Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:31 9.4.2022

Сугыш башланганнан бирле Украинадан 4,4 миллион кеше киткән.

Бу хакта 9 апрельдә БМОның качаклар эшләре агентлыгы сайтында китерелә.

Аларның күпчелеге, 2,5 миллионы Польшага киткән. Румыниягә - 671 мең, Маҗарстанга - 413 мең, Молдовага - 406 мең, Русиягә - 373 мең, Словакиягә - 307 мең, Беларуска - 19 мең кеше.

2022 ел башына Украинада 41 миллион кеше яшәгән.

БМОның качаклар эшләре комиссары Филип Гранди Украинадан качаклар дулкынын "Икенче дөнья сугышыннан соң Европада иң эре миграция кризисы" дип бәяләгән иде.

12:14 9.4.2022

Путин цитаты Русия армиясен дискредитацияли!

Петербурдагы мәхкәмә шундый карар кылган һәм пикетка чыгучы Артур Дмитриевка 30 мең сум штраф салган. Аның плакатында Русия президентының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чыгышыннан өзек язылган булган: "Сугыш шулкадәр кайгы китерде, моны оныту мөмкин түгел, янә агррессив планнар коручыларны гафу итү юк".

Мәхкәмә алдыннан Дмитриевны төнгә полиция бүлегендә калдыралар. Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү турындагы маддә нигезендә тоткарланучыны полициядә 3 сәгатьтән артыкка калдырырга ярамый дип искәртә ОВД-Инфо.

Артур Дмитриев тумышы белән Уфадан, язучы, активист, хәзер Петербурда яши.

11:03 9.4.2022

Google YouTube-та Русия думасының "Дума ТВ" каналын томалаган.

Каналның 145 мең язылучысы булган, видеолар барлыгы 100 млн карау җыйган, диелә "Дума ТВ" сайтында.

YouTube гамәлләре шуңа таба бара ки, Русиядә видеохостинг канунсыз дип аталырга мөмкин, диде сенатор Андрей Клишас.

09:58 9.4.2022

Сугыш башланганнан бирле Украинада 174 бала һәлак булган, 320се төрле тән җәрәхәтләре алган.

Бу хакта Баш прокурор офисы хәбәр итте.

Краматорски вокзалына һөҗүмдә генә дә 5 бала үлгән, 16сы яраланган.

Балаларның иң күбе Донецки (102), Киев (91), Харков (76), Чернигов (50), Николаевски (40), Луһански (35), Запорожский (22), Херсон (29) өлкәләрендә зыян күргән.

09:51 9.4.2022

"Би-би-си": Русия Украинадагы "махсус операцияне" җитәкләргә Сүриядә сугышкан генерал Александар Дворниковка йөкләгән

"Би-би-си" чыганагы сүзләренчә, Русия гаскәрләренед төрле бүлекләре арасында координация "йомшак" булган. Дворниковка моны яхшыртырга кушылган.

"Бу командирның Сүриядә Русия операцияләрен башкаруда бай тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә гомум командование һәм идарә итүнең яхшыруын көтәбез", дигән басма чыганагы.

17:55 8.4.2022

Краматорски тимер юл вокзалына һөҗүм нәтиҗәсе корбаннары саны 50гә җитте. Аларның 5есе – балалар. 98 кеше хастаханәләрдә ята. 38 кеше вокзалда үлгән, 12се – хастаханәләрдә.

Бу хакта Донецки өлкә хакимияте башлыгы Павел Кириленко хәбәр итте. Корбаннар саны артырга мөмкин дип өстәде ул.

Краматорски вокзалына һөҗүмнән соң
Краматорски вокзалына һөҗүмнән соң

17:32 8.4.2022

Татарстан фетнәчел Донбасстан килүчеләргә 6800 эш урыны тәкъдим иткән

Моңа кадәр хезмәт министрлыгы "ДНР" һәм "ЛНР"дан килүчеләр өчен 9 тапкыр вакансияләр ярминкәсе үткәргән. Министр сүзләренчә, вакансияләр арасында укытучы, инженер, тәрбияче, эшче һөнәрләре бар. Шулай ук авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш тәкъдим ителгән.​

Март аенда исә Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов респуликада эш урынын югалту алдында торучылар саны артуын белдергән иде. "Вазгыять катлаулы, ул озакка сузылачак төсмер алды. Безгә икътисадның нигезен тәшкил итүче оешмаларга нигезләнергә кирәк", диде ул.

Моңа кадәр кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә статистика җыеп анализлаучы Statista ширкәте Украинадагы сугыш аркасында Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе 120 мең эш урынын югалтуга китерәчәк дип белдергән иде.

16:07 8.4.2022

Япония Русиянең сигез дипломатын илдән чыгарып җибәрә

Япония Русиянең сигез дипломатын нон грата шәхесләре дип игълан итте, алар илдән китәргә тиеш булачак. Бу хакта илнең тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән Kyodo агентлыгы хәбәр итә.

Дипломатларны депортацияләү мәсьәләсе Бучада гади халыкны үтерү турындагы хәбәрләрдән соң килеп туган, дип хәбәр иткән Fuji-TV телеканалы Япония хөкүмәтендәге чыганакка сылтама белән.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгында Мәскәү Токионың бу карарына "тиешле җавабын" бирәчәк дип белдерделәр. Тулырак монда.

дәвам

XS
SM
MD
LG