8 апрельдә Мәскәүнең мәхкәмәсе удмурт активисты, "Уралистика" авторы Артем Малыхка 13 мартта Мәскәүдә узган сугышка каршы митингта катнашкан өчен 15 мең штраф билгеләнгән.
"Митинг булды дип тә әйтмәс идем инде. Кешеләрне җыелганчы ук "биредә килешенмәгән митинг уза, сезнең монда булуыгыз шул чарада катнашу дип бәяләнергә мөмкин" дип мегафоннардан кычкырып тарата яки шунда ук тоткарлый башладылар, бернинди плакатлар күтәрелмәде, шигарьләр әйтелмәде. Минем белән бергә 23 кеше тоткарланды, кайберләре бөтенләй башка йомыш белән узып баручылар иде - минем белән бер автозакка эләккән бер кыз, мәсәлән, кинога барышлый булган, мәхкәмәдә адвокат та кирәкми, кулымда билет та бар, дус кызым да шаһит дигән иде – барыбер аңа да штраф сукканнар. Андыйларның барыбер ил сәясәтенә каршы фикере үзгәрми, үзенә карата мондый карарда да алар хөкүмәт гаебен күрми", дип сөйләде Малых Азатлыкка.
Мәхкәмәдә "Апология протеста" юристы чыгыш ясаган, Артем үзе бармаган. "Апелляциядә мәгънә күрмим, әмма юрист әле Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә чыгу мөмкинлекләре бар дип аңлатты", дип сөйләде Артем.
- 13 мартта Русия шәһәрләренә Украинадагы каршы сугышны туктатуны таләп итеп урам чаралары узды. ОВД-Инфо мәгълүматынча, 37 шәһәрдә барлыгы 864 кеше тоткарланган.
Тайваньнең Acer компьютер техникасы җитештерүче ширкәте Украинадагы хәлләр сәбәле Русиядә эшчәнлеген тукатып торачак.
Киев өлкәсе Бородянка авылы фотолары. Март башында монда Русия авиаһөҗүме нәтиҗәсендә берничә торак йорт җимерелде.
7 апрельдә Владимир Зеленский Бородянка үлүчеләр саны Бучадан да күбрәк дип белдерде
Краматорски вокзалына ракет һөҗүмендә 39 кеше һәлак булган.
Краматорски мэры сүзләренчә, шәһәр хастаханәләре вокзалдан китерелгән кешеләрне карап өлгерә алмый. "Авыр хәлдәге кешеләр күп, аяксыз, кулсызлар. Аларга берьюлы 30-40 хирург операция ясый", диде ул.
Һөҗүм Точка-У ракеты белән башкарылган.
Европа берлеге Русиянең Украинадагы сугышы белән бәйле чикләүләрнең бишенче җыелмасын кабул итте. Моңа ниләр керә:
- Русия корабларына Европа берлеге портларына керүне тыю һәм Русия, Беларус автотранспорт операторларына чикләүләр.
- "Дүрт Русия банкы, шул исәптән ВТБ" белән операцияләрне тулысынча тыю.
- Русиядән елына €4 млрд күләмендә ташкүмер импортын тыю.
- Ярымүткәргечләр, машиналар һәм транспорт җиһазларына €10 млрд күләмендә экспортны тыю. €5,5 млрд күләмендә башка төрле импортны тыю.
- Русия ширкәтләрен Европа берлегендә дәүләткә сатып алуларда катнаштырмау һәм Русия дәүләт оешмаларына бөтен финанс ярдәмне туктату.
Донецки өлкәсенең Краматорски тимер юл вокзалына җомга ракет һөҗүме ясалган. Дистәләгән кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.
Донецки өлкә хакимияте башлыгы Павел Кириленко вокзалга Русиянең “Искәндәр” ракетын атканнар ди. “ДНР” фетнәчеләре исә һөҗүмне Украин гаскәрләре “Точка-У” ракеты белән ясаган ди.
Бучада үтерелгән 163 кешенең шәхесе ачыкланган. Бу хакта шәһәр мэры Анатолий Федорук "Америка авазы"на биргән интервьюда әйткән. Хәзерге вакытка Бучада барлыгы 320 кешенең һәлак булуы билгеле. Федорук яңа җәсәдләр көн саен табылып тора дип искәртте.
Русия байларының яхталары хәзер кайда?
Русия олигархларының кыйбатлы яхталары юридик проблемнарга килеп бәрелде. Кремль Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, президент Владимир Путинның якыннарына басым ясау өчен кертелгән чикләүләр нигезендә, хакимиятләр хәзер бар дөнья буйлап аларның яхталарын да эзли һәм кулга ала.
Азатлык фотогалереясында шундый берничә яхтаның сурәтләрен тәкъдим итәбез. Аларның кайберләре Русия хакимияте вәкилләренеке дип санала, ә иң кыйбатлысы хәтта яшерен рәвештә Путинныкы да булырга мөмкин диелә.