Русия Украинадагы сугышта 1351 хәрбиенең үлемен таныды
25 мартта Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта югалтуларын сөйләде. Министрлык хәбәр итүенчә, 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган.
Моңа кадәр югалтулар турында саннар бер генә тапкыр, 2 мартта әйтелгән иде. Ул вакытта 498 хәрби үлеме танылды.
Украина баш штабы Русия югалтулары 16 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә. NYT басмасы язуынча, АКШ Русиянең 7 мең хәрбие үлгән дип саный.
Русия саклану министрлыгы шулай Украина югалтуларын да китерде. Министрлык мәгълүматынча, Украина кораллы көчләренең 14 мең хәрбие һәлак булган, 16 меңләбе яраланган.
Сугыш барганда югалтулар турында ике тарафның белдерүләрен дә тикшерү мөмкин түгел.
IT-белгечләргә Русиядән чыгуга тыю кертелми дип белдерә рәсмиләр.
Соңгы арада айтишниклар Русия чигеннән чыкканда ФСБ хезмәткәрләренең алардан сорау алулары турында сөйли. Шулай ук IT-белгечләргә илдән китүне тыючы канун да әзерләнә икән дигән сүзләр дә таралган иде.
1 канал эфирында сугышка каршы плакат күтәреп чыккан Марина Овсянниковага тагын бер административ эш ачылган. Русия Кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә аңа 50 мең сумга кадәр штраф яный.
Моңа кадәр журналистка митингларда катнашуга чакыру өчен 30 мең сум штраф салынган иде.
АКШ һәм Европа берлеге сыекландырылган газ сатып алу турында килешү имзалаган. Бу Европа илләренең Русиядән бәйлелеген киметергә тиеш диелә.
Килешүдә каралганча, Европага ел ахырына кадәр кимендә 15 млрд куб метр сыекландырылган табигый газ җибәреләчәк.
Халыкара энергетика агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәчнә, Европа берлеге Русиядән 2021 елда 155 млрд кубм метр газ алган, бу булган ихтыяҗның 40%-ын каплаган. Русия Украинага басып кергәннән соң Европа берлеге ел ахырына кадәр Русия газын куллануны киметү максаты куйды. Әлеге макстка ирешер өчен Европа башка чыганаклардан 100 млрд куб метр газ табарга тиеш.
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын ике егетнең үлеме расланды
Яшел Үзәннән 26 яшьлек өлкән лейтенант Гафур Шакирҗанов 13 мартта һәлак булган, бүген җирләнгән. Танк батальоны взводы командиры булган. Хатыны һәм кызы калган. Бу хакта Яшел Үзән хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тумышы белән Чаллыдан 34 яшьлек Руслан Галләмов 11 мартта үлгән. Сугышка кадәр контракт нигезендә Казанда хезмәт иткән булган. Аны 26 мартта Казанда "Курган" зиратында җирләячәкләр. Галләмовның ике баласы калган. Бу хакта "Челнинские ивзестия" газеты язды.
Азатлык Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген туплап бара.
Татарстанда бер атнада шикәр – 23 процентка, помидор – 15 процентка кыйммәтләнгән
Татарстанстат 11 марттан 18 мартка кадәр булган чорда бәя үсешен күзәтте:
- шикәр комы – 23,3%,
- помидор – 15%,
- суган – 11,8%,
- банан – 9,2%,
- дөге – 8,3%,
- карабодай – 7,6%,
- кишер – 7,5%,
- аш тозы – 6,5%,
- чөгендер – 6,2%,
- алма – 6%.
Кыяр гына арзанайган. Бер атна эчендә кыярның бер килограммына бәя 5,7 процентка төшкән.
Apple Pay "Мир" карталарын кулланылышын туктата
Бу хакта Apple ширкәте хәбәр итә. Яңа "Мир" карталары системга йөкләнмәячәк. Моңарчы Apple Pay-га йөкләнелгән карталар да якын көннәрдә эшләми башлаячак.
Reuters: Русиянең Украинада 60%ка кадәр ракет җибәрүе – уңышсыз
Моның хакта басма АКШ президенты администрациясендәге чыганакларга сылтанып яза. Вашингтон исәпләвенә күрә, көн саен уңышсыз ракет җибәрү проценты төрлечә, уртача ул 20-60% аралыгында. Reuters чыганаклары мондый югары күрсәткечнең нәрсәгә бәйле булуын аңлатмаган.
Агентлык сорашкан хәрби белгечләр сөйләгәнчә, 20% һәм аннан зуррак сандагы уңышсыз ракет җибәрүләре югары дип санала.
Reuters язуынча, әлеге мәгълүмат Русиянең бер айда үзе игълан иткән максатларга нигә ирешә алмавын аңлата. Шул исәптән, Русия Украинаның һава һөҗүменә каршы системны тулысынча юк итә алмады.