Accessibility links

Кайнар хәбәр

ХОК: Пекинда Вәлиева катнашында бүләкләү тантанасы булмаячак


Җиңү яулаган Русия спортчылары
Җиңү яулаган Русия спортчылары

Халыкара олимпия комитеты гаризасында әйтелгәнчә, бүләкләүләр бары тик Вәлиеваның эшен карау төгәлләнгәннән соң гына узачак.    

Халыкара олимпия комитеты (ХОК) Пекиндагы Олимпия уеннарында, фигуралы шуудагы такым ярышларында җиңүчеләрне һәм урын алучыларны рәсми бүләләү тантанасы булмаячак дип белдерде, анда Русия спортчылары җиңү яулаган иде.

Бу Русиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева эше белән бәйле.

Такым ярышларыннан соң аның декабрьдә тапшырылган допинг тестында тыелган маддә эзләре табылуы билгеле булган иде.

Бүген, 14 февральдә Спорт арбитраж мәхкәмәсе ХОКның, Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) һәм Тимераякта шуу халыкара берлегенең (ISU) апелляцияләрен кире каккан һәм Вәлиевага Уеннарда катнашуны дәвам итәргә рөхсәт иткән иде.

Халыкара олимпия комитетының гаризасында әйтелгәнчә, мәхкәмә эшнең асылына, ягъни Вәлиеваның допингка каршы кагыйдәләрне бозу-бозмавына кагылышлы карар кабул итмәгән. Бу эшне Олимпиададан соң ачыклап бетерү дәвам итәчәк.

Вәлиева гаепле дип табылырга һәм җәзага тартылырга мөмкин, шуңа күрә ХОК фикеренчә, аңа хәзер медаль тапшыру урынлы булмас иде.

Шулай ук, Вәлиева беренче өчлектә урын алса, хатын-кызларның ялгыз шуу ярышларының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да булмаячак.

Әлеге ярышлар 15 февральдә башланачак. 15 яшьлек Вәлиева фаворитларның берсе булып санала.

ХОК гаризасында әйтелгәнчә, бүләкләүләр бары тик Вәлиеваның эшен карау төгәлләнгәннән соң гына узачак.

ХОК, WADA һәм ISU Русиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) карарын шикаять итте, чөнки 9 февральдә РУСАДА Камилә Вәлиеваны ярышлардан читләштерү турындагы карарны гамәлдән чыгарган иде.

Спорт арбитраж мәхкәмәсенең күчмә сессиясе, өч арбитр катнашында якшәмбе көнне онлайн-режимда һәм ябык тәртиптә узды. Тыңлаулар якынча җиде сәгать дәвам итте.

Мәхкәмә Вәлиеваны Олимпиаданың шәхси турнирына аның "якланган зат" статусын исәпкә алып уздырды, чөнки аңа әле 16 яшь тулмаган. Әлеге статус ярышлардан вакытлыча читләштерергә мөмкинлек бирми. Мәхкәмә Вәлиеваны Олимпиадага уздырмаулары аңа төзәтелмәс зыян китерәчәк дип тапкан. Спорт арбитражы, шулай ук " спортчының допинг тесты нәтиҗәләре турында вакытында хәбәр итмәүләре белән бәйле җитди проблемнар" барын искәрткән. Мәхкәмә Вәлиеваның допинг тесты турындагы мәсьәләнең асылын карамаган.

АКШның олимпия комитеты мәхкәмә карарын тәнкыйтьләде һәм Русия допингка каршы көрәш кагыйдәләрен бозуны дәвам итә, бу "чиста" спортчыларга карата гадел түгел дип белдерде.

Якшәмбе көнне Дөнья допингка каршы агентлыгының Вәлиева даирәсендәгеләргә карата тикшерү уздырачагы билгеле булды.


Reuters язуынча, WADA Вәлиеваның әйләнә-тирәсендәге тренерларны, табибларны тикшерү өчен бәйсез тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итәчәк дип белдергән.

Алданрак Русиянең допингка каршы агентлыгы да тикшерү уздырырга ниятләве турында белдергән иде.

Русия спортчылары Пекинда Русиянең Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясый. Дәүләт байрагын һәм гимнын куллану тыелган – берничә тапкыр допинг кагыйдәләрен бозулар аркасында Русиягә карата санкцияләр кертелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG