Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:30 11.4.2022

Русиянең электрон җиһазлар сатуга махсуслашкан сәүдә челтәрләре, кытлык вазгыятендә, кулланылышта булган смартфоннарны сатып алу һәм аларны кабат сатуга чыгару програмнары булдырган, дип яза "Коммерсантъ". Аерым алганда мондый програмнар "Связной" һәм "Ситилинк"та бар диелә. Дефицит һәм бәяләр үсү сәбәпле, тотылган телефоннарны алып сату програмнары барлык сәүдә челтәрләрендә дә барлыкка киләчәк, дип саный газет сораштырган белгечләр.

09:56 11.4.2022

Узган кичтә Рамзан Кадыйров чираттагы видео мөрәҗәгать белән чыкты. Чечня башлыгы беренче чиратта Луһански һәм Донецкины “азат” итәчәкләрен әйтә. Һөҗүм Мариуполь белән генә тукталмаячак. Алга таба Киевны һәм башка шәһәрләрне дә басып алачакларын сөйли Кадыйров. Ул хәрби җитәкчеләрдән хисап һәм сугыш булачак урыннар билгеләнгән харита алуын белдерә.

09:40 11.4.2022

"Таймс": Финляндия һәм Швеция җәен НАТО кушылырга мөмкин

“Таймс” британ басмасы АКШтагы чыганакларына таянып, бу елның җәендә үк Финляндия белән Швеция НАТОга кушылырга мөмкин дип белдерә. Бу Русиянең Украинага сугыш алып баруы нәтиҗәсе, Русиянең “зур стратегик хатасы” дип яза чыганак. Финляндия һәм Швециянең альянска кушылу мәсьәләсе узган атнада НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуына каралган. Финляндия НАТОга гаризасын июнь аенда тапшырачак дип көтелә. Шуннан соң аңа Швеция дә кушылачак, дип яза “Таймс”.

09:07 11.4.2022
Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина баш хәрби идарәсе Русия Украинаның көнчыгышында һөҗүмгә көч туплый дип белдерде. “Якын көннәрдә һөҗүмне яңартырга тырышып карарлар кебек”, диелә. Украина президенты Владимир Зеленский узган төндәге мөрәҗәгатендә Русия гаскәрләре илнең көнчыгышында “киңкүләмлерәк гамәлләр” башлаячак дип әйтте. “Безгә каршы тагын да күбрәк ракеталар, авиабомбалар кулланылырга мөмкин, әмма без аларның гамәлләренә әзерләнеп торабыз, җавап бирәчәкбез”, диде Украина президенты.

19:55 10.4.2022

Австрия канцлеры Карл Нехаммер Мәскәүгә Путин белән сөйләшергә килә.

Kronen Zeitung газеты язуынча, очрашу 11 апрельдә булырга мөмкин. Сәфәрнең максаты дип "күперләр торгызу" атала.

Әгәр Нехаммер чынлап та килсә, бу сугыш башланганнан бирле Европадан Мәскәүгә килүче беренче дәүләт башлыгы булачак. Элегрәк Нехаммер Владимир Зеленский белән Киевта очрашты һәм Бучага барды.

18:10 10.4.2022

Татар милли хәрәкәте активисты, "Азат Идел Урал" хәрәкәтенең Польшадагы вәкиле бу ялларда Польшада Украинага теләктәшлек белдереп митингка чыккан.

Кулына ул Татарстан байрагы тоткан иде.

Нәфис Кашапов чыгыш та ясаган. "Путин бандитлары - ФСБ, ГРУ - халыкара трибуналга эләгәчәк. Бу фашист режимы үзләренекен дә үтерә, украиннарны үтерә. Алар тыныч халыкны үтерә. Без, татарлар, сезнең белән. Украиннар бүген Русия өчен дә, Русия азатлыгы өчен дә зыян күрә. Украина җиңүеннән соң Русия ирекле булачак", дигән ул.

Нәфис Кашапов
Нәфис Кашапов

15:53 10.4.2022

Мәскәүдә Кызыл мәйданда хакимиятләр тарафыннан ябылган "Мемориал" хокук яклау үзәге башлыгы Олег Орлов тоткарланган. Ул мәйданга пикетка чыккан булган. Кулына "Безнең хакыйкатьне белергә теләмәү һәм дәшмәү җинаятьләр кылуда катнашучы итүчә" дип язылган плакат тотып торган.

14:21 10.4.2022

Сильвио Берлускони: "Путиннан күңелем кайтты"

Италиянең элекке премьер-министры Сильвио Берлускони үзенең "Италия, алга" фиркасе тарафдарлары алдыннан чыгыш ясап, Русия президенты Владимир Путиннан аның Украинага басып керүе өчен "күңелем кайтты" дип белдерде.

"Украина кебек нейтраль илгә моңарчы күрелмәгән агрессия бу. Ул үз азатлыгы өчен зур намус белән көрәшә. Украинага каршы агрессия Русияне Кытай кулларына китерде. Кызганыч, бөтен дөнья алдында бик җитди җаваплылык алган Владимир Путиннан күңелем кайтты һәм мин бик борчулы", дип китерә Берлускони сүзләрен фирка матбугат хезмәте.

Элегрәк Берлускони Путинны үзенең дусты дип атап килде, алар бер-берсенең резиденцияләренә килә иде. Путин аны 2021 елда теленнан туган көне белән котлаганнан соң Берлускони Путинның "заманның халыкара сәяси аренасында соңгы күренекле лидеры" дип атаган иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG