Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

07:44 26.2.2022

26 февраль иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Төн буе Киевның төрле районнарында атыш һәм шартлау ишетелә.
  • Киевка якын Васильков һәм Троещина шәһәрләреннән бәрелешләр һәм шартлаулар турында хәбәрләр килә.
  • Русия БМО Иминлек шурасында үзенең Украинага һөҗүмен хөкем иткән резолюциягә вето салды.
  • Европа берлегенең яңа санкцияләр җыелмасына Русиянең беренче затлары кергән: Владимир Путин, Сергей Лавров, Дмитрий Медведев, Михаил Мишустин, Владимир Колокольцев, Сергей Иванов һәм башкалар.
  • Украина армиясе Русиянең ИЛ-76 очкычын бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Русия тарафыннан бу хәбәрне раслау юк. ИЛ-76 очкычына 126гә кадәр кеше сыя ала.
  • Джо Байден Украинага 600 миллион долларлык ярдәм җибәрергә кушты.
07:30 26.2.2022

Төрле медианың соңгы сәгатьләрдәге хәбәрләренә караганда, Украина башкаласы Киевта шартлаулар ишетелә. Моңа кадәр Украина президенты Владимир Зеленский 26 февраль төнендә башкалада сугыш башлана ала дип фаразларын белдергән иде.

20:58 25.2.2022

Кичке 9га төп хәбәрләр:

  • Украина кимендә 2 атнага барлык мәктәпләрне япкан.
  • Зеленский Киевта булуын белдерә, моның өчен ул Югары рада каршында төшергән видеоны чыгарган.
  • Европа шурасы министрлар комитеты Русиянең Европа шурасында әгъзалыгын вакытлыча туктатып тору карарын кабул иткән.
  • БМО: Русиянең Украинага һөҗүме башыннан бирле Украинадан 50 меңләп кеше киткән.
  • Роскомнадзор Русиядә Facebook-ны "өлешчә" чикли башлауны игълан иткән.
  • Русия Евровидение 2022 җыр бәйгесендә катнашудан читләштерелә.

20:21 25.2.2022

Сугышка каршы петициягә бер тәүлектә 500 меңнән артык кеше кушылган

Лев Пономарев
Лев Пономарев

Хокук яклаучы Лев Пономарев Украинада сугышка каршы булдырган петициягә бер тәүлек эчендә 500 меңнән артык кеше кул куйган.

Мөрәҗәгатьне Русиянең күп кенә җәмәгать эшлеклеләре имзалады, шулар арасында Екатерина Шульман, Борис Акунин, Карен Шаинян, Илья Красильщик, Максим Виторган һәм башкалар бар.

Кичә Пономаревны үз йорты янында кулга алдылар. Аңа Украинада сугышка каршы килештерелмәгән протест чарасында катнашуга чакыруда гаепләнеп штраф җәзасына тартыларчак.

20:14 25.2.2022
Казан, 25 февраль 2022
Казан, 25 февраль 2022


Бүген дә кичен Путинның Украинага каршы агрессиясенә протест белдерергә Казанның Бауман урамы башында ике дистәләп кеше җыелды. Сугышны туктатырга чакыручыларны күпчелеге кызлар иде. 24 февральдә, сугышның беренче көнендә бирегә күбрәк кеше җыелды һәм 20гә якын кешенең тоткарлануы турында хәбәрләр булды.

19:20 25.2.2022

Көньяк Моравия Татарстан белән хезмәттәшлекне туктата

Чехиянең Көньяк Моравия төбәге Татарстан белән хезмәттәшлекне вакытлыча туктатуын белдерде. Төбәкнең Татарстан белән урнаштырылган хезмәттәшлегенә охшаш бәйләнешләрне Ханты-Манси бүлгесе, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләре белән дә булдырган иде. Алар белән бәйләнешләр дә әлегә туктатыла. Русиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле җирле хакимият шундый карар чыгарды.

— Украинадагы хәзерге хәлләр — халыкара кануннарны бозу дип саныйбыз һәм региональ дәрәҗәдә дә үз мөнәсәбәтебезне күрсәтергә, шул рәвешле Русиягә болай эшләргә ярамаганны, Украинаны яклавыбызны ачык итеп аңлатырга кирәк дип саныйм, — диде Көньяк Моравия башлыгы Ян Гролих.

Монда тулырак.

18:41 25.2.2022

Европа шурасы министрлар комитеты Русиянең Европа шурасында әгъзалыгын вакытлыча туктатып тору процедурасын башлап җибәргән.

Карар якын вакытта кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Польша министрлар кабинеты башлыгы Матеуш Моравецкий.

16:58 25.2.2022

Медиа: Путин Украина белән сөйләшүләргә әзер булуын белдергән

Русия президенты Владимир Путин, Русиянең Украина белән югары дәрәҗәдә сөйләшүләргә әзер булуын белдергән. Русия мәгълүмат чаралары хәбәренчә, Путин бу хакта 25 февральдә Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән сөйләшкәндә әйткән.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков белдерүенчә, Русия Украина белән сөйләшүләргә Минскига делегация җибәрергә әзер. Анда саклану министрлыгы, тышкы эшләр министрлыгы һәм президент хакимияте вәкилләре керергә мөмкин диелә. Бу хакта Русиянең ТАСС дәүләт агентлыгы хәбәр итә.

Бүген Украина президенты Владимир Зеленский видеомөрәҗәгатендә Путинны “кешеләр үлемен туктату өчен, сөйләшүләр өстәле артына утырырга” чакырган иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG