Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел тамашалары: татар теле театр һәм музейларда гына яши


Казанда балалар өчен Татарстан президенты чыршысы
Казанда балалар өчен Татарстан президенты чыршысы

Татарстан һәм Башкортстанда балаларын ана телендәге тамашаларга алып барырга теләгән ата-аналар өчен мөмкинлекләр бик нык чикләнгән. Башка төбәкләрдә андый мөмкинлек гомумән юк. Азатлык балаларга үз телләрендә әзерләнгән тамашаларны барлады.

25 декабрьдә Казанда сәләтле балалар өчен Татарстан президентының чыршы бәйрәме узды. Мөгаен, бу "Президент чыршысы" исеме белән узган соңгы бәйрәм булыр. Русиядә төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыючы канун чыгу сәбәпле, киләсе елдан ул "Татарстан башлыгы чыршы бәйрәме" дип аталырга мөмкин.

Очраклы гынамы, әллә инде яңа канунга ишарә итепме, быелгы тамашаны "Перезагрузка" дип атаганнар. Бәйрәмнең режиссеры – Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның кызы Диана Сәфәрова. Тамаша ике телдә барды – татарча һәм урысча. Президент Рөстәм Миңнеханов та балаларны республиканың дәүләт телләрендә сәламләде. Анда быел 8 мең бала катнашты.

Татарстан президенты бәйрәмдә балалар белән аралаша
Татарстан президенты бәйрәмдә балалар белән аралаша

Татарстанда быелгы башка Яңа ел бәйрәмнәре ничек оештырылган? Араларында татар телендә узучылары күпме?

Берничә ел элек Тукайның туган ягы – Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш бабай утарындагы Чыршы бәйрәмендә җәнҗал чыккан иде. Кыш бабай утары мөдире, "Кыш бабай" дигән исемне патентлап алган Юлия Таланова балалары тамашаны татар телендә каравын теләгән ата-аналарга сабыйларының киеменә берәр билге тагарга тәкъдим итте. "Балагызга берәр тамга тагыгыз, әкият каһарманнары аңа татарча эндәшер", дигән иде ул. Бу кайбер ата-аналарның исенә наци Германиясендә яһүдләрнең күкрәгенә Давыт йолдызы тагу булганын төшерде.

Кышкы яллар вакытында безгә туристлар күп килә, алар татарча белми, шуңа тамашаларыбыз урысча бара

Быел балаларның күкрәкләренә андый тамгалар тагу кирәклеге әйтелми. Кырлайда тамашалар бары тик урыс телендә генә бара. Татарча тамаша узсын өчен, кимендә ун баладан торган аерым төркем җыелуы шарт. "Безнең артистларыбыз барысы да татарча белә, без татарча да уздыра алабыз. Ләкин кышкы яллар вакытында безгә туристлар күп килә, алар татарча белми, шуңа тамашаларыбыз урысча бара" дип аңлатты Азатлыкка "Кыш бабай" сүзчесе.

Тукай авылында Кыш бабай тамашасын карау 2350-2600 сумга төшә. Монда Казаннан Кырлайга автобуста бару һәм кайту, квест-уен, курчак спектакле, татлы күчтәнәч һәм чәй эчү керә.

Яңа ел бәйрәм-тамашасы быел "Иске Казан" музей-тыюлыгында да уза. "Дөнья әкиятләре резиденциясе" интерактив програмы кысаларында оештырылган тамашаларның барысы да урыс телендә генә.

Ә нәрсә, татар балалары урысча аңламый мени?

"Әлбәттә, урысча. Безгә бөтен Русиядән туристлар килә. Ә нәрсә, татар балалары урысча аңламый мени?" дип җавапладылар Азатлык хәбәрчесе соравына.

990 сум түләсәң, балага әкият буйлап сәфәр уздыралар – Маша һәм Аю йортында, Габдулла Тукай, Шүрәле, Су анасының әкият өе, Мәче һәм Шрек манаралары, тычкан йортында кунак булу һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены көтә балаларны. Кайнар чәй һәм өчпочмак белән тамак ялгап алыр өчен өстәп 50 сум түләргә кирәк була.

Татарстан милли музеенда чыршы бәйрәмнәре шулай ук урыс телендә узачак. "Татар телендә уздырмыйбыз, чөнки ихтыяҗ юк", дип аңлаттылар Азатлыкка. Ә татарча тамаша карарга теләүчеләр Тукай музеена бара ала, диделәр.

Тукай музеенда балалар өчен "Шамил йортында Яңа ел" дигән театрлаштырылган интерактив тамашалар бара. Ул 5-12 яшьлек балаларга исәпләнгән. Програмда традицион яңа ел һәм популяр татар халык уеннары, әйлән-бәйлән уйнау, музыка белән күңел ачу, музей күргәзмәсе буйлап экскурсия-квест каралган. Бәйрәмдә балалар 100 ел элек татарлар Яңа елны ничек бәйрәм иткәнен, Габдулла Тукайның бу бәйрәмне үз шигырьләрендә ничек тасвирлаганын белә алачак. Бәясе – 400 сум, ә инде бала татлы күчтәнәч тә алып китсен дисәң – 600 сум түлисең. Тамашаны 20 кешедән дә ким булмаган төркемнәр өчен оештырырга әзерләр. Тукай музеенда Чыршы бәйрәмнәре 29 декабрьгә кадәр барачак.

