Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья башкортлары корылтае 2022 елны Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы дип игълан итте


Башкорт биюе
Башкорт биюе

Башкортстанда 2020 ел – Башкорт теле, 2021 ел исә Башкорт тарихы елы исеме астында узган иде.

Дөнья башкортлары корылтае республикада 2022 елны Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы дип атарга тәкъдим иткән.

Дөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аетколова сүзләренчә, быелга зур эш планы каралган, ул 900гә якын пункттан тора. Башкортлар күпләп яшәгән төбәкләргә һәм районнарга җибәрү өчен методик тәкъдимнәр әзерләнә диелә.

"Башкорт мәдәнияте елын игълан итү мәдәниятне саклау темасы тирәли берләшергә мөмкинлек бирер дип ниятлибез, бездә бу өлкәдә үзенчәлекле осталар, профессиональ коллективлар һәм белгечләр күп, безнең бурыч – аларны бергә туплау", дигән Эльвира Аетколова.

Быел Русиядә дә Мәдәни мирас елы игълан ителде.

Башкортстанда 2020 ел – Башкорт теле, 2021 ел исә Башкорт тарихы елы исеме астында узган иде.

  • 2021 елда Русиядә җанисәп узды, Башкорт тарихы елы сылтавы белән Башкортстанда татарлар канәгатьсезлек белдерерлек кайбер чаралар узды.
  • Ел башында ук республиканың татарлар күпләп яши торган төньяк-көнбатыш районнарында төбәктә нинди ыру башкортлары яшәве күрсәтелгән стелалар урнаштырылды. Алар ашык-пошык ясалып куелу нәтиҗәсендә, ел ахырына кайберләре тутыга да башлады.
  • Апрель аенда Башкортстанда башкорт телендә халыкара диктант яздылар. Анда икенче тапкыр "төньяк-көнбатыш диалектында" да язу оештырылды.
  • 8 сентябрь Башкортстанның Балтач районы үзәге Иске Балтач авылында тантаналы рәвештә Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Белгечләр фикеренчә, мишәрләрне аерып чыгару идеясе җанисәп сәбәпле, татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты итеп күрсәтү барып чыкмагач, хакимият тарафыннан уйлап чыгарылган яңа проект.
  • Туймазы районында Башкорт ыруларының беренче гомуми корылтае (Ырыуҙар ҡоро) узды, Башкорт мәдәнияте үзәге ачылды. Туймазы районының Кандракүл авылында башкорт ыруларына багышланган таш та ачылды.
  • Март аенда Татарстан җырчысы Фирдүс Тямаевның Кыргыз Миякәдә узарга тиешле концерты ут булмау сылтавы белән тыелды, җырчының апрельдә Уфада узарга тиешле тамашалары да билгесез вакытка кичектерелде. Шулай ук Илсөя Бәдретдинова һәм кайбер башка артистларның чыгышы да тыелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG