең каршына – к купцу
куркыныч җанвар чыкты вышло страшное существо
коткардым – спас
галиҗәнап – величество
бер сандык алтын – сундук с золотом
шартын (ч-л) условие
ташландылар набросились
гаепле – виноват
җаны белән түләргә тиеш – должен платить жизнью
әти урынына вместо папы
минем аркада – из-за меня

Икенече көнне Гүзәл юлга чыкты. Абыйлары бик елады. Апалары исә юри күзләренә суган сөртте һәм елаган булып кыланды. Ат сарайга юлны үзе тапты.

Кунак бүлмәсендә ике кешелек табын әзерләнгән иде.

"Албасты мине ашарга телидер, шуңа сыйлап тазартадыр", – дип уйлады кыз.

Төшке аштан соң үкереп Албасты чыкты.

Үзең теләп килдеңме монда? – диде ул.

– Әйе, – диде кыз тын гына.

– Йөрәгең зур синең, мин сиңа миһербанлы булырмын, – диде Албасты һәм юкка чыкты.

Иртән Гүзәл паркны һәм сарайны әйләнде. Бер бүлмәдә "Гүзәлнең бүлмәсе" дип язылган иде. Анда китапларга тулы киштәләр һәм пианино бар иде. Өстәлдә көзге ята иде. Аның тоткасында: "Гүзәл нәрсә теләсә, шуны чынга ашырам", – дип язылган.

– Әтиемнең нәрсә эшләгәнен күрергә телим, – диде кыз.

Көзге аңа күңелсезләнеп утырган әтисен күрсәтте.

Албасты бу көнне дә кызны ашамады. Кич аның тавышы ишетелде:

– Гүзәл, синең ашаганыңны карарга рөхсәт ит, – диде.

– Сез монда хуҗа, – дип җавап бирде кыз.

– Юк, бу сарайда синең сүзең мөһим. Әйт әле миңа, мин бик гамьсезме?

– Әйе! – диде кыз. – Мин ялганлый белмим. Әмма сез бик ягымлыдыр дип уйлыйм.

– Синең акылың һәм миһербанлылыгың күңелемне эретә. Үземне шулкадәр гамьсез түгел дип уйлый башлыйм, – диде Албасты.

Шулай кыз һәм Албасты дуслашты.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
юри күзләренә суган сөртте специально потёрли глаза луком
кыланды –​ притворилась
сыйлап тазартадыр –​ откармливает
үзең теләп –​ по своей воле
китапларга тулы киштәләр –​ полные книг полки
чынга ашырам –​ исполняю
күңелсезләнеп утырган –​ сидел грустный
хуҗа –​ хозяин
синең сүзең мөһим –​ важно твоё слово
мин бик гамьсезме –​ я очень уродлив
ялганный белмим –​ не умею обманывать
ягымлы –​ добрый
күңелемне эретә –​ душа оттаивает
дуслаштылар –​ подружились

Бер көнне Албасты Гүзәлгә:

– Миңа кияүгә чык! – диде.

– Юк, булмый, булдыра алмыйм, – диде кыз.

Албасты елап юкка чыкты.

Өч ай узды. Һәр көнне Албасты кызның ашаганын күзәтте.

– Син минем бердәнбер сөенечем, – дип әйтә иде ул, – синсез мин үләм. Мине ташламассың дип сүз бир.

Кыз сүз бирде.

Бер көнне көзге кызга әтисенең авыру икәнен күрсәтте. Ул әтисен күрергә теләде һәм Албастыдан рөхсәт сорады.

– Мин сине беркайчан да калдырмаска сүз бирдем. Әмма әтиемне күрергә бик телимен, – диде ул.

– Син өеңә кайта аласың, – дип җавап бирде Албасты. – Ә мин монда ялгызлыктан үләчәкмен.

– Юк,– дип каршы килде Гүзәл.– Мин сиңа сүз бирәм, кире кайтачакмын. Апаларым кияүгә чыккан, абыем хәрби хезмәттә, әтием үләргә ята. Бер атна вакыт бир.

