Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:26 10.4.2022

Украина сугыш вакытында үтерелгән Русия хәрбиләре күмелгән туганнар каберлеге табылуы турында белдерә.

Украина кораллы көчләренең Стратегик коммуникацияләр идарәсе хәбәренчә, каберлек Харьковтан 8 км урнашкан Ольховка авылында табылган. Идәрә фотолар да күрсәтә (аларны карау авыр булырга мөмкин - ред.)

Сугыш шартларында әлеге мәгълүматны раслау яки кире кагу мөмкин түгел.

10:53 10.4.2022

Ихтимал Русия агрессиясен кисәтү өчен НАТО үз чикләрендә хәрби көчләрне даими тоту мәсьәләсен караячак.

Бу хакта Төньяк Атлантика берлеге Баш секретаре Йенс Столтенберге The Telegraph-ка әңгәмәсендә белдергән. Көчләрне урнаштыру мәсьәләсе июньгә Мадридта планлаштырган НАТО очрашуында кабул ителәчәк.

10:08 10.4.2022

Башкортстаннан тагын ике егет Украинадагы сугышта һәлак булган.

Хәкимҗан Караголов - Бөрҗән районы Кургашлы авылыннан. 1997 елның 10 сентябрендә туган. Хатыны һәм өч баласы калган. Үлеме турында Бөрҗән районы башлыгы Газиз Манапов хәбәр итте. 8 апрельдә җирләнгән.

Игорь Насыйбуллин — Яңавыл районы Иске Вәрәш авылыннан. Әтисе - запастагы майор, бертуганы Александр да хәрби. Игорь Кемерово радиоэлектроника кадет корпусын, Казан югары танк училищесын тәмамлаган. Белгород өлкәсендә танк полкында хезмәт иткән.

Азатлык туплаган һәлак булучылар исемлегендә Башкортстаннан 40 фамилия бар.

21:31 9.4.2022

Британия премьер-министры Борис Джонсон Укаринага яңа ярдәм турында белдерде:

  • 120 броньле машина.
  • Корабларга атылучы яңа ракет корылмалары.
  • Танкларга каршы торучы һәм зенит коралы.
  • Халыкара валюта фонды аша $500 млн өстәмә кредит гарантияләре.

Бөтен бу ярдәм күләме 100 млн фунт стерлинг дип бәяләнә.

19:05 9.4.2022

Татарстанның Питрәч авылыннан 42 яшьлек Динар Хәметов Украинадагы сугышта һәлак булган. Аны кичә җирләгәннәр. Хәметовның өч баласы һәм хатыны калган.

Матбугат чаралары язуынча, Динар Хәметов өч тапкыр алтышар ай Сүриядә кайнар нокталарда булган.

Азатлык Украинадагы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемнәрен туплап бара.

Динар Хәметов
Динар Хәметов

17:23 9.4.2022

Украина чыганаклары хәбәр итүенчә, Британия премьер-министры Борис Джонсон Киевка президент Владимир Зеленский белән очрашуга килгән. Әлеге сәфәр турында алдан әйтелмәде.

16:03 9.4.2022

АКШ президенты Джо Байден Украинага каршы агрессия белән бәйле рәвештә Русиягә һәм Беларусиягә карата өстәмә санкцияләр кертә торган ике канун өлгесен имзалады.

Ак йорт хәбәрендә"Русия нефте импортын туктату турындагы канун" һәм "Русия һәм Беларус белән нормаль сәүдә мөнәсәбәтләрен туктату турындагы канун" имзаланган диелә,

Ике канун да Русиянең Украинадагы агрессиясе белән бәйле. Канун өлгеләре 8 апрельдә Америка конгрессы тарафыннан хупланды. Ак йортның матбугат сәркатибе Джен Псаки элегрәк санкцияләрнең "президент хуплаган" һәм "президент тәкьдим иткән" гамәлләр булуын хәбәр иткән иде.

14:35 9.4.2022

Русия һәм Беларус йөк машиналары Европа Берлегеннән 16 апрельгә кадәр чыгып бетәргә тиеш.

Бу Европа Берлеге керткән санкцияләр белән бәйле. Бары тик дару һәм азык-төлек йөртүчеләргә генә бу кагылмый.

дәвам

XS
SM
MD
LG