Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы повестка булмаса да хәрби комиссариатларга килергә мәҗбүриләүче канун өлгесен икенче укылышта кабул итте  


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Беренче укылыштан соң дүрт ел узган иде.    

Русия думасы, повестка алмаган очракта, хәрби чакырылыш яшендәге ватандашларны хәрби комиссариатка мөстәкыйль рәвештә килергә мәҗбүрили торган канун өлгесен икенче укылышта кабул итте, дип яза "Новая газета".

Канун өлгесенең беренче укылышы 2018 елның апрелендә узды. Аны икенче укылышта 22 февраль көнне кабул иткәннәр.

Документта, "тәмамланган хәрби хезмәткә чакырылыш чорында повестка алмаучы хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге ватандашлар, расписка белән повестканы алу өчен, киләсе хәрби хезмәткә чакырылыш башланганчы, хәрби комиссариатка үзләре килергә тиеш" диелә.

Канун өлгесе кабул ителгән очракта, ватандашларга повесткаларны почта аша, заказлы хат белән җибәрә алачаклар. Чакырылыш турындагы хәбәрне, анда хәрби хезмәткә чакырылучының яки аның балигъ туганының имзасы булган очракта, алынган дип санарга тәкъдим ителә.

Канун өлгесен өченче укылышта карау көне әлегә билгеләнмәгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG