Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

08:49 22.4.2022

22 апрель иртәсенә төп хәбәрләр кыскача:

  • Узган тәүлектә Харьков һәм Харьков өлкәсенә һавадан кимендә 50 һөҗүм ясалган, дип хәбәр итте өлкә идарәсе башлыгы Олег Синегубов.
  • Дөнья банкы исәбенә күрә, Украина биналарына һәм инфраструктурасына Русия башлаган сугышы аркасында зыян 60 миллиард доллар чамасы тәшкил итә.
  • Мариуполь хакимияте Мангуш авылындагы "кардәш кабер" турында хәбәр итте, анда "меңнәрчә" гади кеше күмелгән булырга мөмкин, диделәр алар. Иярчен фотоларында 300 метр озынлыгы булган траншея күренә, журналистлар аны зур кабер дип фаразлый.
  • Австралия 147 Русия ватандашына карата яңа чикләүләр керткән. Санкцияләргә Русия тышкы эшләр министры да эләккән.
  • Зеленский белдергәнчә, Русия Пасхада вакытлыча тынычлык тәкъдименнән баш тарткан. "Бу Русия җитәкчелегенең христиан ышануына нинди мөнәсәбәттә булуын яхшы күрсәтә", диде ул.
  • Росавиация һава ширкәтләренә GPS-сыз очышларга әзерләнергә киңәш итте – "Известия".
19:10 21.4.2022

Донбассны яклап "хәйрия" тамашасы җыйган Ваһапов фонды "Без бергә!" ди. Рифат Фәттахов җыйган җырчылар кем хөрмәтенә җырлый соң? Карап карыйк әле.

17:43 21.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Денис Камалов Уфада спорт юнәлешендәге 5нче мәктәп-интернатны тәмамлаган булган.

17:41 21.4.2022

Украинадагы сугышта һәлак булган майор Егор Санниковны инде 19 мартта ук җирләгәннәр

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер кеше һәлак булган. Майор Егор Санниковны инде 19 мартта ук җирләгәннәр, әмма бу хакта хәзер генә билгеле булды.

17:36 21.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан Сергей Антонов һәлак булган

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер кеше һәлак булды. 44 яшьлек пропорщик Сергей Антонов кичә Волгоградта җирләнгән.

Антонов тумышы белән Башкортстанның Бишбүләк районы Рудники авылыннан. Мәктәптән соң армиягә алына һәм контракт нигезендә хезмәт итергә кала.

Ул хатыны белән Волгоградта яшәгән. Украинадагы сугышта взвод командиры булган.

Азатлык Украинада һәлак булучы Татарстан-Башкортстан хәрбиләренең исемлеген барлый.

15:23 21.4.2022

Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплады

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Русиянең Украинага каршы сугышын хуплап чыктылар. Мөрәҗәгатьне 73 депутат хуплап тавыш бирде, бер депутат тотылып калды. Аны Русия президенты Владимир Путинга юлладылар.

Татарстан депутатлары Путинның Украинадагы сугышын хуплаган мөрәҗәгатьне халык исеменнән кабул итүләренә басым ясаса да, чынбарлыкта бу сугышны бар халык хуплый дигән сүз түгел. Татарстанда да, күрше Башкортстанда да, Русиянең башка төбәкләрендә дә бу сугышка каршы протест чаралары узып тора. Азатлык аларны яктыртып бара.

Русиядә ирекле фикер белдерүче мәгълүмат чаралары, шул исәптән Азатлык радиосы да, томалануга, илдәге бар рәсми медиа бер гомум пропаганда мөнбәренә әйләнүгә карамастан, интернетта, социаль челтәрләрдә сугышка каршы фикер белдерүчеләр бихисап. Татарстан депутатлары аларны сайлаган халык арасында мондый альтернатив фикерләр булуын телгә алып тормады.

Украинада сугыш башлануга ук анда һәлак булган Татарстан егетләре турында хәбәрләр килә башлады. Ләкин республиканың рәсми медиасында андый тупланган мәгълүмат күренми. Азатлык Путин сугышында корбан булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап барырга карар итте. Ни аяныч, бу исемлек көн саен арта бара. Без анда рәсмиләр, корбаннарның туганнары, дуслары, якыннары, башка чыганаклардан расланган барлык очракларны кертеп барырга тырышабыз. Әгәр исемлеккә кермәгән очраклар турында белсәгез, безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Тулырак монда укый аласыз.

13:47 21.4.2022

Башкортастан Корылтаенда ЛДПР фракциясе җитәкчесе Вячеслав Рябов республика башлыгы Радий Хәбировка хат язган. Ул Уфадагы яңа урамга, тыкрыкка, паркка яки скверга Владимир Жириновский исемен бирү мөмкинлеген карауны сораган, моны "бөек сәясәтченең истәлеген мәңгеләштерү өчен" дип аңлаткан. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Хатта әйтелгәнчә, Владимир Жириновский – ЛДПРны оештыручы һәм аның алыштыргысыз рәисе, Русия думасының барлык сигез чакырылышында да депутат булган кеше. "Аның барлык казанышлары һәм регалияләре санап бетергесез. Ул Русия парламентаризмы, илнең кануннар җыелмасы һәм демократик нигезләре формалашуга һәм аларның үсешенә зур өлеш кертте", диелә мөрәҗәгатьтә.

2018 елда Жириновскийга Башкортстан дәүләт университетының хөрмәтле профессоры исеме бирелгән иде. Вячеслав Рябов фикеренчә, республикада яшәүчеләр сәясәтчене "хөрмәтли, ихтирам итә", чөнки ул аларның күпчелегенә ярдәм иткән. Рябов сүзләренчә, бу тәкъдимне фирканең төбәктәге бүлекчәсе дә хуплый.

13:46 21.4.2022

Зеленский 934 торак пункт Русия гаскәреннән азат ителде дип белдерде

Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башыннан бирле илнең 934 торак пункты Русия гаскәрләреннән азат ителде дип белдерде.

Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

"Украинаның азат ителгән шәһәрләре һәм авыллары гадәти тормышка кайту дәвам итә. 934 торак пункт азат ителде инде. 435 торак пунктта полиция эшли башлады. 431 авылда җирле үзидарә эшләп китте. 361 торак пунктта һуманитар штаблар эш башлады. Акрынлап кешеләрнең медицина һәм белем бирү хезмәтләреннән, файдалана алуын, социаль яклау оешмалары эшчәнлеген торгызабыз. Электр, газ су белән тәэмин итү торгызыла", дип белдерде Зеленский видеомөрәҗәгатендә.

Шул ук вакытта ул азат ителгән торак пунктларга кайтучыларны бик игътибарлы булырга чакыра.

"Тикшерелмәгән җирләргә кермәскә. Әлегә урманнарга кермәскә. Минага охшаш әйбер күрсәгез, шундук полициягә яки коткаручыларга хәбәр итегез. Кичектермәгез һәм куркыныч әйберләрне мөстәкыйль рәвештә алып ташларга тырышмагыз", дип мөрәҗәгать итә президент.

Хәзерге вакытта Украинаның көнчыгыш һәм көньяк төбәкләрендәге җирләрнең бер өлеше Русиянең бәреп кергән гаскәрләре контролендә.

Украина кораллы көчләре баш штабы мәгълүматына күрә, украин гаскәрләре саклана, торак пунктларны азат итүгә кагылышлы чаралар башкара һәм Русия гаскәрләренә алга таба хәрәкәт итергә мөмкинлек бирми.

дәвам

XS
SM
MD
LG