Украина хәрбиләренә "тегүчеләр гаскәре" ярдәм итә
Русия агрессиясенә каршы сугышучы Украинага чит илләрдән күп кенә корал, сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби киемнәр китерелде һәм китерелә. Әмма илне саклаучылар сафларына кушылучылар шул кадәр күп ки, алар җитәрлек түгел. Бер Запорожьеда гына да ядрә яки кыйпылчыклардан саклый торган ныгытылган хәрби киемнәр кытлыгы мең данәгә җитә.
Шундый шартларда волонтерлар ярдәмгә килгән. Кул астында булган тукымалардан һәм башка детальләрдән ныгытылган хәрби киемнәр, гранаталар һәм автомат магазиннары йөртү өчен жилетлар һәм башка әйберләр җитештерәләр. Алар үзләрен “тегүчеләр гаскәре” дип тә атый.
Сугышка кадәр алар төрле матур киемнәр, пижамалар теккән. Башка урында эшләүче кешеләр дә ял көннәрен биредә ярдәм итеп уздыра. Запорожьеда хәзер биш шундый цех эшли.
Татарстандагы төзелешләрдән мигрантлар китәргә мөмкин
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин санкцияләр аркасында республика төзелешләреннән мигрантлар китәргә мөмкин дип саный. Бу хакта ул бүген хөкүмәт брифингында әйтте.
"Әлегә мондый проблем юк, әмма чит илдән килгән эшчеләрнең акча күчерү белән бәйле авырлыклары бар. Алар акчаларын ватаннарына җибәрә алмый, бу проблем бар", диде министр.
Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Көнбатыш Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды.
Русия саклану министрлыгы рекрутларның да Украинадагы сугышка җибәрелүен раслады
"Кызганычка, Украинада махсус хәрби операция уздыручы Русиянең кораллы көчләре бүлекчәләрендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның булуы ачыкланды", дигән министрлык вәкиле. Бу хакта "РИА Новости" яза.
Алданрак саклану министрлыгы да, президент Владимир Путин да мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны сугышка җибәрү булмаячак дип белдергәннәр иде.
Бүген Путин Баш хәрби прокуратурадан рекрутларның Украинага ничек эләгүен ачыкларга таләп иткән. Бу хакта аның сүзчесе хәбәр итте.
Күптән түгел Азатлыкка Кукмара районы Түбән Үрес авылыннан Зиновьевлар гаиләсе армиягә киткән уллары белән бер айдан артык сөйләшмәгәнен, аның кайда булуын белмәүләре турында сөйләгән иде. Ул язманы монда укый аласыз.
Русиядә балалар ризыгына кытлык туарга мөмкин
Русиянең балалар ризыгы җитештерүче эре ширкәтләрнең чималлары бетеп килә. Алар иң күп дигәндә ай ярымга җитәчәк. Бу хакта аноним чыганакларга сылтама белән "Коммерсантъ" яза. Сәүдә челтәрләре бер кешегә сату күләмен чикләргә әзерләнә дип яза газет.
Nestle ширкәте коры сөт катнашмалары чималының атна ярымга җитәрлек кадәр генә калуы турында хәбәр иткән диелә язмада. Сәбәбе – Европадан чимал тәэминәте чылбырының өзелүе.
Украина белән сугыш башланганнан соң, шушындый ук проблемнар башка өлкәләрдә дә килеп чыкты.
Русиядә ят агентлар белән бәйле затларның исемлеге төзеләчәк. Канунга төзәтмәне Русия думасы әзерли, аны тиешле комитет хуплаган инде.
Бердәм реестрга үзләре "ят агент" дип танылган физик затлар, "ят агент" мәгълүмат чараларының, "ят агент" сәүдәгә корылмаган оешмаларның һәм "ят агент" иҗтимагый берләшмәләрнең элеккеге һәм гамәлдәге хезмәткәрләре, оештыручылары һәм җитәкчеләре кертеләчәк.
Русия банклары депозитларында зур күләмдә акча саклау өчен салым гамәлдән чыгарылачак.
Шулай ук кыйммәтле машина хуҗаларына да салым үзгәрә. "Зиннәт өчен салымны" машина бәясе 10 млн сумнан артса гына түләячәкләр. Элек ул 3 млн сум иде.
Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.
Русиядә дару җитештерү өчен чималлар бетәргә мөмкин
Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы чимал өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин. Җирле җитештерүдәге даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә. Соңгы 10 көндә чит ил субстанцияләре 30-35 процентка кыйммәтләнгән дип хәбәр ителә.
9 мартта көндезге хәбәрләр
- Иртәнге яктан Мәскәү биржасында доллар 120,8 сумга, евро 129,8 сумга җитте. Русия банкларында аларның бәясе тагын да югарыррак.
- Русия тышкы эшләр министрлыгы ышандыруынча, Укринадан 2 миллион кеше Русиягә эвакуацияләнергә теләве турында белдергән. Әлегә 140 мең кеше килгән диелә.
- БМО мәгълүматынча, 19-23 февральдә Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләреннән Русиягә 96 мең кеше киткән, ә сугыш башланганнан соң - тагын 99 мең.
- Visa Русия карталарының чит илләрдә эшләвен 11 мартка кадәр озайткан.
- Петербур дәүләт университеты сугышка каршы протестларда тоткарланучы студентларны уку йортыннан куарга әзерләнә. Әлегә 13 фәрман проекты әзерләнгән дип хәбәр итә "Коммерсант".
- Русия Конституция мәхкәмәсе Европа конституция мәхкәмәләре конференциясеннән чыккан.
- 10 мартта Украина һәм Русия тышкы эшләр министрлары Төркиянең Анталья шәһәрендә очрашып сөйләшергә мөмкин. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бу сөйләшүләр булыр һәм алар Украинада утны туктатырга ярдәм итәр дип өметләнә.