Музейларга килгәндә, Татар китабы йортында татар телендә Яңа ел бәйрәме узачак. 26 декабрьдә монда "Шуктуган кышкы урманда" дигән бәйрәм оештыралар. Тамаша урман сакчысы һәм агачлар табибы – тукран малае Шуктуганның кышкы маҗаралары буларак тәкъдим ителә. Тамашалар 19 декабрьдә башланган, соңгысы 26 декабрьдә узачак. Бу бәйрәмгә 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар чакырыла, тамаша бер сәгать бара. Бәясе – 350 сум, баллы күчтәнәч белән – 550 сум була. Катнашыр өчен алдан язылып куюны сорыйлар.


Күптәнге гадәт белән, Татарстанның дәүләт театрлары да Яңа ел алдыннан татар телендә спектакльләр тәкъдим итә.

Камал театрында быел берюлы өч тамаша бара. 25 декабрдә анда "Малай, Бүре һәм Шомбай" спектакле премьерасы узды. Бу – халык әкиятләре нигезендә куелган музыкаль әкият. Тамашада классик музыка да, бүгенге чор җырлары да, башка татар һәм дөнья музыкасы да яңгырый, аларны театр оркестры башкара. Бу тамашаны 26, 27, 30 декабрьдә, аннары 4 һәм 5 гыйнварда карап була. Якын көннәргә билетлар сатылып беткән, 30 декабрьгә һәм гыйнварга гына берничә урын калган. Билет бәясе – 450 сум.

"Малай, Бүре һәм Шомбай" спектакленнән күренеш
"Малай, Бүре һәм Шомбай" спектакленнән күренеш

Каникулларда исә Камал театры балалар өчен "Кәҗә, Сарык һәм башкалар" спектаклен күрсәтәчәк. Аны 28 декабрь һәм 8 гыйнваргә куйганнар. Билетлар 400-450 сум тора.

Камалларның тагын бер тамашасы 29 декабрьдә була – "Мендәр әкияте". Аның да бәясе 400-450 сум.

Спектакльләргә кадәр фойедагы чыршы әйләнәсендә балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында бәйрәм дә татарча узачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Яңа ел бәйрәмнәренә атап, балалар өчен "Асылкош" спектакле күрсәтелә. Бу – Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре нигезендә Туфан Имаметдинов куйган музыкаль әкият. Барлыгы тугыз тамаша – барысы да татарча. Билет бәясе – 300-400 сум. Декабрь аена билетлар инде беткән диярлек, 3, 4 һәм 5 гыйнварга гына алып була. Спектакль алдыннан балалар өчен чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында уеннар һәм конкурслар оештырыла.

"Асылкош" спектакленнән күренеш
"Асылкош" спектакленнән күренеш

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 21 декабрьдан 30 декабрьгә кадәр һәм 2-3 гыйнвар көннәрендә "Камыр Батыр" спектаклен күрсәтә. Билет бәясе – 400-500 сум. Балаларны төрле төсле утлар белән бизәлгән чыршы янында уеннар, әкияти геройлар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, интермедиа һәм "Камыр батыр" спектакле көтә. Декабрьгә билетлар аз калган, гыйнварга – күбрәк.

"Камыр Батыр" спектаклендә уйнаучылар
"Камыр Батыр" спектаклендә уйнаучылар

Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында Яңа ел тамашалары 9 гыйнварга кадәр бара. Спектакльләрнең урысчалары да, "Кар кызы һәм тылсымлы тамаша" дип аталган татар телендәгесе дә әзерләнгән. Театр игъланында язылганча, тамашага килгән балалар көйсез Кар кызы, шаян Шомбай малае, Убырлы карчык, Шүрәле һәм башка татар халык әкиятләре каһарманнары белән очрашачак. Аларны монда шулай үк матур курчаклар, дәртле биюләр, мавыктыргыч вакыйгалар, махсус ут бизәләше, видео эффектлар көтә, диелә.
Татар телендәге тамашалар 3 тапкыр – 25 декабрьдә һәм 3 тапкыр – 4 гыйнварда. Урыс телендәгеләре – 68 тапкыр. Билет бәясе – 450-700 сум.

"Кар кызы һәм тылсымлы тамаша" спектаклендә катнашучылар
"Кар кызы һәм тылсымлы тамаша" спектаклендә катнашучылар

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның зур залында уза. Тамашачылар спектакльдә үз урыннарында утырып катнаша. Театр фойесында балалар өчен чыршы куелган, аларны күңелле музыка һәм махсус яңа ел фотозонасы көтә.

Былтыр яңа бинада зурлап ачылган Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының интернетта рәсми сайты юк, афишасын социаль челтәрләрдә генә табып була. Андагы мәгълүматка караганда, әлеге театрда 9 гыйнварга хәтле балалар өчен Айгөл Әхмәтгалиеваның "Чәчәк күлмәк" спектакле күрсәтеләчәк. Тамаша татар халык әкиятләренә нигезләнә. Шунда ук интерактив уеннар, Кыш бабай белән Кар кызы котлавы да булачак. Билет бәясе – 500 сум.

