Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда Русиядән 1,5 мең активист һәм журналист күчеп киткән


Алар сәяси, җинаять эзәрлекләүләре сәбәпле киткән диелә. Мөһаҗирлекнең төп юнәлешләре — Грузия, Литва һәм Украина.

2021 елда сәяси һәм җинаять эзәрлекләве сәбәпле Русиядән 1,5 мең активист һәм журналист күчеп киткән. Бу хакта Free Russia Foundation оешмасының (Русиядә теләнмәгән оешма дип танылды) проектлар менеджеры Антон Михальчукка сылтама белән Znak.com яза.

Шул ук вакытта оешма бары тик "сәяси" мөһаҗирләрне генә исәпкә ала. Аларның гаилә әгъзаларының, яки Русиядә яшисе килмичә күченергә булганнарның саны статистикада юк, дип искәрткән Михальчук.

Аның әйтүенчә, мөһаҗирлекнең төп юнәлешләре булып Грузия, Литва һәм Украина тора. Моннан тыш Көнчыгыш Европаның башка илләре, шулай ук Франция һәм АКШ да популяр.

Free Russia Foundation мәгълүматына күрә, сәяси мөһаҗирлек дулкыны 2021 елның язында, Алексей Навальныйны хуплап кышкы митингларда катнашучыларга полиция килә башлаганнан соң башланган.

"ОВД-Инфо" (проект "ят агент дип танылды) статистикасына күрә, ул вакытта 200дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларны күзәтү камералары аша ачыклаганнар.

Моннан тыш, кайбер активистлар киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру, юлларны томалау һәм коронавирус чикләүләрен бозу турындагы җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр булды.

"Коммерсантъ"ның ноябрь аенда чыккан исәпләүләренә күрә, Алексей Навальныйның төбәкләрдәге штабларының (алар Русиядә экстремист оешма дип танылды) 38 элеккеге җитәкчесе арасында якынча яртысы илдән күченеп киткән, яки күченергә ниятли.

2021 елның октябрендә "Такие дела" басмасының һәм белгечләрнең тикшеренүе, соңгы 20 елда Русиядән башка илләргә даими яшәргә дүрт-биш миллион кеше күченүен күрсәтте.

2011 елдан соң мөһаҗирләрнең саны тайпылышсыз арта, соңгы елларда аларның саны 300 меңләп кешене тәшкил итә. Тикшеренү авторлары шулай ук Русиядән күченеп киткән кешеләр арасында сораштыру уздырган. Аларның өчтән икесенә якыны (64 проценты) мөһаҗирлегенең сәбәбе дип иминлеккә омтылышын атаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG