Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:43 8.5.2022

8 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:

  • Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Белогоровка авылындагы мәктәпкә бомба ташлаган, анда якынча 90 кеше яшеренгән булган. 30 кешене өемнәр астыннан чыгара алганнар, коткару чарасы дәвам итә, дип яза өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Гайдай.
  • Украина кораллы көчләренең "Юг" оператив хәрби идарәсе Русия тарафыннан Одессага ракет һөҗүме ясалуы турында хәбәр итә. Ракетлар җиһаз җитештерүче шәхси ширкәткә, һава аланындагы күптән түгел генә җимерелгән очыш юлларына һәм очышлар белән идарә итү пунктына эләккән. Шартлаудан күпкатлы йортлар да зыян күргән.
  • "Азовсталь"дан соңгы эвакуация вакытында өч хәрби үтерелде, тагын алты кеше яраланды, диде Украина кораллы көчләре хәрби-диңгез флотының 36нчы бригадасы командиры Серхий Волынский ("Волын").
  • Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин шимбә көнне Казакъстандагы Байконур космодромында Британия ватандашы Бенджамин Рич һәм Беларус ватандашы Алина Зелупаның тоткарлануы турында хәбәр итте. Матбугат чаралары билгеләп үткәнчә, Бенджамин Рич - "Лысый и обанкротившийся" каналын алып баручы танылган британ блогеры. Бу каналга 3 миллионнан артык кеше язылган, ә караулар саны 450 миллионнан арта. Рич күп вакытын Беларуста уздырган һәм анда берничә дистә видеоролик төшергән, дип яза Азатлык радиосының беларус хезмәте.
  • Австриянең Raiffeisenbank International (RBI) төркеме үзендә корреспондент хисаплары ачкан берничә Русия банкы белән элемтәләрне өзде.
20:13 7.5.2022

Мариупольдә "Азовсталь" заводыннан бөтен хатын-кызлар, балалар һәм картлар эвакуацияләнгән

Мариупольдә "Азовсталь" заводыннан бөтен хатын-кызлар, балалар һәм картлар эвакуацияләнгән дип белдерде Украина вице-премьеры Ирина Верещук.

6 майда Украина президенты Офисы завод җирлегеннән 500 кешенең чыгарылуы турында хәбәр иткән иде. Соңрак Ирина Верещук тагын 50 кешенең чыгуы турында белдерде.

"Азовсталь"дә сивил халыктан тыш, "Азов" полкы сугышчылары да бар. Бу Русия гаскәре уратып алган шәһәрдә Украина көчләре калган соңгы урын. Русия хакимиятләре аларны әсирлеккә төшәргә чакырды, алай иткәндә исән калдырачакбыз дип вәгъдә бирде, ләкин Украина хәрбиләре моннан баш тартты.

18:55 7.5.2022

Одесса өлкәсе рәсмиләре шәһәргә ракетлар һөҗүме турында хәбәр итә.

"Дүрт ракет инфраструктура объектларына төште. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана. Ике ракет Одесса аэропортының элек җимерелгән очып китү юлына эләккән", дип язды Одесса өлкә хәрби хакимияте спикеры Сергей Братчук.

17:18 7.5.2022

Украина Русия корабын юк итү турында белдерә

Украинаның Bayraktar TB2 пилотсыз очкычы Русия оккупацияләгән Змеиный утравы ярларында Русиянең "Серна" тибындагы десант корабын юк иткән. Бу хакта Украина саклану министрлыгы хәбәр итте һәм һөҗүмнең видеосын чыгарды. Һөҗүмнең кайчан булганы әйтелми.

15:53 7.5.2022

"Москва" крейсерында яраланган Чаллы егетенең әнисе: "Хәрби җитәкчелек дәшми"

"Москва" крейсерындаг яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗанов та бар. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан хәлен белеште. Ул улының ничек флотка эләгүен һәм крейсердагы янгында алган яралары турында сөйләде.

— Әгәр Татарстанның хәрби җитәкчелеге тарафыннан кемдер җавап бирсә, бик шат булыр идем. Кара диңгез флоты җитәкчелеге әлегә дәшми. Һәм гомумән барысы да сүзсез уза. Мин хәтта хәрби хезмәттән соң егетләр бу фаҗигага каршы ялгызлары гына калачак дип күзаллыйм. Гомерлек яра белән.

Әлбәттә, сугыш бара. Һоспитальдә бик күп егетләр, коточкыч яралылар бар, барысы да яшь, мин шундый хәлләр күрдем, коточкыч. Улым белән булган вакыйгадан соң телевизор да карамыйм, тоташ ялган. Аларны җир ничек кенә йөртәдер, безнең улларыбызны ачыктан ачык батырлар дип тә әйтә алмыйлар. Һәрвакыт Украина суларында йөзеп тордылар, - дип сөйләде Гөлназ ханым.

Әңгәмә тулысынча Азатлыкның төп сайтында.

14:41 7.5.2022

Миңнеханов Украинадагы сугышта Татарстаннан 62 кешенең һәлак булуын таныды

Татарстан рәсмиләре моңа кадәр аерым хәрбиләрнең үлемен социаль челтәрләрдәге аккаунтларында яки район газетлары аша гына хәбәр итә иде.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы башлаган сугышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. 21 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплады.

Сугыш барган вакытта рәсмиләр китергән саннарны бәйсез рәвештә раслау мөмкин түгел.

14:01 7.5.2022

Русия Украинага каршы сугыш алып барган мәлдә Казанда НАТО "рәхимсезлекләре" турында күргәзмә ачылды

Күргәзмә
Күргәзмә


Бу федераль проект. Ул Русия православ чиркәвенең митрополит Тихон (Шевкунов) рәислегендәге Патриарх мәдәният шурасы һәм Русия тарих институты берлектә әзерләнгән.

Күргәзмәгә керү бушлай, аңа, нигездә, мәктәп укучылары һәм студентлар килә. НАТОның "рәхимсезлеге" турындагы күргәзмә Икенче дөнья сугышы турындагы күргәзмә белән бергә бара, тик Икенче дөнья сугышы темасына бер залның бер өлеше генә бирелгән.

Шул ук вакытта 6 майда Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы урыс гаскәрләренең Киев янында кылган хәрби җинаятьләре турында яңа хисап чыгарды. Документта Бучада сивил затларны үтерүнең 22 расланган очрагына һәм Бородянкага һава һөҗүме ясаганда 40тан артык кешенең үлүенә дәлилләр бар.

Русия хәрбиләренең Украинадагы рәхимсезлекләрен язарга тырышучы медиа томаланды.

12:57 7.5.2022

Донецки өлкәсе Константиновка шәһәренә ракет һөҗүме

Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте Донецки өлкәсе Константиновка шәһәренә ракет һөҗүменнән соң фотолар чыгарды.

Һөҗүм нәтиҗәсендә Константиновка һөнәри төзелеш лицеенда янгын чыккан. Җимерекләрне чистартканда ике кешенең җәсады табылган. Тугыз кеше яраланган.

дәвам

XS
SM
MD
LG