Башкортстан хакимияте кәбестә бәясенең кинәт артуын узган елгы корылык һәм рубльнең арзанаюы белән аңлатты.
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров үзенең Telegram-каналында республикада яшәүчеләрнең комментарларын җаваплап, кәбестә бәясе "чынлап та югары" һәм бу," беренче чиратта узган елгы корылык белән бәйле, корылык безнең аграрийларның уңыш күләменә йогынты ясады һәм безнең продукт тизрәк бетте", дип язды.
Шулай ук Назаров "продуктны башка илләрдән сатып алганда" рубльнең арзанаюы да бәягә йогынты ясавын искәртте, чөнки хәзер киштәләрдә "күбрәк якын чит илдән кертелгән кәбестәләр".
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлагач рубль бәясе башка илләр валюталарына карата бәясен бик нык төште. Монда тулырак.
1 апрель Русиядә хәрби хезмәткә язгы чакыру башланды. Быел ул сугыш барган чорга туры килде. Балалары армиядә хезмәт иткән йә анда барырга җыенган ата-аналар бүген ут йотып яши.
— Бик борчылабыз! Чөнки беркемгә дә ышаныч калмады. Менә сугышта срочниклар юк, диделәр. Бар булып чыкты! Алга таба нәрсә — малайларны дәрестән алып, кулларына автомат тоттырып үлемгә җибәрә башларлармы, дип уфтана Миләүшә ханым. Аның улына 21 яшь, көллиятне тәмамлаган программист, хәзер армиягә зәерләнә.
- Срочникларны сугышка җибәрә алалармы?
- Сугышка барудан баш тарткан өчен нәрсә яный?
- Хәрби хезмәтне ничек кичектереп була?
- Армиягә барырга теләмәүчеләр өчен нинди альтернатив юллар бар?
"Агора" хокук яклау төркеме хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен кайнар элемтә ачты. Армия яше җиткән егетләр һәм аларның ата-аналары иң еш биргән сораулардан белешмә әзерләдек.
Әлеге белешмәне һәм башка әниләр белән әңгәмәне монда укый аласыз.
Украинадагы хәлләр турындагы хисабында БМО Кеше хокуклары югары комиссары идарәсе, сугыш башыннан бирле илдә кимендә 1417 сивил кеше, шул исәптән 121 бала үлүе рәсми расланды дип хәбәр итте. Яраланучыларның саны тагын да күбрәк. Украина баш прокуратурасы мәгълүматына күрә, 160тан артык бала һәлак булган.
БМО хисабында әйтелгәнчә, иң күп үлемгә китергән сәбәпләр — зур мәйданга зарар китерүче шартлаткычлар, шул исәптән авыр артиллерия һәм дәррәү ату реактив системнары куллану, шулай ук ракет һәм һава һөҗүмнәре.
Русия гаскәрләре чигенгәннән соң мәетләре табылган сивил кешеләр саны да исәпкә алынганмы — хисаптан аңлашылмый. Киев янындагы Буча шәһәре урамнарында дистәләрчә мәет ятуы хәбәр ителгән иде.
Украинаның үтерелгәннәрне эзләү һәм җирләү белән шөгыльләнүче коткару хезмәте вәкилләре сүзләренчә, 330лап мәет табылган. Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова әйтүенчә, Бучада гына түгел, Киев өлкәсенең күпчелек азат ителгән районнарында үтерелгән тыныч халык вәкилләренең 410 мәете табылган.
Maxar ширкәте Киев янында урнашкан Буча шәһәрендәге күмәк каберлекнең иярченнән төшерелгән фотосын чыгарды. Каберлек 13 мартка кадәр казылган. Ирпен шәһәренең беренче медик-санитар ярдәме үзәге мөдире Андрей Левковский сүзләренчә, ул датага анда 67 кеше җирләнгән булган. Ул Украина медикларының әлеге кабергә күп санлы корбаннарны китереп җирләве төшерелгән видеоны 12 мартта интернетка чыгарган иде. 1 апрельдә Буча шәһәре мэры Анатолий Федорук бу күмәк каберлектә 280 кешенең җирләнүен белдерде.
Татарстанда Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум түләячәкләр. Бу хактагы фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Фәрманга ярашлы, Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләре республикадан өстәмә матди ярдәм алачак. Бу хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза "Казанский репортёр". Монда тулырак.
3 апрельдә Башкортстанның Әбҗәлил районы Атауды авылында шушы авыл егете, Украинага каршы сугышта һәлак булган Галим Усмановны җирләгәннәр. Бу турыда район газеты “Абзелил” хәбәр итә.
Ул 2003 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Мәҗбүри хезмәттән соң килешү нигезендә Русия армиясендә калган һәм Чишмә районы Алкино бистәсендә юл техникасы бүлеге командиры буларак хезмәт иткән. Бу елның февралендә Украинага каршы сугышка җибәрелгән. Галим Усманов 25 мартта һәлак булган диелә.
Аңа 37 яшь булган. Аның хатыны һәм ике ятим баласы калган.
Русиядә яңа машиналар бәясе март аенда 40 процентка арткан. Бу турыда "Автостат"ның машина кибетләреннән сораштыруы мәгълүматларына таянып, "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Югарырак класслы машиналар бәясе исә 50-60 процентка күтәрелгән. Бу логистика проблемнары белән генә түгел, ә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә Европа берлеге, АКШ һәм Япониянең чикләүләр кертүе белән дә бәйле.
Русиядә рәсми теркәлгән, үз сайтларында машина бәяләрен яшермәгән машина җитештерүче 26 ширкәт бәяләрне 35-40 процентка күтәргән. АвтоВАЗ бәяләрне 11-47 процентка арттырган. Русиядә иң популяр булган KIA машиналары бәяләре 24-39 процентка күтәрелгән.
Британиянең MI6 тышкы күзләү идарәсе башлыгы Ричард Мур Путинның Украинага һөҗүм планында мәхкәмәсез үтерүләр дә ниятләнгән булуын белә идек дип белдерде.
"Путинның һөҗүм планында аның хәрбиләренең һәм күзләү хезмәтләре хезмәткәрләренең мәхкәмәсез үтерүләр дә ниятләнүен белә идек. Азат ителгән урыннардан тыныч кешеләрне җәзалау буларак үтерүләр турындагы хәбәрләр тетрәндерә", дип язды ул Twitter-да.
Киев янындагы Ирпень, Буча, Гостомель шәһәрләре һәм бар Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителде. Азат ителгән шәһәрләрде Русия хәрбиләренең тыныч халыкны күпләт үтерүе ачыкланды.
1 апрельдә Буча шәһәре мэры Анатолий Федорук 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.