АКШ Украинага ил гаскәре ихтыяҗларын исәпкә алып ясалган дроннар җибәрәчәк
Бу дроннарның үзенә урнаштырылган матдәне шартлатып, куелган максатка килеп бәрелүче Switchblade пилотсыз очкычы нигезендә эшләнелүе билгеле.
Тулырак монда укый аласыз.
Сәясәтче Кара-Мурзага фейклар кануны нигезендә җинаять эше ачылган
Сәясәтче, журналист Владимир Кара-Мурзага каршы Русия армиясе турында фейклар маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта аның адвокаты Вадим Прохоров хәбәр итте. Сәясәтче хәзер Тикшерү комитетында.
Кара-Мурза 12 апрель көнне 15 тәүлеккә сакка алынган иде. Аны полициягә буйсынмауда гаепләгәннәр иде.
Петербурда әләкләү өчен махсус Telegram чат-бот ясалган
"Бердәм Русия" фиркасенең Петербур бүлекчәсе Telegram-да махсус чат-бот булдырган. Ул "фейк хәбәрләр турында сигналлар" кабул итәчәк, диелә бүлекчәнең матбугат хезмәтендә.
"Фейклар" турында хәбәрләр депутат сораулары буларак Роскомнадзорга җибәреләчәк диелә.
Русия хакимияте Украинага каршы алып барган сугыш турында үз позициясе белән туры килмәгән барлык хәбәрләрне "фейк" дип атый, илдә хәтта сугышны "сугыш" дип атау рөхсәт ителми. Сугыш башланганнан соң ашыгыч кабул ителгән "фейклар турында" канун нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла.
Essity швед ширкәте Русиядән китүен игълан итте
Essity ширкәте шәхси гигиена кирәк-яракларын җитештерә. Русиядә аның Zewa, Libresse, Leukoplast, Tork брендлары булган.
Русиядән китүне ширкәт бизнес алып бару шартлары начараюы белән аңлата. Русия Украинада сугыш башлаганнан соң илдән 750дән артык ширкәт киткән.
Readovka аның Вконтакте аккаунтын кемдер ватып ачкан дип белдерде
Төнлә ул сәхифәдә Русия армиясе югалтулары турында яңа мәгълүмат барлыкка килгән иде. Постта Русия саклану министрлыгы ябык брифинг үткәргәне, анда Украинадагы сугышта 13 414 кеше һәлак булган, 7 мең кеше хәбәрсез югалган дип әйтелгәне язылган иде.
Readovka бу постны оператив бетерүе һәм ватып ачу чыганагы табылуын белдерде, ләкин бу чыганакны атамады.
Моңарчы Русия саклану министрлыгы югалтулар тапкыр соңгы тапкыр 25 март көнне хәбәр иткән иде. Ул вакытта 1351 хәрби һәлак булган, 3825 кеше яраланган диелгән иде.
Украина генштабы бүген китергән хисапта Русия сугыш дәвамында 21 200 кеше югалткан дип хәбәр итте.
Казан авиация заводында "Ту-214" очкычларын җитештерү өчен белгечләр җитми
Бу хакта корылма мөдире Николай Савицких хәбәр итте. Аның сүзләренчә, эшчеләр, инженерлар, техник хезмәткәрләр җитми. Хәзерге вакытта яңа кадрларны әзерләү програмнары кабул ителгән, ди ул.
Русия хакимияте Татарстанга елына кимендә 10 Ту-214 очкычын җитештерү максатын куйган. Татарстан җитәкчелеге Казан заводы чыгарган бу очкычлар Русиядә Boeing һәм Airbus очкычларын алыштыра алачак дип өметләнә.
Сугыш башыннан бирле Русиядән 750дән артык чит ил ширкәте киткән
Украинага һөҗүм башланганнан соң, 750дән күбрәк чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлеген туктаткан. Моны Йель менеджмент мәктәбендә санаганнар.
Институт Русиядән киткән ширкәтләр исемлеген дә әзерләгән. Исемлектә илдән китү дәрәҗәсенә карап, ширкәтләр биш категориягә бүленгән.
Япония Курил утрауларнын "канунсыз оккупацияләнгән" дип атады
Соңгы 20 елда беренче тапкыр Япония тышкы эшләр министрлыгы Курил утрауларын "канунсыз оккупацияләнгән" җирләр дип атады.
Мондый билгеләмә "дипломатиянең зәңгәр китабы"нда язылган, бу Япония 1957 елдан бирле ел саен бастырган дипломатие белешмә булып тора. 22 апрельдә тәкъдим ителгән китапта шулай ук Русиянең Украинага һөҗүме "халыкара тәртип нигезләрен бозган көч куллану" белән уза диелә.
Икенче дөнья сугышы тәмамланудан соң Курил утраулары Советлар берлегенә күчкән. Япония үзенең элекке җирләренә дәгъва кыла.