31 гыйнварда Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсендә Лилия Чанышеваның яклаучысы Владимир Воронинны бу эштән читләштерүгә каршы шикаять каралды. Тикшерүченең әлеге карарын Воронин мәхкәмәгә үзе шикаять иткән булган, бу хакта ул Instagram-да хәбәр итте. Воронинны эштән 10 декабрьдә читләштергәннәр иде.
Мәхкәмә тикшерүченең карарын гамәлдә калдырды. Адвокат бу карарны Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдерде.
Уфадагы Алексей Навальный штабының (Русия хакимияте Навальный штабларын экстремист оешмалар дип таныды, аларның эшчәнлеге тыйды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторында "экстремист оешма" оештыруда гаепләү эше нигезендә тотыла.
Узган елның декабрендә Владимир Воронин аның янына инде өч адвокатны кертмәүләре турында хәбәр иткән иде.
Адвокатлар фикеренчә, бу махсус рәвештә һәм шул исәптән "Чанышеваны тышкы дөньядан тулысынча аеру" өчен эшләнә.
Быел гыйнвар аенда гына Лилия Чанышева янына Мәскәү адвокаты Даниил Берманга керергә рөхсәт ителде.
Уфадагы Навальный штабының элекке координаторы Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан ике айга сак астына алынды. Соңрак аны сак астында тоту вакыты 9 апрельгә кадәр озайтылды. Аңа "экстремистик оешма төзү һәм аны җитәкләү" гаепләве белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге).
Моннан тыш хакимиятләр Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карый. Русия хакимияте әлеге оешманы узган елның июль аенда ят агент дип таныган иде.
17 гыйнварда Европа берлегенең чит ил эшләре һәм иминлек сәясәте югары вәкиле Жозеп Боррель Алексей Навальныйны һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваны кичекмәстән азат итәргә өндәде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!