Навальный көрәштәшләре 6000 "сугыш чыгаручы" исемлеген төзегән
Русиядәге оппозия сәясәтчесе, төрмәдә утыручы Алексей Навальный көрәштәшләре Русиянең алты меңләп эшлеклесеннән торган исемлек чыгарды, алар бу исемлектәгеләрне "коррупционерлар һәм сугыш чыгаручылар" дип атый. Исемлектә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар.
Исемлек Коррупциягә каршы көрәш халыкара фондының күптән түгел эшли башлаган сайтында чыккан. Навальный көрәштәшләре президент Владимир Путин даирәсендәге мөмкин кадәр күбрәк затның чикләүләр исемлекләренә кертергә чакыра.
Тулырак монда укый аласыз.
Киевта Украина һәм Русия "халыклары дуслыгы" хөрмәтенә куелган монументны җимерделәр
Киев үзәгендә "Халыклар дуслыгы" аркасы астында Украина һәм Русия "халыклары дуслыгын" символлаштыручы монументны җимерделәр. Русия Украинага каршы сугыш алып барган вазгыятьтә, шәһәр хакимияте шундый күрсәтмә биргән.
Социаль челтәрләрдә 1981 елда куелган ике эшченең бронза сынын җимерүләре төшерелгән фото һәм видео чыкты.
Халыклар дуслыгы аркасы 1981 елның ноябрендә, Киевның 1500 еллыгы һәм Совет берлеге оешуның 60 еллыгы уңаеннан куелган. Арка астында "Украина белән Русиянең кушылуын" символлаштыручы украин һәм урыс эшчесенең ике сыны урнашкан.
Тулырак монда укый аласыз.
БМО генераль секретаре Мәскәүдә Лавров белән Мариуполь турында сөйләште
Бүген БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән күрешеп сөйләште. Шуннан соң узган матбугат очрашуында ул, БМО үзенең бөтен көчен Мариупольдәге кешеләр гомерен коткаруга юнәлтергә әзер, дип белдерде. Ике ай Русия гаскәрләре чолганышында булган шәһәр тулысынча диярлек җимерелеп беткән.
Гутерриш, Кызыл хач комитеты белән берлектә, Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан һуманитар коридор эшчәнлеген тәэмин итәргә әзер булуын белдерде, "Азовсталь" территориясендә атышулар дәвам итә һәм анда йөзләгән сивил кеше кала бирә.
БМО генераль секретаре Украинадагы сугыш җинаятьләре турында хәбәрләрне бәйсез тикшерерү уздырырга чакырды.
Гутерриш Русия президенты Владимир Путин белән дә күрешер дип көтелә. БМО баш секретаре Мәскәүдән Киевка юнәләчәк. Сәфәрнең маршрутын Украина президенты Владимир Зеленский тәнкыйтьләде. Ул генераль секретарьгә башта Украинага килеп, җимереклекләрне күрергә, шуннан соң гына Мәскәүгә барырга кирәк иде, диде.
Тулырак монда укый аласыз.
Казанда шигърият бәйрәмендә дә Украинадагы сугышка теләктәшлек күрсәтеп Z билгесе белән чыгыш ясаучылар булды. Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның түшендә Z билгесе ябыштырылган. Ул курайда уйнап, “Тәфтиләү” җырын көйләде.
Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.
Русия Одесса өлкәсендәге мөһим күпергә ракет һөҗүме ясады
26 апрельдә Русия гаскәрләре Украинаның Одесса өлкәсенә ракет һөҗүме ясаган. Җирле хакимият белдерүенчә, Затока тирәсендә Днестровски лиманы аша салынган күпер зарарланган. Күпер транспорт хәрәкәте өчен ябылган. Җимерелүләр масштабы турында төгәл мәгълүмат юк. Яраланучылар турында да хәбәр ителми.
Күпер стратегик әһәмияткә ия. Ул Одесса өлкәсенең көньяк өлешен Украинаның калган өлеше белән бәйли. Аның аша Романиядән, аерым алганда Гөстәнҗә портыннан килүче юл уза. Күпер җимерелсә, коры җирдән үтү мөмкинлеге бары тик Молдова аша гына булачак. Тулырак сайтта, ачылмаса көзге-сайт.
Польша КАМАЗны санкцияләр исемлегенә кертте
Польша Русиянең 50 ширкәте һәм бизнесменына каршы санкцияләр кертте, алар арасында Татарстаннан КАМАЗ ширкәте дә бар. Моннан тыш исемлеккә Wildberries, "Газпром", "Новатэк", "Касперский лабораториясе", "ФосАгро" һәм башкалар да кергән.
Британия Русиягә кайбер тауар һәм технологияләр экспортын тыйды
Тыю "Украинаның каһарман халкына каршы репрессияләр" өчен куллана алган тауарлар һәм технологияләргә кагыла.
"Тыю таралган продукция үз эченә яшерен тыңлау һәм күзәтү җиһазларын кертә ала. Бу тыю барлык мөмкинлекләрне ябачак, Русия бу тауарларны Британиядә сатып ала алмаячак", диелә хөкүмәт сайтындагы белдерүдә.
Мәскәүнең Красносельский муниципаль депутатлар шурасында тентү узды
Бу хакта муниципаль депутат Илья Яшин хәбәр итте. Моннан тыш тентү муниципаль депутат Алексей Гориновта үтте, аны хәзер Тикшерү комитетына алып баралар.
Красносельский муниципаль депутатлар шурасында күпчелек урынны хакимияттән бәйсез сәясәтчеләр алып тора. Бу шура Украинадагы сугышка каршы белдерү ясаган иде.