Албасты ризалашты.

– Иртәгә өеңдә уянырсың. Кире кайтыр өчен шушы йөзекне янәшәңә куеп йокларсың, – диде ул һәм кызга йөзек сузды.

Икенче көнне уянганда Гүзәл туган йортында иде. Ул Албасты бүләк иткән кыйммәтле киемнәрен, таҗын киде, энҗеләрен такты да әтисе янына чыкты. Әтисе кызын исән килеш күрергә бик шат иде. Ә апалары кыйммәтле киемнәрен күргәч, аны тагын да ныграк күрәлмый башладылар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кияүгә чык выходи замуж​
ашаганын күзәтте – следил за тем, как она кушает
бердәнбер сөенечем – единственная радость
ташламассың дип – что не бросишь/покинешь
рөхсәт сорады – спросил разрешения
беркайчан да калдырмаска – никогда не оставлять
ялгызлыктан үләчәкмен умру от одиночества
хәрби хезмәттә – на военной службе
уянырсың проснёшься
янәшәңә куеп йокларсың – во время сна положишь рядом
йөзек сузды – протянул кольцо
таҗын киде надел корону
энҗеләрен такты – нацепила жемчуга
исән килеш күрергә – увидеть живым
тагын да ныграк күрәлмый – ненавидеть ещё сильнее

Бер атнадан кыз янә сарайга кайтырга тиеш иде. Мәкерле апалары аны калырга үгетләде, кычкырды, елады. Гүзәл тагын бер атнага калырга уйлады. Тугызынчы көнне ул төш күрде: Албасты чирәмдә үләргә ята икән. Кыз тизрәк сарайга кайтырга теләде һәм йөзеген янәшәсенә куеп йоклады.

Икенче көнне Гүзәл сарайда иде. Албасты чирәмдә үлеп ята, кызга актык көче белән:

– Мин синсез яши алмыйм. Үлгәндә сине күрүемә шатмын, – диде.

– Юк, син үләргә тиеш түгел! – дип елады Гүзәл. – Мин сине яратам һәм хатының булырга телим.

Кызның шушы сүзләрне әйтүе булды, сарай якты утка күмелде, матур музыка уйный башлады. Албасты кинәт юкка чыкты, ә аның урынына чирәмдә шахзадә ята иде.

– Ә кайда соң Албасты? – дип кычкырды Гүзәл.

– Албасты мин инде ул, – диде шахзадә. – Мине явыз фея сихерләде һәм коточкыч җанварга әйләндерде. Берәр яшь кыз миңа гашыйк булып, хатыным булырга ризалашканчы мин шулай яшәргә тиеш идем. Сез мине коткардыгыз.

Гүзәл һәм Албасты сарайга керде. Анда аларны әтисе, абыйсы, апалары көтә иде.

– Гүзәл, син шушы сарайның патшабикәсе булачаксың. Син моңа лаеклы, – диде шахзадә.

Ә кыз апаларына:

– Ә сез явызлыгыгыз өчен сарай ишекләре каршындагы сыннар булырсыз. Гаебегезне таныганчы шунда торырсыз, – диде.

Гүзәл шахзадә белән никахлашты һәм озын бәхетле гомер кичерде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
мәкерле – коварный/хитрый​
калырга үгетләделәр – уговаривали остаться
чирәмдә үләргә ята – лежал на траве при смерти
актык көче белән – из последних сил
әйтүе булды как только сказал
якты
утка күмелде – осветился ярким цветом
шахзадә - принц
сихерләде заколдовала
ризалашканчы – пока не признается
патшабикәсе – королевой
лаеклы – заслуженный
сарай ишекләре каршындагы сыннар статуи напротив дверей замка
гаебегезне таныганчыпока не признаете ошибку/неправоту
никахлашты – обвенчалась

*****

Ну и как вам, понравилось? Надеемся, что знакомый текст читался легко :) Вам также может понравится:

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Гүзәл һәм Албасты

Тест: Гүзәл һәм Албасты

Сынау

Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG