Борис Джонсон Югары рада каршында видеоэлемтә аша чыгыш ясады
Борис Джонсон Югары рада каршында видеоэлемтә аша чыгыш ясады. “Минем сезгә бер хәбәрем бар: Украина җиңәчәк, Украина ирекле булачак”, дип китерә аның сүзләрен Reuters.
Джонсон сүзләренчә, Британия Украинага 300 млн фунт күләмендә хәрби ярдәм бүләчәк.
Башкортстанда "Z" хәрефе формасында нарат агачлары
Башкортстанның Тәтешле районында "Z" хәрефе формасында нарат агачлары утыртылган. Шулай итеп район Русиянең Украинага бәреп керүенә теләктәшлек күрсәтә.
Башкортстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләр саны 60ка якын. Бу Идел буе бүлгесендә икенче урын. (Русия рәсмиләре раслаган үлемнәр).
Русия хәрбиләре Мариупольдә "Азовсталь" заводына һөҗүм башлаган дип белдергән “Украинска правда”га “Азов” полкы командиры урынбасары Святослав Паламар.
Аның сүзләренчә, хәрбиләр заводка бәреп керергә тырыша. Һөҗүм алдыннан Русия авиациясе комбинатны утка тоткан, нәтиҗәдә ике хатын-кыз һәлак булган диелә.
Штурм башлану турында хәрби хәбәрче Андрей Цаплиенкога сылтанып УНИАН да яза. Аның сүзләренчә, комбинатка һөҗүм иткәннән соң янгын башланган, аның төтене Мариупольнең бөтен районыннан күренә.
"Чикләрне танымаучы репортерлар" Русиядә матбугат иреге бетүен белдерде
Оешма төзегән матбугат иреге рейтингында 180 ил арасында Русия 155нче урында, бу ил тарихындагы иң начар күрсәткеч.
Украинада да сугыш башланганнан соң матбугат иреге чикләнүе турында әйтелә.
Совет берлегенең элеккеге илләре арасында иң начар вазгыять Төркмәнстанда (177нче урын), Азәрбайҗанда (154), Беларуста (153) һәм Таҗикстанда (152) күзәтелә.
Аның каравы ике ил матбугатка бәйле иң яхшы вазгыятькә ия дип табылган, бу – Эстония (4нче урында) һәм Литва (9).
Европа берлеге Африкадан газ алуны арттырырга җыена
Европа берлеге Русия газына бәйлелекне киметү өчен Африка илләреннән газ алуны арртыру мөмкинлекләрен өйрәнә. Европа берлеге илләре Русия энергия чыганакларына бәйлелекне 2022 елда өчтән ике өлешкә диярлек киметергә җыена.
Бу турыда документны Европа комиссиясе шушы ай ахырында ук расларга мөмкин. Моны, берлек карары проектына нигезләнеп, Bloomberg хәбәр итә. Анда Нигерия, Сенегал һәм Ангола кебек Африка илләреннән сыекландырылган газ китерү мөмкинлекләре зур булуы турында языла.
Сугыш уразасы: Украина татарлары гаетне ничек бәйрәм итте
Сугыш барган Украинада быел мөселманнар Рамазанны башка шартларда уздырды. Шәһәрләрдә комендант сәгате кертелү сәбәбле аларның күбесе мәчетләргә җыела алмады. Шулай да 2 майда Ураза гаетен мөмкин булганча һәм гыйбадәт кушканча үткәрергә тырыштылар. Азатлык гаетне Украинада һәм аннан читкә китеп уздырган татарлар белән сөйләште. Аны монда укый аласыз.
25 халыкара хокук яклау оешмасы Кара-Мурзаны яклап БМО баш секретаренә мөрәҗәгать иткән
25 халыкара хокук яклау оешмасы БМО баш секретаре Антониу Гутерришка һәм БМОның кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бачелетка мөрәҗәгать иткән. Алар Русиянең оппозицион сәясәтчесе Владимир Кара-Мурзаны һәм Русиянең Украинадагы сугышына протест өчен сак астына алынган башка кешеләрне кичекмәстән иреккә чыгаруларын таләп итәргә өндәгән.
Тулырак монда укый аласыз.
АКШ: Русия Луһански һәм Донецки "халык республикаларын" аннексияләргә җыена
Кушма штатлар мәгълүматына күрә, Русия фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" аннексияләргә һәм Херсон "халык республикасы" игълан ителгәннән соң, Херсон өлкәсенең бәйсезлеген танырга җыена. Бу хакта Америка күзләвенә сылтама белән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасындагы Америка илчесе Майкл Карпентер белдерде.
Луһански һәм Донецкиның фетнәчеләр контролендәге җирләрендә Мәскәү "фиктив референдумнар" үткәрергә ниятли, аларда бу төбәкләрне Русиягә кушу турында карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Карпентер. Аның сүзләренчә, Русиянең Херсон бәйсезлеге турында "референдум" әзерләү билгеләре дә бар.
Тулырак монда укый аласыз.