Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция активистларын социаль челтәрләрдәге битлексез фотолары өчен штрафка тарталар


Социаль челтәрләрне карау һәм кагыйдә бозучыларны эзләү белән шәһәр полициясе шөгыльләнә.

Хакимияткә тәнкыйди мөнәсәбәттә булган Екатеринбургта яшәүчеләргә, аларның социаль челтәрләрендә табылган фотоларына нигезләнеп, медицина битлеге кимичә җәмәгать урыннарына чыгулары өчен беркетмәләр төзиләр.

Социаль челтәрләрне карау һәм кагыйдә бозучыларны эзләү белән шәһәр полициясе шөгыльләнә, дип хәбәр итә "Вот Так" басмасы.

Журналистлар оппозиционерларга каршы ачылган бер үк төрдәге кимендә дүрт административ эш турында белеп алган. Шул ук вакытта, хокук саклау оешмалары күзлегеннән караганда, "җәмәгать урынына" полиция бүлекчәсе дә керә, гаепләнүчеләрнең берсен – Сергей Зыковны анда мәҗбүри китергән булганнар.

Ике гаепләнүче – абыйлы-энеле Даниил һәм Марат Гиндуллиннарны тоткарлаганнан соң мәхкәмәгә кадәр тәүлеккә якын эчке эшләр бүлекчәсендә тотканнар, югыйсә санитар кагыйдәләрне бозу турындагы канун чакыру кәгазе белән мәхкәмәгә чакыруны һәм кеше килмәсә, аңа штраф салуны күз уңында тота.

Шулай ук, берничә оппозицион митингта катнашкан абыйлы-энеле Гиндуллинннарга икешәр беркетмә төзелгән дип искәртелә, чөнки аларның һәрберсе тынчу булганга һәм сулыш алу кыенлашканга, полициядә һәм мәхкәмәдә берникадәр вакытка медицина битлекләрен салып торган булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG