19 декабрь, якшәмбе көнне Польшаның 100дән артык шәһәрендә TVN оппозицион телеканалын яклап чаралар узды. Протестта катнашучылар 19.00 сәгатьтә Варшавада Президент сарае янына җыелды. Алар мәгълүмат чараларының иреге өчен таләпләр белдерде.
Аерым алганда, каршылык чарасында катнашучылар ил президентыннан "мәгълүмат чараларының иреген чикләүче" канунга вето салуны таләп итте.
Польша парламентында җомга көнне кабул ителгән канун, чит ил мәгълүмат чараларына ия булу кагыйдәләрен кырыслата. Аерым алганда бу TVN24 хәбәрләр каналының үз эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлегенә йогынты ясаячак, каналга Американың Discovery медиа ширкәте хуҗа.
Каршылык чарасында катнашучылар арасында "Сивил платформа" оппозиция фиркасе рәисе, Польшаның элеккеге премьеры Дональд Туск, "Сивил коалиция"дән президент вазифасына элеккеге намзәт Малгожата Кидава-Блоньская һәм башка танылган сәясәтчеләр, журналистлар һәм активистлар бар иде.
Варшавада һәм Польшаның башка шәһәрләрендә каршылык чараларын оештыручыларның берсе – Демократияне яклау комитеты. Активистлар мөрәҗәгатьләр чыгарды, алар хакимиятнең хәзерге гамәлләре – 1989 елдан алып Польшада сүз ирегенә иң җитди һөҗүм дип белдерде.
"Идарә итүче фирка һәм аның ялагайлары бәйсез мәгълүмат чараларын ябарга тели, чөнки дөреслек - аларның иң куркыныч дошманнары. Русиядә Владимир Путинның идарәсе дә шулай ук башланган иде. Хакимиятне тәкыйтьләгән НТВ телеканалын 2001 елда "Газпром" концерны сатып алды. Без Польшаның Русия һәм Маҗарстан киткән юлдан китүенә риза түгел. Без бәйсез мәгълүмат чаралары өчен икътисади азатлык таләп итәбез" диелгән мөрәҗәгатьтә.
2015 елдан Польша матбугат иреге рейтингында 18нче урыннан 62нче урынга төшкән һәм Нигерия, Әрмәнстан һәм Чилидан да түбәнрәк урнашкан.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!