Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

14:42 4.3.2022

5 марттан S7 һава ширкәте барлык халыкара очышларны туктата, дип хәбәр ителә ширкәт матбугат хезмәтенең Telegram-каналында. S7 Airlines вәкиллекләрендә туристларга партнер һава ширкәтләре рейслары белән өйләренә кайтырга булышалар диелә. Монда тулырак.

14:33 4.3.2022

Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Украина сугышы башланганнан бирле Русия һәм Беларусның 2,5 меңләп сайтын җимергән.

Anonymous бу турыда Twitter-да белдерде.

Дәүләт медиасы, банклар, хастаханәләр, һава аланнары, ширкәтләр һәм шулай ук Русия яклы хакерлар төркемнәренә киберһөҗүмнәр булуы әйтелә.

Хакерлар шулай ук аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган хакимиятнең рәсми сайтын да “егып салуларын” белдерә.

Русия президенты Владимир Путин 24 февральдә Украинага каршы сугыш ачкач, 25 февральдә Anonymous Русия хөкүмәтенә каршы интернетта һөҗүмнәр оештырачагын игълан итте.

14:21 4.3.2022


Казанда 2023 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырылмаячак

Украинадагы хәзерге вазгыять, Русиягә каршы кертелгән киң санкцияләр һәм оештыручыларның делегацияләр иминлегенә гарантия бирә алмавы сәбәпле, Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырылмаячак. Бу хакта ярышлар сайтының рәсми белдерүендә әйтелә.

"Сагыш, үкенеч һәм тирәнтен күңел кайту белән, Special Olympics International Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырмаячагы турында игълан итә. Алар 2023 елның 21 гыйнварында башланырга тиеш иде", диелә белдерүдә.

12:30 4.3.2022

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер дарулар белән тәэмин итү тоткарлану билгеләре булуын белдерә.

Бу Русиягә дару сатмаулары белән түгел, ә логистиканың тоткарлануы белән бәйле диелә.

11:02 4.3.2022

АКШ санкцияләренә "Салават химия заводы" һәм Уфа моторлар төзү җитештерү беләшмәсе эләккән

Исемлектәге физик һәм юридик затларның АКШтагы теләсә нинди акчалары, милекләре, күчемсез милекләре, банк хисалары, ширкәтләрдәге өлешләре яки биржаларда сатылучы кыйммәтле кәгазьләре томалана дигән сүз.

11:02 4.3.2022

Мәскәү биржасында валюта сатулары башланды

  • Доллар: 112,5 сум (+6,5)
  • Евро: 125 сум (+7,4)
11:00 4.3.2022

Дәүләт думасы Русия хәрби көчләре турында "фейклар" өчен 15 елга кадәр төрмә җәзасы турында канунны бертавыштан кабул итте

Парламент Вячеслав Володин документ үз көченә инде иртәгә керә ала дип белдерде.

10:54 4.3.2022

Көчле мәгълүмати һөҗүм барганда ялганны дөреслектән аеру бик кыен. Азатлык Русия режимы пропагандасының 5 мөһим ялганын алып, аларның ни өчен нәкъ менә ялган булганын аңлата.

дәвам

XS
SM
MD
LG