Ә менә Чаллы дәүләт курчак театрында татарча бер генә тамаша да юк. Яңа елга монда Алексей Толстойның "Алтын ачкыч" әкияте нигезендә спектакльләрен әзерләгәннәр.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында балалар өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар 20 декабрьдә башланып киткән. Балалар өчен "Шәһәрдә бердәнбер Бэби-Чыршы", "Йолдызлы әкият" дигән спектакльләр күрсәтеләчәк, икесе дә урыс телендә. Яңа ел тамашасыннан тыш, билет бәясенә татлы күчтәнәч тә керә. Билетлар 350 сум тора. Декабрьгә билетлар сатылып беткән, 5 гыйнвар көненә генә калган.

"Йолдызлы әкият" спектакленнән күренеш
"Йолдызлы әкият" спектакленнән күренеш

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында 4 гыйнварга хәтле "Тылсымлы тәңкәләр. Remake" дип аталган Яңа ел тамашасы күрсәтелә. Тамашалар татарча дип ышандыралар. Билет бәясе 150 сум.

Минзәлә татар театры 20 декабрьдән башлап Яңа ел әкиятләрен көнгә дүртәр тапкыр күрсәтә. Быел сәхнәдә – "Белоснежка һәм гномнар" әкияте, театр фойесында – "Тылсым чоры" тамашасы тәкъдим ителә. Билет бәясе – 300 сум. "Кышкы каникуллар вакытында театрыбызның иң яхшы спекакльләрен дә күрсәтәчәкбез, балалар өчен дә, зурлар өчен дә" диелә театр сайтында.

"Тылсым чоры" тамашасында катнашучылар
"Тылсым чоры" тамашасында катнашучылар


Татарстан театрлары Яңа ел тамашаларын татарча да оештырырга тырышса, Татарстаннан читтәге татар театрлары исә балалар өчен бәйрәмнәрен урысча гына уздыра.

Уфа "Нур" татар дәүләт театрында 8 гыйнварга кадәр "Маҗаралы яңа ел" һәм "Яңа ел могҗизалары яки Убырлы карчык каршы" дип исемләнгән музыкаль әкиятләр күрсәтеләчәк. Беренче тамашаның исеме татарча язылган булса да, чынында ул урысча барачак. Балалар өчен спектакльләр 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Билет бәясе – 200-300 сум.

Туймазы татар театрында да балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре уза, алар 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Балаларга "Кызыл Калфак" әкиятен әзерләгәннәр. Нәни кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы, яраткан әкият геройлары белән очрашачак. Чыршы янында күңелле уеннар, конкурслар да уза. Билет бәясе – 200 сум. Театр афишасындагы исемнәргә караганда, тамашалар урысча барачак.

Туймазы театрының Яңа ел тамашаларына чакыруы
Туймазы театрының Яңа ел тамашаларына чакыруы

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрында 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр "Кар кызы туган көне", "Йолдызлы осталар", "Кыш бабай, ау-у-у-у!" дигән спектакльләр барачак. Тамаша алдыннан балаларны Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнатып, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән бергә бәйрәм итеп алырга чакыралар. Театр сайтында бөтен спектакльләр һәм интермедиа рус телендә бара, диелгән. Билет алган очракта балага яңа ел күчтәнәче дә бирелә. Бу тамашалар 300 сум тора.

Башкорт театрларында да хәлләр яхшыдан түгел. Мәсәлән, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында Яңа елга багышлап дүрт спектакль куела, тик берсе генә башкорт телендә узачак. Ул 8 гыйнварга билгеләнгән. Балалар өчен Лившиц һәм Кичанова пьесасы нигезендә "Мираликундия. Серле һиппопотам" әкиятен режиссер Фиргать Гарипов чыгарган. Әкиятнең премьерасы 21 декабрь көнне узган. Балаларны әкият персонажлары, Кыш бабай һәм Карсылу белән очрашу көтә.

Башкорт дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары 2 декабрьдә үк башланган. Тугыз тамаша арасында берсе генә башкорт телендә. Ул "Етем төлкө" спектакле. Җитмәсә, башкорт телендәгесе 14 декабрьдә үк булган һәм каникуллар вакытында кабатлап куелмаячак. Урыс телендә Яңа ел тамашалары монда 56 тапкыр күрсәтеләчәк.

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Яңа ел марафоны 18 декабрьдән "Кышкы уйдырма" спектакле белән башланган. Бәйрәм көннәре афишасында "Щелкунчик", "Киресенчә Яңа ел", "Көлсылу", "Шәһәр тылсымчысы Зөбәрҗәт", "Зәңгәр кош", "Айболит һәм Бармалей", "Чиполлино" һәм "Галәветдин" әкиятләре дә күренә. Тамашаларга билет бәясе – 200-300 сум. Бары тик "Арба", "Айболит һәм Бармалей" һәм "Галәветдин" тамашалары гына башкортча бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG