БМО: сугыш башыннан бирле Украинадан 3,5 миллионнан күбрәк кеше киткән
БМОның качаклар эшләре комиссары идарәсе китергән төгәл сан – 3 626 546 кеше. Украинадан китүнең төп юнәлешләре:
- Польша (2,1 милионнан күбрәк кеше),
- Румыния (550 мең чамасы),
- Молдова (370 мең чамасы),
- Маҗарстан (320 мең чамасы),
- Русия (270 мең чамасы),
- Словакия (250 мең чамасы).
АКШ Русиянең Украинада хәрби җинаятьләр кылуын белдерде
АКШ беренче тапкыр рәсми төстә Украинага бәреп кергән Русия гаскәренең хәрби җинаятьләр кылуын белдерде. Дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белдерүендә Украинада "тыныч халыкка каршы юнәлгән һөҗүмнәр" турында күпсанлы ышанычлы хәбәрләр булуы әйтелә.
— Көн саен, Русия көчләре үзенең миһербансыз һөҗүмен дәвам иткәндә, үтерелгән һәм яраланган гаепсез гади кешеләр, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар саны арта бара, — дип яза белдерүдә Блинкен.
Тулырак биредә укып була.
24 март иртәсенә төп хәбәрләр:
- Renault Мәскәүдә эшчәнлеген туктата. Бу Русиядә сәнәгатен дәвам иткән соңгы эре чит ил автоконцерны иде.
- Роскомнадзор Google хәбәр хезмәтен һәм Google Play кушымталар кибете сайтын томалады. Моннан тыш оешма кабат "Настоящее время", "Медуза", "BBC" һәм берничә дистә башка медиа чарасын томалады.
- Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүдәге АКШ илчелегенә Русиядән чыгарылган дипломатлар исемлеген тоттырды. Бу АКШтан 12 Русия дипломатын чыгаруга җавап диелә.
- АКШ Украинага кергән Русия гаскәрләренең хәрби җинаять кылуын белдерде. Моны АКШ беренче тапкыр рәсми белдерде.
- БМО Иминлек шурасы Русиянең Украинадагы вазгыять турында резолюция өлгесен хупламады. Хуплап тавышларны Русия белән Кытай бирде, башка 13 ил тавыш бирүдән тотылып калды.
CNN: Пентагон мәгълүматына күрә Украина хәрбиләре Русия көчләрен Киевтан 25 чакрымга ераграк куган
Пентагонның югары рәсмие CNN-га хәбәр иткәнчә, Русия гаскәре Киев үзәгеннән көнчыгышта 55 чакрым ераклыкта урнашкан. Бер көн элек алар башкалага 25-35 чакрым якынрак булган.
Киевтан төньяк-көнбатышка исә Русия хәрбиләре "окоплар әзерли һәм саклану позицияләрен төзи", дип әйтә Пентагон вәкиле. Әлеге юнәлештә алар Киев үзәгенә якынлашмаган һәм 15-20 чакрым ераклыкта урнаша.
Шул ук вакытта Русия көчләре Донбасста "күпкә күбрәк көч куйган", ди CNN әңгәмәдәше.
Сугыш башлануга 1 ай
Нәкъ бер ай элек, 24 февраль көнне Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте, Русия гаскәре Украинага һөҗүмен башлады. Русия рәсмиләре "хәрби операция" (Русиядә сугыш дип әйтү тыела) "план нигезендә бара" дип белдерсә дә, бәйсез белгечләр Русия Киевны тиз алыр дип көткән иде, украиннарның ныклап каршы торуын фаразламаган иде дип белдерә.
Бер айда Татарстан һәм Башкортстанда дистәләрчә егетнең һәлак булуы рәсми билгеле. Чынбарлыкта корбаннар саны күпкә күбрәк булуына охшаган. Русия рәсмиләре корбаннар санын бер тапкыр гына атаган – 498 гаскәри (2 март көнне). Украина ягы исә Русия армиясендә инде 15 меңнән артык кеше һәлак булган дип белдерә. НАТО мәгълүматына күрә Русия ягыннан үлемнәр саны 7-15 мең кеше тирәсендә.
⚡️ Роскомнадзор Русиядә Google хәбәрләр хезмәтен томалаган.
Киевта The Insider хәбәрчесе Оксана Баулина һәлак булган
Бу хакта басма үзе хәбәр итте. Хәбәрче Киевта редакция биремен үтәгән булган.
"Баулина Киевның Подольский районында Русия гаскәренең ут ачуы нәтиҗәләрен төшергән һәм яңа ракет һөҗүменә эләккән. Аның белән бергә тагын бер кеше һәлак булган, аның белән булган тагын ике кеше яраланган", дип яза The Insider.
Казаннан активист Алинә Латыйпованы җиде ел элек үтерелгән Русия оппозицион сәясәтче Борис Немцов чыгышын кычкыртып тыңлаганы өчен Бауман урамында тоткарлаганнар. Кулга алу вакытында активист 353 маддә (сугыш әзерләү һәм алып бару җаваплылыгы) турында шигарь кычкырган һәм Путинны халыкара трибунал көтә дип белдергән, дип яза ПротестнаяКазань – Нет войне Телеграм каналы.